Accessibility links

Кайнар хәбәр

Канада Башкортстанның хезмәт һәм социаль яклау министры Ленара Иванованы чикләүләр исемлегенә керткән


Ленара Иванова
Ленара Иванова

Быел апрель башында Ленара Ивановага каршы санкцияләрне Украина да керткән иде. Элегрәк Ленара Иванова Европа берлеге чикләүләренә эләкте.

Канада Башкортстанның хезмәт һәм социаль яклау министры Ленара Иванованы чикләүләр исемлегенә керткән. Бу хакта ил хөкүмәте чыгарган документка таянып, РБК хәбәр итә.

Аның белән бергә чикләүләргә Русия кеше хокуклары вәкиле Татьяна Москалькова, төбәкләрдәге бала хокуклары вәкилләре: Краснодарда Татьяна Ковалева, Курски өлкәсендә Наталья Листопадова, Ростовски өлкәсендә - Ирина Черкасова кергән.

Кара исемлеккә Русия мәгариф министры Сергей Кравцов, Росатом башлыгы Алексей Лихачев, "Эшлекле Русия" президенты Павел Титов һәм башкалар да кертелгән.

Санкцияләр барлыгы 47 кеше һәм 26 өлкәгә, шул исәптән Русия мәгариф министрлыгына, Баш прокуратура, Гомумрусия халык фронтына, "Эшлекле Русия"гә кагылган.

  • Быел апрель башында Ленара Ивановага каршы санкцияләрне Украина да керткән иде. Украинаның чикләүләр исемлегендә Башкортстаннан берничә ширкәт тә кертелде.
  • Ун елга кертелгән бу санкцияләр Украинадагы активларны томалауны, сәүдә операцияләрен туктатуны, компанияләрнең лицензияләрен гамәлдән чыгаруны һәм башка чикләүләрне күздә тота.
  • Элегрәк Ленара Иванова Европа берлеге санкцияләренә эләккән иде. Ул һәм Русиянең тагын берничә түрәсе Украина балаларын Русиягә депортацияләүгә катнашы бар дип шикләнелә.
  • 24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Моңа җавап итеп Көнбатыш илләре Мәскәүгә һәм Русия түрәләренә кырыс чикләүләр кертте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG