Accessibility links

Кайнар хәбәр

2022 елда Татарстанда икътисад өлкәсендә ришвәтчелек 18 процентка арткан


Куәт структуралары ришвәтчеләрне дигитал юл белән ачыклый диелде.

2022 елда Татарстанда икътисад өлкәсендәге ришвәтчелеккә бәйле 1 185 җинаять ачыкланган. Бу хакта бүген республика хөкүмәтендә узган ришвәтчелеккә каршы тору комиссиясендә хәбәр ителде.

Аерым алганда, ришвәт алу фактлары 18 процентка артып, 200 очракка җиткән. Сүз дәүләт програмнары үтәлеше, җир бүлеп бирү, юл хуҗалыгы, ритуал хезмәтләр, дәүләт сатып-алулары һәм башка бюджет акчаларын куллану өлкәләре турында бара.

Узган ел Татарстан прокуратурасы исә 2 903 ришвәтчелеккә бәйле канун бозу очрагын теркәгән. Барлыгы 458 кешегә протест белдерелгән, 72 очрак мәхкәмәгә юлланган, 104 кешегә административ беркетмә төзелгән. Шулай ук еллык керемнәрен дөрес күрсәтмәгән өчен 567 вазифаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылган.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов ришвәтчеләрне дигитал юл белән ачыклауларын әйтте.

"Бүген теләсә кем ачык чыганакларда үзенең дигитал эзен калдыра. Барлык куәт структуралары аларны анализлый һәм канун бозучыларны ачыклый. Бу очраклар медиада киң яктыртыла, республика абруена тәэсир итә, хакимияткә ышанычсызлык уята", диде ул.

Миңнеханов "Безнең ишегалды" програмына, фермерларга грант бирүгә, ритуал хезмәтләр эшенә игътибарны арттырырга кушты.

Узган ел ахырында Русия тикшерү комитетының Татарстан идарәсе ришвәтчелеккә бәйле җинаять эшләре 35 процентка артуын белдерде. Республикада уртача ришвәт күләме 174 мең сумга җитте дип әйтелгән иде.

Быел 11 майга каршы төндә Татарстан төзелеш министры урынбасары Элеонора Әбүбәкерованы тоткарлануы турында медиалар язып чыкты. Республиканың эчке эшләр министрлыгының икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре Әбүбәкерованы элекке эш урыннарының берсендә 9 миллион сум алуда шикләнүен әйтелде.

Быелдан Татарстан депутатлары яңа тәртиптә үз керемнәре турында хисап тотты. Аларның күпме акча эшләгәне киң җәмәгатьчелектән яшерелә башлады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG