Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдән шүрләүме: Татар теле комиссиясе кемнән нәрсә яшерә?


Татар теле комиссиясе башлыгы Марат Әхмәтов
Татар теле комиссиясе башлыгы Марат Әхмәтов

Татарстандагы "Татар теле һәм туган телләрне саклау һәм үстерү" комиссиясе оешканга тиздән өч ел була. Шушы дәвердә комиссия үз эшләрен, планнарын җәмәгатьчелек алдында ачып салганы булмады. Берәүләр моны Мәскәүдән курку дип бәяләсә, икенчеләре комиссиянең мактанырлык эше юк дип бәяли.

26 апрель Татарстанда Туган тел көне бәйрәм ителә. Елдагыча Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры янында Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулуга багышланган Шигырь бәйрәме уза. Камал театры каршында "Мин татарча сөйләшәм" акциясе оештырыла. Чара кысаларында елдагыча "Тяжело с татарским" антипремиясе тапшырылачак. Антипремиянең максаты - дәүләт теле булган татар телен санга сукмаган оешмаларга игътибар җәлеп итү, аларны татар телен кулланырга өндәү.

2020 елда Татарстанда оешкан "Татар телен саклау һәм үстерү" комиссиясе башлыгы, республика вице-спикеры Марат Әхмәтов татар телен санга сукмаган министрлыклар турында Татарстан президентына хисап биреләчәге турында кисәткән иде.

"Татар телендә белем, тәрбия бирү, татарча чараларның исеме җисеменә тәңгәл килмәгән очраклар бик күп. Хәтта министрлыклар биргән мәгълүматлар да урыннардагы хәлдән күпкә аерыла", диде ул.

Әхмәтов комиссия районнарның һәм министрлыкларның эшенә анализ ясавын һәм административ ысул файдаланырга туры киләчәген әйтте.

"...Президент белән сөйләшү булуга карамастан, атналык киңәшмәләрдә татар телле министрлар да татар телендә чыгыш ясамыйлар. Аларның телгә мөнәсәбәтен анализлап, ел ахырында ул мәгълүматны президентның өстәленә салырбыз", диде ул вакытта Әхмәтов.

Шуңа да карамастан, бу өлкәдә бер генә министрлыкка да шелтә белдерелүе ишетелмәде, районнарда татар телендә чыгышлар ясарга чакырган Әхмәтов соңрак үзе дә урысчага күчәргә мәҗбүр булды, чөнки 2022 елда Татар теле комиссиясе урынына "Татар теле һәм туган телләрне саклау һәм үстерү" комиссиясе булдырылды. Әлеге хәл республикада татар теле позициясен көчсезләндерү буларак кабул ителде. Шул ук вакытта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов урыс теле өчен аерым комиссия булдырды.

"Бу хәлне мин федераль үзәкнең татар теленә генә булган "аеруча зур игътибары" аркасында килеп чыккан дип уйлыйм. Компромиссның бер күренеше. Комиссиянең булмавына караганда мондый рәвештә булса да булуы барыбер хәерле инде" дигән иде ул вакытта Татар ата-аналары хәрәкәте координаторы Илсөя Әхмәтгалиева. Ата-аналар комитетыннан бу комиссиягә кертелгән Әхмәтгалиева яңа комиссия төзелгәч, аннан чыгарып җибәрелде. Бүгенге көндә комиссиядә 46 кеше исәпләнә. Кызганычка, алар арасында татар эшләре белән шөгыльләнгән активистлар юк. Күпчелектә – түрә, җитәкчеләр.

Комиссиянең нинди эшчәнлек белән шөгыльләнүе, програмнары, планнары, акча бүленеше турында белешергә теләп Азатлык берничә кешегә мөрәҗәгать итеп карады, әмма алар сөйләүдән баш тартты.

"Сөйли алмыйм. Вакыты андый түгел", диде комиссиядәге бер кеше.

Комиссиянең рәсми сайты яки социаль челтәр сәхифәсе дә юк. Шуңа эшләре, уздырган чаралары турында да мәгълүмат табу мөмкин түгел. Татар теле киләчәге өчен борчылучылар һәм комиссиягә зур өметләр баглаучыларның күпчелегендә комиссия үз эшен качып эшли дигән хис туган.

Активист Тәлгать Хөснетдинов сайт булдыруны сорап 2021 елда комиссиягә дә мөрәҗәгать иткән. Аңа "мөрәҗәгатегез каралды" дигән җаваптан башкасы килмәгән.

Хөснетдинов комиссия татар теле белән генә эшләргә тиеш дип саный. "Башка телләр өчен аерым комиссия төзелергә тиеш", диде ул.

Азатлык радиосы чыганаклары әйтүенчә, комиссия ел башында "Татмедиа", "ТНВ", Татарстан китап нәшрияты һәм башка кайбер оешмалардан тәкъдимнәр туплый. Әлеге тәкъдимнәрдән комиссия рәисе Марат Әхмәтов һәм комиссия әгъзасы, Дәүләт шурасы депутаты Айрат Зарипов мөһим дип санаганнарны сайлап ала. Шул проектлар аннары Әхмәтов тарафыннан Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка тәкъдим ителә һәм акча сорала.

Икенче бер чыганак сүзләренчә, комиссиягә акчалар татар теле белән бәйле дәүләт програмнарыннан төшми, Татарстан президенты кушуы белән аерым бүлеп бирелә.

Соңгы елда комиссия ярдәме белән күбрәк татар медиаларында бәйгеләр оештырылды, аларга грантлар бирелде. Аерым алганда, "Татар сүзе" бәйгесе, "СалаваTIK" балалар проекты, "Шаян ТВ"да бәйгеләр, "Сәйлән" музыка фестивале, Бала-сити балалар бакчасы белән "Туган тел фест" фестивале, "Тәртип" радиосы, "Сөембикә" журналы белән проектлар эшләнде. Шулай ук балалар бакчалары өчен татар шагыйрьләре рәсемнәре һәм шигырьләре белән плакатлар эшләнде, мәктәпләргә танылган татарлар, медицина фәннәре докторы Әбүбәкер Терегулов, химик Гыйлем Камай кебек шәхесләр турында плакатлар таратылды.

Комиссиянең эшен күзәтүче әйтүенчә, бу проектлар аннан-моннан ямаулык салуга охшаш.

"Мисал өчен "Татар сүзе"ндә 4200 кеше җыелып, елына бер шигырь ятлый да, шуның белән шул. "Шаян ТВ" уздыра торган "Сәйлән" бәйгесе. Анда да биш җырны сайлап алалар да, шуңа аранжировкалар ясыйлар, клиплар төшерәләр... Киң катламны колачлый торган түгел.

Мәктәпләрне әдәбият белән дә, плакатлар белән дә, видеоматериал белән дә тәэмин итәргә була, җыр, әдәбият конкурслары үткәреп, автор һәм композиторларны да селкетеп алырга була. Әмма, төптән башлап, милли мәгарифне кузгатмый торып, бернишләп булмый. Иң авырткан урын да, иң эшләнмәгән җире дә шул.

Комиссия бүген актуаль әйберләрне эшләсә (эшләтсә) әйбәт булыр иде. Бүген нәрсә актуаль - шуны татарча итү кирәк", диде ул.

Комиссия оешканда аңа соңгы елларда даими һөҗүмнәргә дучар булган татар телен һәрьяклап үстерү максаты куелды. Дәүләт күләмендә татар телен яклаучы оешма булуы – татар җәмәгатьчелегенең күптәнге таләбе һәм тәкъдиме. Соңгы дистәләрчә елда республикада дәүләт теле булган татар телен яклау һәм аның кулланылышын арттыру эше еш кына иҗтимагый оешмалар, активистлар җилкәсенә төште.

Комиссиянең беренче утырышында татар телен сөйләм, сәнгать, әдәбият дәрәҗәсендә генә түгел, фән теле буларак та сакларга кирәклеге турында сүз күтәрелгән иде. Татарстан мәгариф министрлыгы хезмәткәре Лилия Әхмәтҗанова Татарстанда югары уку йортларына кергәндә татар телен белүче балаларга өстәмә баллар бирергә тәкьдим итте.

Марат Әхмәтов татар телле белгечләргә күбрәк түләүне кире кайтарырга кирәклеген әйткән иде. Кызганыч, болар да сүздә генә калды.

Әхмәтов татар теле комиссиясе әгъзалары муниципаль районнарга һәм шәһәр бүлгеләренә шәхсән беркетеләчәк дип сөйләгән булды. Бу эшләрнең гамәлгә керүе ишетелмәде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG