Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мәктәп ябылса, авыл бетә". Мишкә районында алты мәктәп ябыла


Татарбай авылында халык җыены
Татарбай авылында халык җыены

Башкортстанның Мишкә районында алты мәктәп ябылу алдында тора. Алар арасында башлангыч мәктәпләр дә, 28-30 бала укыган төп мәктәпләр дә бар. Район башлыгы "нәтиҗәле булмаган чыгымнарны" кыскарту өчен "оптимизация" планы төшергән, ата-аналар һәм укытучылар каршы.

Мишкә районында берничә мәктәп ябылу мәсьәләсен Раевка авылыннан Мария Шамукаева һәм Татарбай авылы халкы күтәреп чыкты. Шумакова Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның Вконтактедагы посты астында үз авылларында башлангыч мәктәп ябылуы турында язды, аны саклап калуны сорады.

"МӘКТӘП ЯБЫЛУЫН ИШЕТКӘЧ, ӨЧ БАЛАЛЫ ГАИЛӘ АВЫЛДАН КИТТЕ"

Мария Шамукаева – өч бала анасы, Раевка авылында яши. Ике баласы башлангыч мәктәпкә йөри. Мәктәп ябылуга каршы, мәктәп – ул авылның яшәеше ди.

"Мәктәп – ул белем бирү урына гына түгел, ул авылның яшәү учагы. Без, ата-аналар мәктәп ябылуга каршы. Биш авылга бер автобус, безнең авылдан гимназиягә җиде километр, юллар начар, балалар өчен борчылабыз. Безнең мәктәп яхшы, җылы, бик яхшы ашханәсе бар, балалар өчен бөтен шартлар тудырылган. Ул авылның бердәнбер мәдәни үзәге дә. Ул бетсә, авылда тормыш бетәчәк", дип сөйләде Азатлыкка Шумакаева.

Раевка башлангыч мәктәбе Чурай авылындагы Я.Ялкайн исемендәге мари гимназиясе филиалы булып тора. Мәктәптә балаларны укытучы Надежда Шамагулова укыта. Аның кулында район хакимияте карары бар, шулай ук ул"сезнең белән килешүне өзәбез" дигән хат та алган.

"Әлегә ябыла-ябылмый дип әйтеп булмый. Халык җыены уздырырга вәгъдә бирделәр, халык фикерен исәпкә алып, ахыргы карар кабул ителәчәк диделәр. Ләкин район башлыгының райондагы мәктәпләрне оптимизацияләү турында карары бар, анда алты мәктәп, шул исәптән безнең мәктәп тә ябылырга тиеш диелгән. Гимназия мөдире инде миңа кыскарту турында уведомление да бирде. Балалар саны әз диләр. Мәктәбегезне ябабыз дип былтыр ук килгәннәр инде. Ләкин ата-аналар да каршы чыкты, авыл биләмәсе башлыгы да безнең яклы булды. Япмадылар. Быел инде хакимият башлыгы карары белән эшләмәкәчеләр. Былтыр өч сыйныфта алты бала укый иде, быел биш булачак.

Түрәләр бала саны әз булуын сәбәп итсәләр дә, бер генә канунда да мәктәпне бала санына карап ябып була дигән сүз юк. Без былтыр юристлар белән дә киңәштек. Мәктәптә яңа ашханә, җылы бәдрәф. Бездән Чурайдагы гимназиягә җиде километр, юлга асфальт салынмаган. Язлы-көзле юл нык җимерелә, өч километры бөтенләй куркынычка әйләнә. Аннары биш авылга бер автобус йөри. Минем улым урта мәктәптә укый, безнең авылга автобус график буенча 7:30га, соңгы авылга 8:30га килә. Дәресләрдән соң соңгы авылга кичке бишләргә генә кайтып җитәләр. Башлангычларны аерым автобус белән йөртмиләр, алар да шул зурлар белән бергә", дип сөйләде укытучы.

Раевка башлангыч мәктәбе бинасы
Раевка башлангыч мәктәбе бинасы

Ата-аналар хәзер халык җыены уздырылуын көтә. Алар мәктәп ябылуга каршы.

"Раевкада 160 тирәсе кеше яши. Мәктәп ябылу – бик авыр нәтиҗәләргә китерәчәк. Мәсәлән, бездә өч балалы гаилә бар иде. Алар мәктәп ябылу турында имеш-мимешләр чыгу белән шәһәргә күчеп китте. Аларның бер баласы беренче сыйныфка керергә тиеш иде. Укучы буласы өч бала авылдан китте дигән сүз. Алар артыннан башкалар да китәчәк. Яшь гаиләләр нишләсен, эш тә юк. Мәктәп тә булмаса, берни калмый. Шушы мәктәптә халык җыеннары да уза, сайлау да шушында, медкомиссияне дә шушында уздыралар. Авылда башка шундый бина юк. Туктатып кына торабыз диләр дә ул. Ләкин җылылыкны сүндереп, ул торбаларны ничек сакламакчы булалар?", ди Шамагулова.

"ЧЫГЫМНАРНЫ КИМЕТҮ МАКСАТЫННАН"

Мишкә районы башлыгы Павел Трапезников карарына караганда (Азатлыкта аның күчермәсе бар), районда барлыгы алты мәктәп ябылу алдында тора: Янагуш, Татарбай авылларындагы төп мәктәпләр, Туктар, Иске Көлчебай, Иске Арзамат, Раевка авылларындагы башлангыч мәктәпләр.

Карарда мәктәпләргә "оптимизация планы" бирелгән, бу эш "Мишкә районы белем бирү оешмаларын тотуга чыгымнарны киметү максатыннан" эшләнүе әйтелә.

Район башлыгы район мәгариф бүлеге мөдиренә авылларда халык җыеннары уздырып, аңлату эшләре алып барырга, белем бирү оешмаларын реструктуризацияләү өчен әзерлек эшләре уздырырга, ә эксперт комиссиясенә шушы реструктуризацияләрнең нәтиҗәләренә бәяләмә бирергә кушкан.

"26 БАЛА УКЫЙ, НИШЛӘП ЯБАЛАР, АҢЛАМЫЙБЫЗ"

Татарбай авылында халык җыены узды. Монда Мишкәдәге гомум белем бирү урта мәктәбенең филиалы булган төп мәктәп ябылырга тора. Мәктәптә әлеге вакытта 26 бала укый, тагын ике бала 1 сентябрьдә укырга керергә тиеш. Авыл кешеләре мәктәп ябылуга каршы булуларын белдерде. Җыенга алар шигарләр дә тотып килгән иде. Ул фотолар интернетта да таралды.

Шул авылда яшәүче Наилә Әгъләмова Азатлыкка сөйләвенчә, ата-аналар мәктәпне япмауны сорап имза җыеп Башкортстан башлыгына җибәргән. Башлык идарәсеннән әлеге хатны алулары турында хәбәр килгән.

"Район башлыгы 12 июньнән соң безнең белән очрашачак дигәннәр иде, ләкин әле күренми. Күрше авылда 14 кенә бала укый, ул саклана, ә безнекен ябалар. Аптырыйбыз инде моңа. Авыл мәктәбе өчен 28 бала әйбәт сан. Ягарга, җылытырга күп китә диләр. Башка сәбәбен әллә ни әйтмиләр дә. Мәктәп бетсә, гөрләп торган авыл да бетә дип каршы чыга халык", ди Әгъләмова.

Татарбай – 320 еллык тарихы булган татар авылы. Анда 400дән артык кеше яши. Район үзәге Мишкәгә 11 километр. Биредә төрле татар мәдәни чаралары узып тора.

Тагын бер мәктәп Янагош авылында ябылырга мөмкин. Ул Камай авылындагы урта мәктәпнең филиалы булып тора. Мәктәп укытучысы Таңчулпан Бикбулатова сүзләренчә, быел 31 бала укыган, киләсе уку елына 24 бала калачак.

"Үкенечкә, мәктәп ябылу турында хат безгә дә килде. Балаларны урта мәктәптә автобус йөртәчәк диләр. Ата-ана борчылып, район башлыгына мөрәҗәгать итте. Ләкин әлегә бу хат булып кала. Җавап та юк, халык җыены да узмады әле. Районда финанс юк диләр", диде Бикбулатова.

"БАЛАЛАР САНЫ АРТСА, МӘКТӘПЛӘРНЕ ЯНӘ АЧАРБЫЗ"

Азатлык Мишкә районы хакимиятенең мәгариф бүлегенә берничә тапкыр шалтыратып карады, ләкин телефонны алучы булмады. Мария Шумакаевага район хакимияте исеменнән Вконтактеда Оксана Килмакаева җавап бирде. "Раевка авылындагы мәктәп 30 балага исәпләнгән, ләкин 2022-2023 елда анда 6 гына бала укыган. 2023-2024 уку елында 3 бала укыячак. Шуңа күрә шундый карар кабул ителде. Мәктәп ябылу түгел, ә аның эшчәнлеге туктатылу турында гына. Ана-аналалар балалары өчен башка бер мәктәп сайлый ала. Без автобус оештырабыз. Киләчәктә авылда балалар саны артса, Раевка мәктәбе янә эшли башлаячак", диелгән бу җавапта. Анда шулай ук район мәгариф башлыгы Сергей Александровның телефон номеры да бирелә. Ләкин ул номердан җавап бирүче булмады.

Шамукаева шулай ук "кайсы канунда аз комплектлы башлангыч мәктәпләрдә минималь бала саны күрсәтелә?" дип тә сорый.

Район хакимияте "Раевка мәктәбе аз комплектлы түгел, ул Чурай авылы гимназиясенең филиалы. Якын араларда мәктәп эшчәнлеген туктатып тору турында халык җыены узачак", дип җавап бирә.

Шунда ук Татарбай мәктәбе турында хакимият аңлатмасы бар. Ул да өстәге җаваптан әллә ни аерылмый, анда кыскача болай язылган: "Мәктәп 192 балага исәпләнгән, ләкин нибары 26 бала укый. Мәктәп эшчәнлеген туктатып кына торабыз. Балалар саны арткан очракта, янә эшләтеп җибәрәбез. Балалар Елыш яки Мишкә авылына йөреп укый ала, автобус биреләчәк".

  • 2022-2023 уку елында Башкортстанда барлыгы 1295 белем бирү оешмасы булган. Былтыр барлыгы 3 мәктәп һәм мәктәпләрнең 7 филиалы яблыган. Бу "оптимизация" Әлшәй, Балтач, Краснокама, Чакмагыш районнарына кагылган.
  • 2021-2022 уку елында Балакатай, Краснокама, Әлшәй һәм Ярмәкәй районнарында 14 башлангыч мәктәп һәм бер балалар бакчасы ябылган булган.
  • Башкортстанның мәгариф министрылыгында белдерүләренчә, мәктәпләрне ябу-япмауны җирле үзидарә үзе хәл итәргә тиеш. Ләкин шул ук вакытта ябу карарын министрлык белән дә килештерү мәҗбүри. 2022 елның җәендә алты район башлыгынан кайбер мәктәпләрне ликвидацияләү турында мөрәҗәгать килгән, берничәсе хупланмаган.
  • Шулай ук мәктәпне ябу яки башка төрле итеп оештыру карарын бары тик халык белән килештергәннән соң гына кабул итәргә була диләр министрлыкта.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG