Accessibility links

Кайнар хәбәр

Былтыр Русиядә террорчылык һәм экстремизмга бәйле хөкемнәр саны рекордлы дәрәҗәдә арткан


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Аларның саны соңгы ун елның иң зур күрсәткеченә әйләнгән. Үткән ел террорчылыкка чакырган өчен 274 кеше, террорчылыкка булышуда гаепләп 173 кешене хөкем иткәннәр. Экстремист эшчәнлекне оештыруда гаепләп – 212, киңкүләм тәртипсезлекләр белән бәйле 88 кешене хөкем ителгән.

2022 елда Русиядә террорчылыкка чакыру һәм ярдәм итү, киңкүләм тәртипсезлекләр, вандаллык, шулай ук экстремизм турындагы эшләр нигезендә хөкем ителгәннәр саны соңгы ун елның иң зур күрсәткеченә әйләнгән. Бу хакта Русия Югары мәхкәмәсе каршындагы мәхкәмә департаменты статистикасын өйрәнеп, "Важные истории" җиткерә.

Үткән ел террорчылыкка чакырган өчен 274 кешене, террорчылыкка ярдәм итүдә гаепләп 173 кешене хөкем иткәннәр. 2021 ел белән чагыштырганда, бу маддәләр нигезендә җаваплылыкка тартылучылар саны 1,5 тапкырга арткан.

2022 елда экстремист эшчәнлекне оештыруда гаепләп – 212, киңкүләм тәртипсезлекләр белән бәйле 88 кешене хөкем иткәннәр. Ике очракта да 2021 ел белән чагыштырганда хөкем ителүчеләр саны ике тапкырга диярлек күбрәк булган.

2020 елдан башлап вандаллык өчен чыккан хөкем карарлары саны нык арткан. Былтыр бу маддә нигезендә 336 кешене хөкем иткәннәр. Бу маддә нигезендә русияләрне шул исәптән сәяси максатлар белән дә эзәрлеклиләр. "Важные истории" Белгородта яшәүче Василий Девятовны мисалга китергән. Автобус тукталышына сугышка каршы язу язганы өчен ирнең ике елга иреген чикләгәннәр.

  • Күптән түгел Казанда яшәүче иргә дә диварларга сугышка каршы сүзләр язуы өчен җәза бирелгән иде. Ул "вандаллык" кылуда (Җинаять кодексының 214 маддәсе, 2нче өлеше) гаепле дип табылды. Аның тугыз айга иреген чикләделәр. Иргә 2023 елның декабренә кадәр төнлә өеннән чыгу һәм рөхсәт алмый торып шәһәрдән китү тыела.
  • Кичә, 18 апрельдә Русия думасы Җинаять кодексының террорчылык һәм диверсия белән бәйле кайбер маддәләрендә җәзаны кырыслатучы канун өлгесен кабул итте. Документка ярашлы, мисал өчен, "террорчы оешма оештыру һәм анда катнашу" (Җинаять кодексының 205.4 маддәсе) өчен 10-13 елга иректән мәхрүм итмәкчеләр, хәзерге вакытта бу маддә нигезендә хөкем ителүчеләргә – 5-10 ел бирелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG