Казан янындагы чүп яндыру заводын эшләтә башлау ике елга кичектерелергә мөмкин. Аны 2023 ел ахырында түгел, 2025 ел ахырында кулланышка кертмәкчеләр. Бу хактагы карар өлгесен Русия табигать ресурслары һәм экология министрлыгы әзерләгән.
Документка ярашлы, Яшел Үзән районының Усаклык бистәсендәге чүп яндыру заводын 2025 елның 31 декабрендә эшләтә башлау ниятләнә.
Чүп яндыру заводының ачылышын инде берничә тапкыр кичектерделәр.
Күптән түгел Казан янында чүп яндыру заводына эшләтеп җибәрү өчен җиһаз таба алмаулары хәбәр ителгән иде. Украинага каршы сугыш башлавы өчен Русиягә чикләүләр кертелгәч, Татарстандагы заводны кытай инвесторлары ярдәмендә төзеп бетермәкчеләр. Бу хакта Татарстан премьер-министры Алексей Песошин белдерде.
"Заводта Швейцария белән Япония технологиясен кулланырга теләгән идек. Санкцияләр сәбәпле җиһаз бирелмәде. Хәзер без "Росатом" белән беренче килешү төзедек. Әлегә финанслар эзлибез. Аның суммасы бермәбер артты. Бүгенгә кытай инвесторларының өч тәкъдиме карала", диде ул.
- Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Татарстанның Яшел Үзән районында чүп яндыру заводы төзелешендә кыенлыклар килеп туды. Узган ел ахырында да санкцияләр сәбәпле корылманы кулланышка тапшыру вакыты "билгесез вакытка" кичектерелгән иде.
- Бу төзелешкә халык каршы чыкса да, чүп яндыру заводын салуга рәсми рөхсәт бирелде.
- Ел башында Казан активистлары Татарстанда чүп яндыру заводы белән беррәттән Кама Аланында атом энерготехнология станциясе (АЭТС) төзүгә каршы чыкты. Әлеге ике проектны да Росатом тормышка ашыра.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум