Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда тентүләрнең чираттагы дулкыны узды


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

16 май көнне Казанда кимендә дүрт активистта тентүләр узган.

Бүген Казанда журналист Наилә Муллаева, активистлар Вера Отрешк һәм Зөлфия Ситдыйкова һәм тагын бер активистта тентү узган. Бу хакта Казанның берничә Telegram-каналы хәбәр итте.

Сәгать көндезге ун тулып киткәч, SOTAvision Муллаевада тентү тәмамлануын җиткерде.

Тентүгә Чумаков П. исемле иргә каршы ачылган җинаять эше сәбәпче диелә. Чумаковка "ВКонтакте"дагы язмасы өчен гаскәрне "дискредитацияләү" турында (Җинаять кодексының 280.3 маддәсе) эш ачылган. Наилә Муллаева бу ир белән таныш булмавын сөйли. Полиция Чумаковның үзендә тентү бер атна элек уздырылды дигән.

Русия Либертарианлык фиркасенең җирле бүлекчәсендә Муллаеваның "гаскәрне дискредитацияләү" турындагы эштә шаһит булуын әйтәләр.

Муллаева Ригада иде, Казанга берничә көнгә генә кайткан булган.

Казанның Совет районы мәхкәмәсе картотекасында Чумаков эше буенча карар бар. Ирнең исеме Павел. Былтыр ноябрь башында аны "гаскәрне дискредитацияләүдә" гаепләп, 30 мең сум административ штраф салганнар. Мәхкәмә карарында әйтелгәнчә, Чумаков "Вконтакте"да Вадим исемле кеше белән бәхәскә кереп, "8 ел элек бәйсез илгә һөҗүм итү", "24 февральдә аны төрле яклап бомбага тоту", кешеләрне үтерү турында язган.

Моннан тыш, ул Украинадагы сугышка бәйле тагын бер комментарий калдырган.

Чумаков гаебен танымаган, мондый язышуларны хәтерләмим дигән, "Вконтакте"ны җимергән булырга мөмкиннәр дип белдергән.

Моннан тыш, Казанның Совет районы мәхкәмәсе картотекасында Чумаков белән бәйле тагын бер карар бар. Ул 2022 елның 22 сентябрендә чыгарылган. Документтан күренгәнчә, Instagram-дагы посты өчен аны хакимияткә ихтирамсызлык күрсәтүдә (Административ хокук бозулар кодексының 20.1 маддәсе, 3нче бүлеге) гаепләгәннәр.

Мәхкәмә эшне кире полициягә кайтарган, чөнки әлеге маддә нигезендә җаваплылыкка тарту мөддәте чыккан булган.

Наилә Муллаева Павел Чумаков эше Казан активистларының техникасын алу өчен бер сылтау гына дип саный. Мондый тентүләрне элегрәк "телефон террорчылыгы" һәм "террорчылыкны аклау" эшләре нигезендә дә уздырганнар иде ди ул.

Шул ук җинаять эше нигезендә сугышка каршы чыккан активист Вера Отрешкода да тентү уздырганнар. Бу хакта ул ОВД-Инфога сөйләгән. Отрешко да Чумаков белән таныш булмавын сөйли.

"Республикасы" Telegram-каналы дүртенче кешедә дә тентү узуын язды, әмма ул исемен күрсәтмәүне сораган. Аноним активистның өеннән Андрей Бояршиновтан килгән хатларны, либертарианлык байрагы, техника, шәхси көндәлек, Украина байрагы төшкән түштамгалар, "Новая газета"ның иске саннарын һәм пресс-картасын тартып алганнар. Наилә Муллаева грамоталар һәм Андрей Бояршиновтан рәхмәт хатлары тартып алынуын сөйли. Вера Отрешканың техникасын, кызының телефонын алып киткәннәр.

Андрей Бояршинов исә былтыр 29 марттан бирле тикшерү изоляторында утыра. Аны Telegram-дагы язмалары өчен "террорчылыкка чакыру" һәм "террорчылыкны аклау"да гаеплиләр.

  • Югарыда телгә алынган активистларга һәм журналистка моңарчы да куәт оешмаларыннан басым булган иде.
  • Наилә Мулааевада былтыр "телефон террорчылыгы" турындагы эш нигезендә тентү узды. Әлеге эш YouTube каналында Русиянең Польшадагы илчесенә һөҗүм турындагы видеоролик чыгу нигезендә ачылды. Җинаять эше нигезендә "Idel.Реалии" журналисты Андрей Григорьев читтән торып сак астына алынды һәм эзләүгә бирелде. 2022 елның мартында Муллаевада бомба кую турында ялган хәбәр тарату эше нигезендә тентү узган иде.
  • Былтыр декабрьдә Наилә Муллаевага "гаскәрне дискредитацияләү" маддәсе нигезендә 20 мең штраф салынды, митинглар турында кануннарны кабаттан бозу өчен алт тәүлеккә ябылып торды.
  • Быел 28 апрельдә полиция Казанда Зөлфия Ситдыйкова һәм Вера Отрешканы тоткарладылар. Алар шигарьләре өчен тоткарланды. Бер шигарьгә "9 май" дип, икенчесенә "м" хәрефен өстен аска әйләндереп язганнар (мөгаен, "сугыш" дигән сүзнең инглизчәсе – "war" күз уңында тотылгандыр).
  • Былтыр 14 июнь кичендә Зөлфия Ситдыйкованы "Казан" гаилә үзәге янында тоткарлаганнар иде, ул Олег Газманов концертына "No war" ("Сугыш булмасын") дигән язулы кофта киеп килгән булган. 22 июльдә Казанның Яңа Савин районы мәхкәмәсе кызны Русия гаскәрен "дискредитацияләүдә" гаепле дип тапты һәм аңа 40 мең сум штраф түләттерү карары чыгарды.
  • Шулай ук былтыр 9 сентябрьдә Казанда дүрт активистның, шул исәптән Ситдыйкованың да өендә тентүләр узды. Бу Объектив-ТВ YouTube каналында май аенда чыккан "Краска и будка для посла России в Польше" исемле видео сәбәпле ачылган җинаять эшенә бәйле рәвештә узды. Кызның фатирына куәт структураларыннан җиде хезмәткәр килде. Ул террорчылыкны аклау эшенә шаһит буларак җәлеп ителде. Зөлфия Ситдыйкованың электрон җиһазларын тартып алганнар иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG