ЛДПР Русиядә кимендә җиде миллион кешедән торган контракт гаскәре булдырырга кирәк ди. Бу хактаTelegram-каналында фирка лидеры Леонид Слуцкий язды.
"Зур канкоешны булдырмый калдык. Әмма иминлекне тәэмин итү өчен безгә кимендә җиде миллион хәрбидән һәм сивил хезмәткәрдән торган контракт гаскәре кирәк", диелә хәбәрдә.
Слуцкий фикеренчә, "илгә бернинди хосусый хәрби ширкәтләр дә, аларның аналоглары да кирәк түгел".
ЛДПР Русия саклану министрлыгы белән берлектә гаскәр проблемнарын хәл итәргә әзер, дип белдерде Слуцкий. Фетнә корбаннарына килгәндә, ул "сугыштагы иптәшләрен - очучыларны үтергәннәрне" гафу итмәскә кирәк, "бу кешеләр мәхкәмәгә тартылып, иң кырыс җәза үтәргә тиеш", дип искәртте.
Президентның элекке ярдәмчесе һәм президент хакимияте башлыгы урынбасары Владислав Сурков Русиядә хосусый хәрби ширкәтләргә каршы чыкты. Аның фикеренчә мондый оешмалар "Конституциягә каршы килә торган" институт булып тора.
"Хосусый хәрби ширкәтләр прокси-сугышлар өчен дип төзелгән иде. Без ачыктан-ачык Украина өчен көрәштә катнашабыз икән, алар безгә бүген нәрсәгә? Бу прокси-сугышта катнашу түгел, бу "махсус хәрби операция". Гаскәрне корал белән генә түгел, бер җитәкчелек белән дә ныгытырга кирәк", дигән Сурков.
- 24 июнь иртәсендә "Вагнер" көчләре Дондагы Ростов шәһәрендә хәрби объектларны контрольгә алып, Мәскәүгә юл тотты. Русия президенты Владимир Путин махсус мөрәҗәгать белән чыкты һәм фетнә чыгаручыларны хыянәтче дип атады.
- Беларус җитәкчесе Александр Лукашенка "Вагнер" җитәкчесе Евгений Пригожин белән сөйләшүләр алып барды.
- Сөйләшүләр нәтиҗәсендә Пригожин Мәскәүгә оештырылган "гаделлек маршын" кире борды.
- "Вагнер" төркеменең Русиядә хәрби фетнә чыгарырга омтылуы Татарстан белән Башкортстанда оешкан милли батальоннарга да игътибарны арттырды. Путин милли батальоннарны бетерәчәк дип саный белгечләр. Фетнә барып чыккан очракта, алар йә "Вагнер" ягына, йә хәтта милли республикаларны саклауга күчә алыр иде дигән фикер дә белдерделәр.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум