Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чиләбедә дини низаг: Аязгол авылында имам һәм мәхәлләне мәчеттән куып чыгардылар


Аязгол авылы мәчетендә тәфтишләр
Аязгол авылы мәчетендә тәфтишләр

Чиләбе өлкәсендә дини низаг чыкты. Аязгол авылы мәчетенә кулларына автомат тоткан мәхкәмә тәфтишләре килеп, имам һәм мәхәллә активистларын, аларның милкен гыйбадәтханәдән чыгартты. Моңа кадәр хакимият мәхкәмә аша мәчетне үз карамагына тартып алды, ләкин мөселманнар иман йортын бушатырга теләмәде. Бу карарны мөфти Ренат Раев җитәкләгән Чиләбе мөфтияте хуплап чыкты. Мәхәллә исә Нәфигулла Әширов җитәкләгән Русиянең Азия өлеше Диния нәзарәтенә буйсына. Алар хокукый юл белән көрәшәчәген әйтә. Азатлык ике мөфтият фикерен белешергә тырышты һәм белгечләр белән сөйләште.

ХАЛЫК ТӨЗЕГӘН, ХАКИМИЯТ ТАРТЫП АЛГАН МӘЧЕТ

26 апрельдә Чиләбе өлкәсенең Аргаяш районындагы Аязгол авылы мәчетенә мәхкәмә тәфтишләре килде. Мәхәллә вәкилләре төшергән видеодан күренгәнчә, кулларына автомат тоткан куәт структурасы вәкилләре мәчеткә үтеп керә һәм 90 яшьлек имамнан, мәхәллә активистларыннан гыйбадәтханәне бушатуны сорый. Мәхәллә белән тәфтишләр арасында бәхәс купса да, ахыр чиктә мөселманнар автоматлы кешеләрнең басымы астында чыгып китәргә мәҗбүр була.

Аязгол — XVIII гасырда корылган дип санала. Октябрь инкыйлабына кадәр Оренбур губернасына караган. Инкыйлабтан соң Башкортстанга кертелгән. 1934 елдан Урал өлкәсенә, шул ук елның көзеннән Чиләбе өлкәсенең Аргаяш районына кушыла.

2010 елгы җанисәп мәгълүматына күрә, Аязголда 633 кеше яшәгән. Рәсми саннарга күрә, халыкның күпчелеге үзен башкорт дип яздырган.

Аязгол авылында мәчет 1996 елда төзелә башлый. Җирле хакимият җир кишәрлеге бүлеп бирә. Халык үз көче белән агачтан гыйбадәтханә бинасын күтәрә. 2009 елда мәхәллә дини оешманы терки. Әлеге оешма төбәкнең төп мөфтияте — Чиләбе мөфтие Ренат Раев җитәкләгән Диния нәзарәтенә түгел, ә Нәфигулла Әширов рәислек иткән Русиянең Азия өлеше Диния нәзарәте карамагында төзелә. Әйтергә кирәк, Ренат Раев мөфтияте турыдан-туры Тәлгат Таҗетдин структурасына буйсына. Шуннан соң мәхәллә мәчет һәм җир кишәрлеген үз исеменә рәсмиләштерү эшенә керешә. Җирле түрәләр бу мәсьәләне килештермичә сузып килә һәм соңрак мәчетне үзенә үзләштереп куя.

Аргаяш районы хакимияте аңлатмасында 2018 елның февралендә мәчет хуҗасыз бина буларак исәпкә куелган диелә. Бер елдан бина муниципаль карамакка күчерелә. Шуннан соң җирле түрәләргә ике мөфтияттән — Әширов һәм Раев оешмаларыннан мәчетне кулланылышка тапшыруны сорап гариза керә. 2020 ел башында хакимият төзегән махсус комиссия "мәхәллә халкы мәнфәгатен исәпкә алып" мәчетне Ренат Раев мөфтиятенә тапшыруын игълан итә. Бу карар Русия Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгат Таҗетдин белән Чиләбе өлкәсе губернаторы Алексей Текслер арасындагы килешү нигезендә кабул ителгән диелә. Шулай ук түрәләр мәхәлләнең башка адреста теркәлүен һәм мәчеткә мөнәсәбәте булмавын да әйтә.

Аязгол авылы мәчете
Аязгол авылы мәчете

Хакимият мәчетне бушатуны сорап, Аязгол мәхәлләсенә белдерү ясый. Мөселманнар үз чиратында гыйбадәтханәдән китүдән баш тарта. Шуннан соң җирле түрәләр Чиләбе өлкәсенең арбитраж мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итә. 2021 елның 29 октябрендә мәхкәмә мәчетне хакимияткә тапшыру карары чыгара. Аязгол мәхәлләсе бу карарны төрле инстанцияләрдә шикаять итеп карый, ләкин мөселманнарның фикере исәпкә алынмый. Нәтиҗәдә, быелның 26 апрелендә мәчеткә мәхкәмә тәфтишләре килеп мәхәлләне урамга куып чыгара.

Бер яктан, бу низаг артында Нәфигулла Әширов оешмасы аша теркәлгән мәхәллә белән җирле хакимият арасында хокукый бәхәс барган кебек тоелса, икенче яктан, әлеге мәсьәләгә Тәлгать Таҗетдин һәм Ренат Раевның катнашы булуы күренә.

Моңа кадәр җирле медиада Ренат Раев Аязгол мәчете мәхәлләсендә "башка идеология" хөкем сөрде, "экстремистик әдәбият табылды", "халык мәчеткә йөрүдән туктады" дигән гаепләү такты.

Азатлык Чиләбе мөфтие Ренат Раевка шалтратты, ләкин ул телефонын алмады.​

"БЕЗ АДВОКАТЛАР БЕЛӘН ЭШЛИБЕЗ"

Мәчеттән мәхрүм калган Нәфигулла Әширов җитәкләгән Русия Азия өлеше Диния нәзарәте канаты астындагы мәхәллә хәзер хокукый юл белән кире иман йортына кайтарга тели. Бу хакта Азатлыкка Әширов сөйләде.

"Хәзер без адвокатлар белән эшлибез", диде ул.

Ул адвокат Руслан Нагиевка мөрәҗәгать итәчәген әйтте. Аныңча, мәчет мәхәлләсе 20 елдан артык теркәлеп эшләгән.

Нәфигулла Әширов
Нәфигулла Әширов

"Мәхәллә мәчетнең электр энергиясе, комуналь чыгымнарын түләп барган. Әгәр дә рәсми булмаса, аның адресы булмас иде. Ни рәвешледер бина рәсмиләштерелмәгән булып чыккан. Район депутатлары мәчетне мәхәлләгә тапшырып, канунилаштырган иде. Җирле хакимият бу карар белән килешмәде һәм мәчетне мәхкәмә аша башка мөфтияткә бирде. Аларның (Ренат Раев мөфтиятенең) авылда мәхәлләсе дә, имамнары да юк. Димәк, авыл халкы мәчетне төзегән, аны карап тоткан, чыгымнарын каплаган. Без бу карарны шикаять итәчәкбез. Мәхкәмә карарында һәм беркетмәдә каршылыклар бар. Без кануни юллар белән хәл итәргә җыенабыз", диде ул.

Бүген Чиләбе өлкәсендә Русия Азия өлеше Диния нәзарәтенең 5 мәхәлләсе бар. Әширов башка авылларда мондый проблемнар булмавын әйтә. Киләчәктә ул Чиләбедә үз мөфтиятен дә төзергә җыенуын белдерә.

Медиада мәчеттә "чит кешеләр йөри", "эктремизм" дигән гаепләү тагуларны Әширов инкарь итә.

"Мәчеткә теләсә-кемнең керергә хакы бар. Экстремистмы, каракмы, наркоманмы — моны ачыклау өчен махсус органнар бар. Менә алар шуны ачыклап, үзләре хәл итсен. Чит кеше — кем ул? Күрше авылдан, күрше шәһәрдән, яисә чит илдән килгән кешеме? Безнең кешене тикшерергә вәкаләт юк", ди ул.

Бу — Чиләбе Диния нәзарәтенең мәчетне тартып алып, үз йогынтысын арттырырга теләвеме, дигән сорауга ул:

"Теләсә кайсы мөфтият үз йогынтысын арттырырга тели. Без дә аны телибез. Ләкин ул табигый рәвештә булырга тиеш. Без үзебез мәхәлләләрне теркик дип соранып, көчләп эшләмибез, үзебезне пассив тотабыз. Әгәр мөрәҗәгать булса, мөмкинлек тудырабыз. Сарытауда безнең мәхәлләләр юк иде. Безгә мөрәҗәгать иттеләр. Алар җирле мөфтият белән риза түгел. Шуннан соң без ризалыкны бирдек. Ә менә мәхәлләне талау, үз ягыңа аудару, сатып алуның безгә кирәге юк", диде Әширов.

"ХАКИМИЯТКӘ ТУГРЫЛЫК КҮРСӘТКӘН МӨФТИЯТ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ УҢАЙЛЫ"

"НЕРУССКИЙ" Telegram каналын алып баручы, публицист Ринат Мөхәммәтов бу низаг артында хакимиятнең үтә тугрылык күрсәткән Тәлгат Таҗетдин һәм аңа буйсынган Ренат Раев мөфтияте белән эшләргә теләве ята дип саный.

"Бу беренче очрак кына түгел. Инде күпъеллар дәвамында төбәкләрдәге хакимият мөфтиятләр арасында каршылык чыкканда аерым бер мөфтияткә булыша башлый. Гадәттә түрәләр Тәлгат Таҗетдин җитәкләгән Русия Үзәк Диния нәзарәтенә ярдәм итә. Раевның мөфтияте дә шул оешмага карый. Бу мөфтиятләр хакимиятнең теләсә-кайсы эшенә үтә тугрылык күрсәтә. Алар түрәләрнең теләген алдан сизеп, аны тормышка ашырырга ашыга. Бу әлеге мөфтият эшенең бер постулаты булып санала. Моны алар үзләре дә яшерми. Хакимияткә исә, мондый мөфтият белән эшләү уңайлы, чөнки бу 90 процент очракта мәчетләрдә бәйсез активлык булмаячагын, дини тормыш корылмаячагын гарантияли. Түрәләргә дә өстәмә проблем тудырылмаячак, артык эшләргә туры килмәячәк", диде ул Азатлыкка.

"БУ МӘЧЕТНЕҢ ҖОМГА КӨННӘРЕНДӘ ГЕНӘ ЭШЛӘВЕНӘ КИТЕРӘЧӘК"

Мөселман блогеры Рәсүл Тәүдирәков үзенең Telegram каналында бу низаг авылдагы дини тормышны сүрелдерүгә китерергә мөмкин ди.

"Хәзер хакимият мәхәлләнең мәчеткә йөри алуын вәгъда итә, ләкин алар белән Раев куйган имам идарә итәчәге әйтелә. Моны тынычландырыр өчен генә сөйлиләр. Раевның исламофоб һәм дини мөселманнарга нәфрәт саклавын белгәнгә күрә, күпмедер вакыттан соң ул мөселманнар эшчәнлегенә каршы эшләргә бурыч куячак һәм хәтта мәчет белемсез бабайның тонык нотыгы белән җомга көннәрендә генә эшләячәк. Моның шулай икәнен күрер өчен районның һәм өлкәнең башка мәчетләренә кереп карау да җитә", дип язды ул.

  • Соңгы елларда Русиядә мөселманнарга бәйле дини гаугалар ешайды. Быел Мәскәүдә православ активистлары 60 мең кешене сыйдырышлы мәчет төзелүенә каршы чыкты. Белгечләр бу низагны мәчет төзетмәс өчен кулланылучы политтехнология дип саный. Соңрак Мәскәү мэры Сергей Собянин төзелеш урынын күчерүен белдерде.
  • Русиядә дини китапларны тыю омтылышы дәвам итә. Соңгы тапкыр киң җәмәгатьчелекнең каршылык күрсәтүеннән соң мөселманнар "Сахыйх әл-Бохари" җыентыгын тыю карарын үз көченнән чыгаруга иреште.
  • Хакимиятнең дини оешмалар эшенә тыкшынуы да көчәя. Элегрәк Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин хакимиятне, аерым алганда Русия президенты администрациясенең эчке сәясәт идарәсендә эшләүче түрәләрне мөселман дөньясына таркаулык кертергә, дошманлык оештырырга тырышуда гаепләде. Моңа дәлил итеп ул түрәләрнең "курчак" итеп тотылучы яңа идарәләр булдыру һәм аларга ярдәм итәргә тырышуын китерде.

🛑 Русиядә Азатлык томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG