Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Мәскәүгә салымнарны дүрт процентка кимрәк күчергән


Федераль салым хезмәтенең Татарстан идарәсе бинасы
Федераль салым хезмәтенең Татарстан идарәсе бинасы

2022 елда республика керемнәренең 71 проценты Мәскәүгә юлланган.

Татарстан үзендә җыелган салымнарны федераль үзәккә азрак күчерә башлаган. Бу хакта 8 июнь Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламент утырышында белдерде. 2022 елда республика керемнәренең 71 проценты Мәскәүгә юлланган.

"Игътибарыгызны шуңа юнәлтәсем килә, элекке елларда безнең федераль үзәккә күчерелгән керемнәр 75 процентка кадәр җитә иде. Әмма Татарстан җитәкчелеге, Татарстаннан сайланган Русия Дәүләт думасы депутатлары көч куеп эшләве нәтиҗәсендә бу пропорцияне республика бюджеты файдасына яхшырта алдык", диде ул депутатларга мөрәҗәгать итеп.

Утырышта депутатлар Татарстанда эшләп табылган акчаларның күпме өлеше Мәскәүгә юллануы турында кызыксынды. Финанс министры Радик Гайзатуллин китергән саннардан күренгәнчә, 2022 елда республикада 1,479 млрд сум күләмендә салым һәм башка төр керемнәр җыелган. Шул сумманың 1,049 трлн сумы (71%) Мәскәүгә юлланган һәм 429 млрд сумы (29%) Татарстанда калган. Гайзатуллин аңлатуынча, "узган ел белән караганда, берләштерелгән бюджетта бераз күбрәк керем кала башлаган".

Татарстан, үзендә калган керемнәр ягыннан, Русия төбәкләре арасында 4нче урында бара, ләкин беренче өчлектән нык калыша. Әйтик, узган ел Мәскәү шәһәрендә калган керемнәр 3,578 трлн сумга җиткән булса, Татарстанда — 429 млрд кына. Икенче урынны Петербур (1,124 трлн), өченчедә — Мәскәү өлкәсе (945 млрд) алып тора.

Шул ук вакытта быел Татарстан бюджеты керемнәре кими башлады. Бу Русиянең Украинага каршы сугыш башлау нәтиҗәсендә кертелгән санкцияләргә һәм Мәскәүнең төбәкләрдән нефть салымнарын күбрәк ала башлавы белән бәйле.

2023 елның беренче өч аенда Татарстанда җыелган салымнар, узган елның шушы чоры белән караганда, 45,8 млрд сумга, яки 14 процентка кимегән. Республика казнасын тулыландыручы төп чыганакларның берсе — табыш салымы ("Татнефть", "Казаноргсинтез", "ТүбәнКамаНефтехим" ише ширкәтләр күчергән салым) 7,2 процентка кимеп 52,5 млрд сумга төште.

Моңа кадәр финанс министры Радик Гайзатуллин Татарстан нефть салымыннан 8,5 млрд сум югалтачак диде. Бу нефть бәясе төшүгә һәм салымнарның күбрәк Мәскәүгә юллана башлавына бәйле дип аңлаткан иде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG