24 июньдә Казанда Сабантуй үтәчәк. Кунакларны татар милли киемнәрендә килергә чакыралар. Бу хакта Казан башкарма комитетындагы иртәнге киңәшмәдә әйттеләр.
Казан Сабантуе өч мәйданчыкта үтәчәк: "Аккош күле" урман паркында, Дәрвишләр бистәсендә, Тынычлык бистәсендә.
Тынычлык бистәсендәге бәйрәмдә 11 авыл мөсафирханәсе ачылачак: анда милли ризыклар пешерергә өйрәтәчәкләр, халык кәсепләре күрсәтәчәкләр, төрле ярышлар булачак.
Сабантуйга бүләк җыю 21 июньдә Залесныйда һәм Дәрвишләр бистәсендә үтәчәк, 23 июньдә исә - Казан үзәгендә булачак. Шулай ук җомга көн – 23 июньдә Казан ипподромында 14 ат чабышы үтәчәк.
- Быел сабантуйлар оештырганда, аның асыл мәгънәсенә өстенлек биреләчәк, диелгән иде. Сабантуйның 14 милли уены буенча методик басма әзерләнгән. Сабантуйның тәртибен, эчтәлеген үзгәртү буенча киңәшмәләр узган дип хәбәр ителде.
- Апрельдә "Болгар" радиосының элекке баш мөхәррире, журналист Илнур Фәйзрахманов Русиянең Украинага каршы сугышы барганда сабантуйларны үткәрмәскә тәкъдим итте.
- "Күршеңнең, туганыңның иң заманча кораллар кулланып алып барылучы бәрелештә икәнен белә торып, көтү шикелле мәйданда күшәп йөрүне, гафу итегез, кабул итә алмыйм. 2020 елда да уздырмадык бит. Беребез дә үлмәде. Быел да җитәкчеләребезнең акылы өстен чыгар, һәм Татарстан, илдәге вазгыятьне исәпкә алып, милли бәйрәмнәрне уздырудан тыелыр, дип көтәм", – дип, уй-фикерләрен җиткергән иде ул.
- 2023 елда Русиянең 59 төбәгендә һәм 37 чит илдә 388 Сабантуй уздыру ниятләнә.
- Азатлык чит илләрдә узган Сабантуйларны да яктыртып килә. 17 июньдә Сабантуйны Прагада бәйрәм иттеләр. Һәвәскәр артистлар чакырылмаган иде, татар һәм башкортлар үзләре җырлап-биеп, уйнап күңел ачты. Вена, Берлин, Мүнһен, Штутгарт шәһәрләреннән дә татарлар килде.
- 4 июньдә Төркиянең Госмания татар авылында Сабан туе узды. Бәйрәмгә якынча 600 кеше җыелды. Халык аралашты, милли ризыклардан сыйланды. Җырлы-биюле тамашалар карады, уеннарда катнашты.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум