14 май көнне Төркиядә узган президент сайлауда төнге 12гә төгәл нәтиҗәләр билгеле түгел. Медиа чаралары һәм оппозицион Җөмһүрият фиркасенең беренчел мәгълүматына күрә, бер намзәт тә 50% тавыш җыя алмый.
Дәүләткә бәйле булган "Анадолу" агентлыгына күрә, 92% тавыш саналган хәлдә Рәҗәп Тайип Эрдоган 49,76% тавыш җыя, берләшкән оппозиция вәкиле Кәмал Кылычдароглу 44,48% тавыш ала.
Әнкара мэры, оппозицион Җөмһүрият фиркасе вәкиле Мансур Яваш белдергәнчә, әлегә кадәр (күпме тавышның саналуын ул әйтмәде) Кылычдароглу – 47,7%, Эрдоган 45,8% тавыш белән бара. Җөмһүрият фиркасе санауны имзаланган беркетмәләргә таянуын белдерә.
Шул ук вакытта, Төркия сайлау шурасының башлыгы Әхмәт Йәнәр журналистлар алдында кыска чыгыш ясап, әлегә 47% тавышның гына саналуын белдерә.
Бер намзәт тә 50% тавыш җыймаган очракта, президент сайлавының икенче туры узачак. Ул узачак очракта ике атнадан, 28 май үткәреләчәк.
Беренчел сайлау нәтиҗәләре чыга башлагач, дәүләткә бәйле булган "Анадолу" агентлыгы Эрдоганда 60% чамасы тавыш булуын хәбәр иткән иде. Оппозиция моны саннар белән "манипуляция" дип атады, чынбарлыкта Кылычдароглуның алда баруын белдерде. Алар күзәтүчеләрне сайлау бүлгеләрендә ахыргача булырга өндәде.
Президент сайлавы белән бергә Төркиядә парламентны сайлау да үтте. "Анка" мәгълүмат агентлыгына күрә, беренчел нәтиҗәләргә караганда, хакимияттәге Ак фиркә әлегә 37,4%, Җөмһүрият фиркасе 27,4%, Яхшы фирка 10,53%, Миллият халык фиркасе 10,53%, Яшел сулчылар 8,83% тавыш җыеп килә. Тавышларның 94%ы саналган, ди агентлык, бу әле ахыргы нәтиҗәләр түгел.
- Төркиянең хәзерге президенты Рәҗәп Эрдоган ил белән 20 елдан артык идарә итә. Башта ул премьер-министр вазифасында, соңрак президент булды.
- Сайлауларда аның төп көндәше Кәмал Кылычдароглу алты оппозиция партиясе белән берлектә тәкъдим ителде. Ул үзе дәүләтнең дөньяви системын яклаучы Җөмһүрият милли фиркасеннән. Коррупциягә каршы чыгышлары һәм Төркиянең Европа яклы үсеш юлы белән танылган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум