Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда мәктәпләр җитмәү мәсьәләсен хәл итү өчен 60 миллиард сум кирәк


Иллюстратив рәсем
Иллюстратив рәсем

Бу – Татарстан башкаласының ике еллык бюджеты кадәр дигән сүз. Шулай да быел Казанда берьюлы дүрт мәктәп ачылачак, алар алты мең баланы сыйдырачак, диелә.

Казанда мәктәпләр җитмәү мәсьәләсен хәл итү өчен 60 миллиард сум кирәк. Бу исә шәһәрнең ике еллык бюджетына тиң. Казан мэриясе "Лаеш төене" һәм "М-14" микрорайоннарында яшәүчеләрнең яңа мәктәпләр төзү белән бәйле мөрәҗәгатенә җавабында шулай дип белдергән, дип яза "Вести Татарстана",

Татарстан башкаласы мэриясе вәкилләре акча җитмәү сәбәпле, бу районнарда мәктәп төзү ниятләнми, дигән. 2023 елга мәктәпләр төзү програмы әлегә расланмаган.

Бер мәктәпне төзүгә уртача 1,5 миллиард сум китүе искәртелә.

Әмма шәһәрдә быел берьюлы дүрт мәктәп ачылачак, моңарчы мондый хәл булмаган. Бу хакта бүген, 21 июньдә Казан хакимиятендә җиткерделәр. Алар 6000 укучыны сыйдырачак. Алар арасында татар мәктәпләре булуы-булмавы хәбәр ителми.

Яңа мәктәпләрдә концерт заллары, бассейннар, җиһазландырылган химия һәм физика бүлмәләре, спорт мәйданчыклары каралган, дип хәбәр итә ProKazan.

  • Татарстан түрәләре республикадагы төзелешләр өчен акча җитмәүгә зарланса да, Русия Украинадан басып алган шәһәрләрне төзекләндергәндә бу мәсьәләне күтәрми.
  • Мәсәлән 2022 елда июльдә Русия хәрбиләре басып алган Лисичанскиның Татарстан карамагына күчәчәге билгеле булды. Соңрак моны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та раслады, "Русия президенты фәрманы белән без Лисичански өчен җавап бирәбез" диде.
  • Быел майда исә Луһански "халык республикасы"ның Рубежное шәһәрен дә төзекләндерергә алынды.
  • Моннан тыш, республика сугышта иң нык җимерелгән Бахмут шәһәрен торгызырга мөмкин. "Тәҗрибәдән күренгәнчә, мондый урыннарны торгызуны икътисади һәм административ яктан көчле төбәкләргә кушалар. Мондый йөкләмә бирелмәгән төбәкләр аз калды. Һәм монда беренче чыгу юлы – Татарстан", дигән иде "Вёрстка"га Кремльгә якын чыганагы.
  • Татарстан районнары һәм шәһәрләре сугыш барган урыннарга 1,5 миллиард долларлык һуманитар йөк җибәргән. Шул рәвешле Татарстан керемнәрен хәзер Украинадан оккупацияләнгән шәһәрләр дә "йота". Югыйсә 2023 елда Татарстан бюджеты 27 млрд сум дефицит белән кабул ителде. Узган ел депутатлар киләсе өч елда федераль бюджеттан күчереләчәк ярдәм кимиячәк дип белдерде.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG