2023 елның беренче чирегендә Русиядә иң күп аракы җитештерүчеләр исемлегендә "Татспиртпром" беренче урынга чыккан. Бу хакта "Коммерсантъ" җиткерә.
Татарстан хөкүмәтенеке булган "Татспиртпром" быел беренче өч айда Beluga Group-ны узып киткән. Гыйнвар-мартта "Татспиртпром" (Tundra, "Русская валюта", "Ханская" брендлары) 2,05 млн дал (декалитр, 10 литр) аракы чыгарган, бу исә узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 8 процентка күбрәк. Шул ук вакытта Beluga Group (Beluga, "Беленькая", "Мягков") 1,96 млн дал аракы җитештергән, былтыргы шул ук чорга караганда аракы җитештерүен 11 процентка киметкән.
"Татспиртпром" нигездә Tundra Authentic-ны (54 процентка) һәм "Хлебная" аракысын (16 процентка) күбрәк җитештергән.
Быел Русиядә беренче чиректә барлыгы 15,8 млн дал аракы җитештерелгән, бу былтыргы чордан сигез процентка әзрәк.
"ЦИФРРА" Федераль һәм төбәкләрнең алкоголь базарларын тикшеренү үзәге мөдире Вадим Дробиз моңа экспорт чикләүләре сәбәпче булырга мөмкин, дип саный. Мәскәү Украинага һөыҗүм иткәннән соң, Русия аракысын иң күп алучылар – АКШ һәм Европа берлеге Русиядән эчемлек кертүне тыйды.
- Быел гыйнвар ахырында Татарстан вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин авылларда аракы сатучы кибетләрне киметмәскә кушты, шул рәвешле "Татспиртпром" аракысын сатуны арттырмакчылар.
- Алдагы елны Дәүләт алкоголь инспекциясе җыелышында Рөстәм Нигъмәтуллин авылларда кибетләр саны азаймасын, һәм республикада җитештерелгән исерткеч эчемлекләрне сату кимемәсен өчен, район башлыкларын "бөтен көчне куярга" өндәгән иде.
- 2021 нәтиҗәләренә күрә, Татарстанда "Татспиртпром"ның барлык хәмерен сату - өч процентка, шул исәптән аракы сатышы – биш процентка кимегән, диде ул.
- Татарстан диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы хөкүмәтнең әлеге күрсәтмәсенә канәгатьсезлек белдерде һәм татар авылларында хәмер сатучы кибетләр санын арттырмаска чакырды. ТИҮ активисты ялгыз пикетка чыкты. Ул Нигъмәтуллинны отставкага җибәрүне таләп итте.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум