Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда нефть табу 3,7 процентка арткан


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Шул ук вакытта нефть химиясе тауарларын җитештерү акрынайган, каучук ясау 37 процентка төшкән.

2023 елның беренче өч аенда Татарстанда нефть табу 3,7 процентка арткан. Бу хакта бүген Татнефтехиминвест холдингы генераль мөдире Рафинат Яруллин мөдирләр шурасы утырышында белдерде.

Аның сүзләренчә, нефть табу артудан тыш, Татарстанда автомобиль бензинын җитештерү — 22 процентка, чистарту сыекчалары — 3,5 процентка һәм азотлы ашламалар — 2,6 процентка арткан.

Шул ук вакытта каучук ясау 37 процентка, җитештерүдә кулланыла торган бензин (прямогонный бензин) — 31 процентка төшкән.

Нефть эшкәртү, дизель ягулыгы, этилен полимерлар, җиңел машина көпчәкләре, пленка җитештерү узган ел дәрәҗәдә калган.

  • Быел ел башында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республикада җыелган салымнар Мәскәүгә күбрәк китәчәк дип белдерде.
  • Моңа кадәр Мәскәү дәүләт университеты профессоры Наталья Зубаревич федераль үзәк республикадагы нефть ширкәтенең керемен күбрәк алачак дип белдергән иде. Бу Русиягә карата кертелгән санкцияләр сәбәпле федераль бюджетка салымнарның кимүе белән бәйле.
  • Узган елның 5 декабрендәдә Русиягә каршы сигезенче чикләүләр җыелмасы гамәлгә керде, анда йөк ташучы көймәләр белән китерелә торган Русия нефтенә иң югары бәяне билгеләү дә бар. Бу чикләүне Европа берлеге, Зур җиделек илләре һәм Австралия кертте.
  • 5 февральдә Европа берлеге Русия нефть продукциясенә дә кертте.
  • Бу карарның максаты – Русиянең Украинага каршы сугыш алып барырга ярдәм итәрдәй керемнәрен киметү.
  • Әлеге үзгәрешләр Татарстан икътисадының нигезен тәшкил иткән нефть тармагына да йогынты ясый. Азатлык сөйләшкән белгечләр республика бюджетының кереме кимүен, үзле нефть чыгару скважиналарының тукталуын фаразлый. l
  • Елның беренче ике аенда Татарстанның үз керемнәре өчтән бергә кимеде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG