Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хакимияте Украинадан меңнән артык баланы Русия гаиләләренә тапшырган булырга мөмкин


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Бу рәсми аталган саннан өч тапкыр зуррак. Алар арасында Русия басып алган җирләрдәге ятимнәр йортларында яшәгән ятим балалар булырга да мөмкин, сугышта әти-әниләрен югалтучылар да.

Русия хакимияте Украинаның 1184 баласын Русиядәге гаиләләргә карауга биргән булырга мөмкин. Бу хакта Ростов өлкәсе хөкүмәтенең 2022 елдагы эшчәнлеге турындагы хисапка сылтама белән "Важные истории" хәбәр итә.

Сугыш башлавыннан соң Русия Украинадан күпләп балаларны чыгара башлады. Быел мартта Украина интеграция министрлыгында Русия канунсыз рәвештә 19 514 украин баласын алып чыкты дип белдерделәр. 2022 ел ахырында Русиянең бала хокуклары вәкиле Мария Львова-Белова Украинадан чыгарылган 380 бала гаиләләргә урнаштырылды, дип белдерде. Быел мартта, апрельдә һәм июньдә дә ул шул ук саннарны атады.

Басма сылтана торган хисаптан күренгәнчә, барлыгы 1183 бала опекага бирелгән, алар "Донбасстан һәм Украинадан канунлы вәкилләреннән башка гына" килгән булган.

"Важные истории" бу балаларның хәзерге вакытта нинди статуста булуы аңлашылмый, дип искәртә. Бу Русия басып алган җирләрдәге ятимнәр йортларында яшәгән ятим балалар булырга да мөмкин, сугышта әти-әниләрен югалтучылар да.

Әлеге саннарга әти-әнисе Украинаның басып алынган җирләрендә калып, Русиягә башка туганнары белән бергә чыккан балалар да кергән булырга мөмкин.

Басма язуынча, 1184 баланың бөтенесе дә Ростов өлкәсендә калмаган. Чөнки хисапта әйтелгәнчә, 2022 елда бу төбәктә карауга бары тик 534 баланы гына биргәннәр. Шуңа күрә калган балалар башка төбәкләргә җибәрелгән булуы бар.

Ачык чыганаклардагы мәгълүматлар аша "Важные истории" Украинаның 290 баласы Русиянең 23 төбәгендә яшәвен ачыклаган. Иң күбе – 47 бала Новосибирски өлкәсендә. Кимендә 30 бала Мәскәү өлкәсендәге гаиләләрдә калган, 25е – Калуга, 24е – Түбән –Новгород өлкәсендә, 21е – Ямал-Нене

Бу балаларны Русия гаиләләренә 2022 елның апреленнән октябренә кадәр биргән булырга тиешләр. Ноябрьдән башлап депортацияләнгән балаларны күпләп гаиләләргә карауга бирүләре турындагы хәбәрләр чыкмый башлады, медиалар аерым очраклар турында гына яза башлады, дип искәртә басма.

Сугыш барышында Украинадан басып алынган җирләрдән Русиягә чыгарылган балаларны Татарстанда да тәрбиягә алырга тәкъдим итүчеләр булган. Бу мөрәҗәгатьләр республиканың балалар хокуклары вәкиле Ирина Волынецка килгән. Әмма балаларны тәрбиягә биргәннәрме, ничә баланы биргәннәр - монысы әйтелмәде.

  • Быел 17 мартта Һаагадагы халыкара җинаять мәхкәмәсе Владимир Путинны кулга алу карары чыгарды. Моннан тыш Русия президенты каршындагы Бала хокуклары вәкиле Мария Львова-Беловага карата да шундый ук кулга алу карары чыгарылды.
  • Халыкара җинаять мәхкәмәсе аларның икесен дә сугыш җинаятьләре кылуда – Украинаның басып алынган төбәкләрендәге халыкны, аерым алганда балаларны мәҗбүри депортацияләү һәм күчереп йөртүдә шикләнә. Халыкара хокук моны геноцид буларак бәяләргә мөмкин.
  • Киев һәм халыкара хокук яклау оешмалары Мәскәүне сугыш барган урыннардагы украин балаларын Русиягә күчерүдә, аларны хәтта Украинада үз гаиләләре булса да, асрамага бирүдә гаепләп килә.
  • Күптән түгел АКШта урнашкан Йель (Yale) университетының сәламәтлек саклау факультеты бүлеге тикшеренү чыгарды. Анда Русиядә Украинаның дүрт айдан башлап 17 яшькә кадәр булган балаларын идеологик эшкәртүгә дучар итүләре әйтелә. Сугыштан качарга мәҗбүр калган Украина балаларын психиатрия клиникасына һәм ятимнәр яши торган йортлар белән бәйле оешмаларга да җибәргәннәр ди белгечләр.
  • Мәскәү бу балаларны сугыштан коткарам дип килә. Шул ук вакытта Human Rights Watch халыкара хокук яклау оешмасында сугыш барганда балаларны тәрбиягә бирү – тулысынча халыкара хокукны боза дип белдерделәр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG