Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең 20дән артык шәһәрендә Җиңү көне уңаеннан парадлар булмаячак


Җиңү көне уңаеннан парад. 9 май 2022
Җиңү көне уңаеннан парад. 9 май 2022

Шул ук вакытта Кремль сүзчесе Дмитрий Песков 3 майга каршы төндә Кремльгә ике дрон һөҗүм итәргә тырышса да, 9 майда Мәскәүнең Кызыл мәйданында парад үтәчәген әйтте. Анда трибунадан Русия президенты Владимир Путин чыгыш ясаячак.

Быел Русиянең 21 шәһәрендә Җиңү көне уңаеннан парадлар уздырмаячаклар. Әле былтыр гына аларда бу чара үткәрелгән иде. Иминлекне күз уңында тотып, чарадан Сарытау, Орёл, Калуга, Рязань, Липецки, Елец, Гусев һәм Төмән баш тартты дип хәбәр итә "Вёрстка".

Псков һәм Великие Луки хакимиятләре парадларны "махсус хәрби операция"дә катнашучылар өчен борчылып үткәрмибез дип аңлата. Төбәк башлыгы Михаил Ведерников сүзләренчә, Украинага каршы сугышучылар бу шәһәрләргә тернәкләнергә килә һәм фейерверкларны "бөтенләй башка төрле" кабул итәргә мөмкин. Курскида парад уздырмауны "хәзерге вазгыять" белән бәйле дип, Белгородта исә "күп санда техника һәм хәрбиләрне җыеп, дошманны провокацияләргә теләмибез" дип аңлаттылар.

Брянски, Краснодар һәм Сочи хакимиятләре бәйрәм чараларының ни өчен булмаячагын ачыклап тормады. Нижневартовски, Сургут һәм Ханты-Манси парадлары башка шәһәрләргә теләктәшлек күрсәткәнгә уздырмаячак.

Аннексияләнгән Кырым шәһәрләрендә дә иминлекне күз уңында тотып парадлар үткәрмәячәкләр.

Бүген, пәнҗешәмбе көнне Кремль сүзчесе Дмитрий Песков 3 майга каршы төндә Кремльгә ике дрон һөҗүм итәргә тырышса да, 9 майда Мәскәүнең Кызыл мәйданында парад үтәчәген әйтте. Дрон һөҗүмендә Русия хакимиятләре Украинаны гаепләде.

Песков сүзләренчә, Русия президенты Владимир Путин парадта трибунадан чыгыш ясаячак.

Русиянең Украинада сугыш алып баруына карамастан, "җиңү парады" быел Казанда да үтәр дип ниятләнелә.

  • Шул ук вакытта Кремль Мәскәүдә иминлек чаралары көчәйтелде, дип белдерде. Кичә Мәскәү мэры Сергей Собянин шәһәр өстенән пилотсыз очкычлар очыртуны тыйды.
  • Сенат сарае гөмбәзенә дрон төшүе уңаеннан Песков Украинаны гаепләде, АКШ җаваплылыгы турында да белдерде.
  • Песков сүзләренчә, "Мәскәү моңа җавап бирүнең төрле вариантларын карый", "сүз бары тик уйланылган һәм ил мәнфәгатьләренә ярашлы адымнар турында гына бара ала".
  • Русия иминлек шурасы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев исә Владимир Зеленскийны "юк итәргә" чакырды. Украина хакимиятләре дрон һөҗүменә катнашы булуын кире кага.
  • Украина белән чиктәш төбәкләр – Курски, Белгород һәм Брянски өлкәләре даими рәвештә атышлар турында хәбәр итә. Русия хакимиятләре һөҗүмнәр Украина ягыннан ясала дип ышандыра. Бу хәбәрләргә Киев фикерен белдерми.

🛑 Русиядә Азатлык томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG