28 апрельдә АКШта "Пост-Русиянең ирекле халыклары форумы"ның "Төньяк Евразиянең яңа киләчәге" дигән алтынчы җыены тәмамланды. Ул дүрт көн дәвамында өч шәһәрдә — Вашингтонда, Филадельфиядә һәм Нью-Йоркта үтте. Җыенда милли хәрәкәт активистлары, сәясәт белгечләре Русиянең бүгенге сәяси торышына бәя бирде һәм киләчәктә булачак үзгәрешләргә әзерләнергә чакырды.
Форумда татар халкы милләте исеменнән үзен "Татарстанның сөргендәге хөкүмәте" дип атаган төркемнең рәис урынбасары Аида Габдрахманова, Татарстан экология активисты Юлия Фәйзрахманова, башкорт халкы исеменнән блогер Шамил Амангилдин чыгыш ясады.
Җыен барышында үзен "Татарстанның сөргендәге хөкүмәте" дип атаган төркемнең рәис урынбасары Аида Габдрахманова чыгыш ясап, Татарстанның бәйсезлек юлындагы көрәшенә ярдәм сорады.
"Татарстан беркайчан да РФнең өлеше булмады. 1992 елда узган референдумда Татарстан халкының 61%ы республика суверен булырга тиеш дип тавыш бирде", диде ул.
Габдрахманова сүзләренчә, Русия Украинага каршы сугышта җиңү яуласа, татар милләте юкка чыгачак. Ул шулай ук Кытайның йогынтысы да татарлар өчен куркыныч тудыра дип саный.
"Кытай татарлар өчен экзистенциаль яктан куркыныч тудыра. Идеологик яктан Кытай татарларга бөтенләй туры килми. Татарларны күпләр мөселман халкы дип кабул итә. Ә Кытайдагы уйгырларның хәле билгеле..." ди ул.
Татар активисты "Бәйсез Татарстан НАТОга һәм Европа Берлегенә кушылырга тели", "Бәйсез Татарстан Косовоның бәйсезлеген таный һәм хуплый" дип белдерде.
"Америка татарларга бәйсезлек яулау көрәшендә ярдәм итәр дип өмет итәбез", диде ул.
Башкорт милли хәрәкәте активисты, блогер Шамил Амангилдин үз чыгышында америка һәм европа сәясәтчеләренә мөрәҗәгать итте. Ул бүген Русиянең империя буларак яшәвен әйтте.
"Без көнбатыш цивилизациясенең яңа демократик дәүләтләре булырга телибез", дип ул бүген "Путинның фашистик дәүләте контролендә" яшәүче Русиянең милли республикалары — Татарстан, Башкортстан, Мари Иле, Удмуртия һәм башкаларны атады.
Казанда экология активисты булып танылган Юлия Фәйзрахманова XVI гасырда татарның дәүләте юкка чыгуны искә алды һәм кабат көрәшергә чакырды.
"Мин Татарстанның көчле дәүләте булуын хәтердә тоткан ханнар нәселеннән түгел. Мин үлеп калган болгар әмиләре исеменнән сөйлим. Минем бабаларым XVI гасырда Казан ханлыгын Мәскәү явыннан яклаганнар. Без хәзер кабат сугышырга тиеш. Мин — хатын-кыз, ана, көрәшче, мин — ЛГБТ, мин — татар, мин — Украина патриоты. Кызганыч, бүген минем ватаным юк", диде ул.
Фәйзрахманова экология активисты буларак үз вакытында Татарстанда ике табигать парк булдыру өчен көрәшүен искә төшерде. Аныңча, бүген Русиянең Украинага каршы сугышы сирәк хайваннарга тискәре йогынты ясый, алардан "шашлык пешереп ашыйлар". Ул Буча вакыйгаларын да телгә алды. Фәйзрахманова Халыкара җинаять мәхкәмәсенә бирер өчен Русия хәрби режимының Мариупольдагы җинаятьләрен теркәп документлаштырып баруы турында сөйләде. Ул Украинаны төрле юллар белән яклап көрәшергә, акча күчерергә, Русиядә эзәрлекләнгән активистларга ярдәм итәргә чакырды.
АКШтан чыгыш ясаган Русия белгече Януш Бугайски Русиянең таркалуыннан куркырга кирәк түгел, Русиядән аерылып чыгарга теләгән республикалар Көнбатыш һәм Көнчыгыштагы демократияләрнең партнерлары була ала дип белдерде.
"Русия эчендә кысылып калган милләтләр азат тормышта яшәргә тели. Аларның бу теләкләре Көнбатыш кыйммәтләре белән туры килә. Әйе, Мәскәү азатлыкка омтылган шушы төбәкләргә карата кырыс адымнар башларга мөмкин — моңа әзер булу кирәк. Русия халкы үзе дә шуны аңласын: алар ирекле тормышта яши ала. Аларга балаларын сугышка җибәрмәсәләр дә була", диде ул.
- Пост-Русия азат халыклары форумының беренче утырышы былтыр май аенда Варшауда узды. Икенче очрашу былтыр июль аенда Прагада үтте. Өченче форум 24 сентябрьдә Польшаның Гдански шәһәрендә ачылды. Дүртенчесе 7-11 декабрьдә Швециянең Һелсингборгында үтте. Быел 31 гыйнварда Брүсселдә, Европарламент бинасында бишенче утырыш узды.
- Быел март аенда Русия баш прокуратурасы Пост-Русия азат халыклары форумын "теләнмәгән оешма" дип тапты.
- Баш прокуратура фикеренчә, Форумның эшчәнлеге "Русия Федерациясе конституцион корылышы нигезләренә һәм иминлегенә куркыныч тудыра", ә аның утырышларында "этнофетнәчел хәрәкәтләр лидерлары һәм чит ил спикерлары чыгыш ясый, аларда Русиягә каршы рух нык чагыла".
- Форум сайтында әйтелгәнчә, хәрәкәтнең төп бурычы - "Русияне структур яктан үзгәртү һәм төзәтү". Аның әгъзалары "Путиннан соңгы бәйсез дәүләтләрнең күчеш хакимиятләрен һәм хөкүмәтләрен булдыру алымнарын карый".
- Русия Украинага һөҗүм иткәннән бирле, Русия Федерациясенә кергән республикалар һәм өлкәләр — аннан аерылып чыгып — үзләренең мөстәкыйль, бәйсез дәүләтләрен булдырырга яки торгызырга тиеш дигән фикерләр ишетелә башлады.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум