Казан Ратушасында узган очрашуда Мәскәү архитекторлары Александр Цимайло белән Николай Ляшенко проекты каралды. Узган ел үткәрелгән Җәмигъ мәчет проекты бәйгесе җиңүчеләре архитектор Айвар Саттаров һәм Ginzburg Architects бюросы вәкилләре чакырылмаган иде.
Казан мэры Илсур Метшин Җәмигъ мәчет төзелеше урынын шәһәр үзәгеннән читкә күчерүне бу урында җир асты сулары булу һәм халыкның вә җәмәгатьчелекнең ризасызлыгы белән аңлатты. Җир асты сулары мәсьәләсен, бик кыйбатка чыкса да, төрле инженер ысуллар белән хәл итеп була диде ул. Шулай да, күрше йортта яшәүчеләрнең һәм архитекторларның ризасызлыгын исәпкә алып, Җәмигъ мәчет урынын үзгәртергә булганнар.
— Татарстан җитәкчелеге белән фикер алыша башладык, — диде ул. — Екатеринбурдагы тискәре мисалны белеп торабыз. Анда изге эш ниндидер каршылык урынына әверелде. Мәскәүдә мәчет төзү дә шундый вакыйгага әйләнде.
Метшин сүзләренчә, халыкара бәйгедә абсолют җиңүче булмаганлыктан алар "партнерлар"га мөрәҗәгать итәргә булган. Сүз Мәскәү архитекторлары Александр Цимайло белән Николай Ляшенко турында бара. Метшин аларны Русиянең иң яхшы архитекторлары дип атады һәм махсус көчле проект әзерләвен әйтте.
Казан мэры Җәмигъ мәчете өчен өч урын барлыгын әйтте. Беренчесе — "Кырлай" паркы урыны, икенчесе — "Ривьера" күңел ачу үзәге белән "Казан" гаилә үзәге арасындагы буш мәйдан һәм өченчесе — Бишбалта бистәсендә Адмиралтейская урамындагы элеккеге ком базы. Әмма дин әһелләре түрәләр теләгән өченче урынга алдан ук ризалашкан ахырсы. Һәрхәлдә урын үзгәртүгә каршы чыгучы булмады.
Яңа проектка килгәндә, Мәскәү архитекторы Александр Цимайло мәчетнең Кәгъбатулла символы буларак салыначагын әйтте.
Метшин, дин белгече сыман, "Кәгъбаның күчермәсен ясау тыелган, татарлар икенче Кәгъба ташы ясый дигән сүзне лексиконнан алырга кирәк", дип кисәтте.
— Бу бары тик образ гына, монда башка пропорцияләр, материаллар кулланылачак, — диде Цимайло.
Икенче архитектор Николай Ляшенко мәчет янында мәйдан, кечкенә фонтан булачагын әйтте. Анда ислам мәгариф үзәге дә төзеләчәк. Аның сүзләренчә, Идел елгасы манзарасы проектны ачып җибәрәчәк. Мәчетнең манарасы — маяк сыман юл күрсәткеч булып тора, диде ул. Бу Испаниянең Бильбао шәһәрендәге яңа корылмалар кебек бөтен дөньяны җәлеп итәчәк урын булачак дип өстәде ул. Ә менә "Кырлай" паркын ул уңышсыз урын дип атады.
— Без бу мәчетне Кирмән зонасында салу турында озак уйладык, — ди Ляшенко. — Без моны кулай урын дип тапмадык. Мондый билгеле корылма өчен иркенрәк мәйдан кирәк.
— Бу тынычсыз җир, — дип дәвам итте Цимайло. — Монда мәчет юкка чыгачак, тирә-юнь мәчетне "үтерә". Андый урында төзү дөрес булмас иде.
Казанның баш архитекторы Илсөя Төхвәтуллина да Мәскәү белгечләрен хуплап чыкты.
— Монда актив дөньяви тормыш бара, бик күп торак йорт төзелә, — ди ул. — Транспорт мәсьәләсендә сораулар бар, юл тыгыннары туып тора. Без анда шәһәр халкына парк төзергә вәгъдә иттек. Янәшәдә генә "Казан" гаилә үзәге бар. Бу урында бер генә доминант корылма булырга тиеш.
Дин әһелләреннән беренче итеп сүз Татарстанның баш казые Җәлил Фазлыевка бирелде. Ул урынны күчерүне хуплап бетермәсә дә, Бишбалта бистәсендә төзү идеясенә каршы булмавын әйтте.
— Узган ел шул кадәр шау-шу куптарып, матур гына башлап җибәргәннән соң мәчет урынын күчерү беребезне дә бизәми. Матур түгел. Әмма төзүчеләргә дә, тикшерүчеләргә дә каршы килеп булмый. Төзеп булмый дисәләр, алар намусында калсын. Бу урыннан күчкән очракта да, ул (Кырлай паркы) дини урын булырга тиештер. Анда ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы паркы ясарга һәм шунда кечкенә генә мәчет төзеп куярга, Төркиядәге кебек ачык музей булдырырга була, — диде ул.
Ул узган ел президент кушуы белән Әбу-Даби мәчетен һәм Дагыстандагы мәчетне карап кайтуын әйтте. "Безнең мәчетләргә якын килеп булмый, машина куярга урын юк", дип ул Җәмигъ мәчетен Казан үзәгендә төзүгә тискәре фикердә булуын да яшермәде.
— Монда безнең милли төсмеребез, тарихыбыз да чагылыш табарга тиештер, — дип дәвам итте ул яңа проект хакында сөйләп. — Мин проект белгече түгел. Әмма бу миңа читлектә яткан бернәрсә янында шәм янып торган шикелле күренә (көлешәләр).
Аңа җавап итеп Илсур Метшин "Кырлай" паркында ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы исемендә сквер булачагына "гарантия бирәм" диде. Ә менә мәчет төзелерме — анысына анык җавап ишетелмәде. Паркта исә "дөньядагы иң зур мәчетләрнең күчермәсен ясарга була", диде ул.
Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин исә, яңа урынны "аңлап кабул итәбез" диде. Һәм казыйның фикерен дәвам итеп, нигез ташы салынган урында кечкенә бер мәчет төзергә кирәклеген әйтте. Шул ук вакытта аңа яңа проект хуш килмәгән.
— Бу проект миңа мөселман бинасы булып күренми, — диде ул. — Әйтерсең, чиркәү. Һичьюгы, Кәгъбага юнәлгән ярым ай куярга кирәк. Эчке яктан милли бизәкләр белән бизәлсә, күпкә урынлы булыр иде.
— Гөмбәзендә милли нәкыш кулланылачак, — диде Александр Цимайло җавап итеп. — Мәчетне төзегәндә нәкыш, материал, милли мәдәният үзенчәлекләре булачак. Бусы икенче адым. Әгәр ярым ай бик мөһим икән, без бу турында уйларбыз.
Метшин сүзгә кушылып, Миңнеханов белән аның архитекторларга шундый сораулары тууын әйтте. Бу мәчет азәрбайҗан йә төрек мәчетенә охшаган булмаячак диде ул. Детальләр хакында сөйләшергә әле иртәрәк дип өстәде ул.
— Бу урын су һәм һава капкасы булып тора, — диде мэр. — Очкычлар аның яныннан очып китәчәк, теплоход та мәчет тирәсеннән узачак.
Русия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин проектны тулысынча тәнкыйтьләде.
— Ни өчендер милли архитектура турында әйтелмәде. Бу мине бераз борчый. Болгар, XVIII гасырдагы Казан мәчетләре кебек тирән архитектура традициясе бөтенләй юк. Австралия, Словениядәге мәчет мисалларын китердегез. Анда мөселманнар ХХ гасырда гына пәйда булды. Ул илләрдә супер заманча мәчет төзергә була, чөнки аларның милли архитектура традициясе юк. Бездә, Казанда, милли архитектурасыз мәчетне ничек эшләп була? Аңлавымча, сез миллилекне орнамент, нәкышка әйләндереп калдырмакчы. Архитектура ул башка нәрсә.
— Тарихи корылмалар да үз чоры өчен бик заманча, актуаль булган һәм элекке вакытта төзелгән биналардан бик нык аерылып торган, — дип каршы килде архитектор Александр Цимайло. — Мәдәниятнең үсеше шунда. Тышкы ягы тыйнак, эчтәлеге — бай булып күренә.
Мөхәммәтшин үз фикереннән чигенмәде. Ул яңа проектны "Татарстанга, милли мәдәнияткә бернинди бәйләнеше юк" диде.
Бәхәскә Илсур Метшин кушылды һәм мәчет урыны хакында сөйләшергә чакырды. Ул өч урынның берсен сайларга кушты. Ләкин дин әһелләре ни өчендер сайлау хокукыннан файдаланмады.
Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Мансур Җәләлетдинов яңа урынны хуплады.
— Белгечләр яхшырак белә. Халык моны аңлаячак. Бу ("Кырлай" паркы) кулай урын түгел, — диде ул. — Бүген мәчетләргә парковка юк, машинаны куеп булмый.
— Бишталта бистәсендә "Сантехприбор", Боралак заводы мәйданы, Зур урамнарында җирләр бушаячак. Өч ел эчендә анда биек булмаган матур йортлар үсеп чыгачак, — дип Метшин Бишбалта бистәсен алга сөрде. — Бу XXI гасыр архитектурасы булачак: анда милли үзенчәлек, сәнәгатьне хәтерләтүче архитектур биналар төзеләчәк.
Кабан арты мәчете имамы Йосыф Дәүләтшин халыкның ачуыннан куркырга чакырды, ягъни "Кырлай" паркында мәчет салуны ярамаган эш диде.
— "Кырлай" паркына караганда, бу безгә зуррак мөмкинлек бирәчәк. Икенчедән, кешеләр, архитекторлар берләшмәсе каршы чыгуы юкка түгел. Безнең максат — халыкның ачуын чыгармау. Мәчетне үзәктә төзеп, аннан халык чолгап алса… Шуңа күрә халыкның ачуын чыгармау мөһим, — диде ул.
Дәүләтшин шәһәр түрәләреннән яңа урында ничә гектар җир бирелүен сорады. Метшин "Кырлай" паркында 8 гектар булса, Бишбалтада 15 гектар булачагын әйтте. Идел ярын бераз тигезләргә дә исәпләре бар. Ул очракта тагын 5 гектар мәйдан өстәләчәк.
Татарстан мөфтиятенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат Әюпов яңа проектны "Шәм һәм табут кебек ясаганнар" дип атады. Залда көлештеләр, ләкин архитекторлар да, түрәләр дә җавап кайтармады. Әюпов мәчет янында мөселман мәктәбенә дә урын булачакмы дип сорады. Метшин мөселман мәктәбе ТНВның яңа бинасы төзелергә тиеш булган урында булачак диде. Сүз Киров дамбасы янындагы җир кишәрлеге турында бара.
Ахырдан Метшин яңа проектта мәчетнең гөмбәз өлешенә 5 мең кеше сыя алачак, ташлар белән капланган урынында — тагын 5 мең кеше намаз кыла алачак диде. Бу саннар да, мәчетнең зурлыгы да, үзенчәлекләре дә үзгәрү ихтималлыгы әйтелде. Түрәләр, архитекторлар һәм имамнар тагын очрашачакмы — бу хакта сүз булмады. Имамнар дога кылып өйлә намазына ашыкты.
- 2022 елның 20 маенда Казанның "Кырлай" паркында Татарстан президенты катнашында тантаналы төстә Җәмигъ мәчеткә нигез ташы салынды. Cоңрак мәчетнең эскизын ясау бәйгесендә ике җиңүче билгеләнде. Берсе – архитектор Айвар Саттаров, икенчесе – Ginzburg Architects бюросы.
- Быел медиада Җәмигъ мәчетнең урыны Бишбалта бистәсенә күчерелде дигән хәбәр таралды. Халыкның фикере исәпкә алынмады, конкурста җиңгән проектлар да онытылды.
- Җәмәгать эшлеклесе, "Архитектурасы" Телеграм каналы авторы Ян Гордеев Казандагы Җәмигъ мәчет ул сәяси мәсьәлә дип саный, Татарстан хакимиятенә Мәскәүдән турыдан-туры әмер булмаска да мөмкин, әмма алар барыбер федераль үзәккә карап, барысын да алдан хәстәрләп эш итәргә тырыша диде.
- Журналист, җәмәгать эшлеклесе Тәлгать Бариев татарны Казан үзәгеннән кысып чыгару системлы рәвештә бара дип саный.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум