Быелның гыйнвар-май айларында Татарстанда автокредит алучылар саны узган ел белән чагыштырганда 85 процентка, Башкортстанда — 77 процентка арткан. Бу хакта Кредитлар тарихы бюросы хәбәр итә. Русия төбәкләре арасында Татарстан дүртенче урынны, Башкортстан — алтынчы урынны били. Машина сатып алыр өчен иң күп кредитлар Мәскәү, Мәскәү өлкәсе һәм Петербурда бирелгән.
Быелның биш аенда Татарстанда 18,2 млрд сум күләмендә автокредит бирелгән. Узган елның шушы чорында ул 9,8 млрд сумны тәшкил иткән.
Башкортстанда исә, гыйнвар-май аенда машина сатып алыр өчен кредитлар 14,5 млрд сумга җиткән. Узган ел 8,1 млрд сум булган.
Автокредитлар саны артуы узган ел Русиянең Украинага каршы сугыш башланганнан соң кредитлар кимүе белән бәйле.
"Автокредитларның саны артуы узган елның март-апрельдә автокредит бирүләрнең төшүе белән бәйле. Шуннан соң вазгыять тотрыкланды. Моңа узган ел һәм быел тукталып торган дәүләтнең ташламалы автокредит бирү програмы тәэсир итте. Кредитларның уртача суммасы артуын да әйтергә кирәк. 2023 елның маенда бу күрсәткеч соңгы ел ярым эчендә иң зур дәрәҗәгә җитте", дип аңлаткан Кредитлар тарихы бюросының маркетинг мөдире Алексей Волков.
Күптән түгел кредитлар белән бәйле бурычланучыларның иң нык Татарстанда, Башкортстанда һәм Удмуртиядә артуы билгеле булган иде. Аеруча Татарстанда – 12,4 процентка. 2022 елның 1 апреленә республикада яшәүчеләрнең 717 миллион сум бурычы булган, ә 2023 елның 1 апреленә 805,7 миллион сумга җиткән.
Май ахырында Русияләрнең кредит карталарында 225 миллиард сум бурыч җыелуы билгеле булды.
Ел башында Татарстанда кулланучылар кредиты алучылар саны 25 процентка, Башкортстанда исә, 31 процентка кимегән иде. Белгеч моны халыкның бурыч җыярга теләмәве һәм банкларның таләпләрне арттыруы белән аңлатты.
Узган ел Татарстанда уртача хезмәт хакы 50 мең сумнан артып китте. Шул ук вакытта республиканың 35 районында халыкның кереме уртача хезмәт хакыннан түбәнрәк булып кала.
Башкортстанда уртача хезмәт хакы 47 мең сумнан артты. Башкортстанда эшсезләр Татарстандагыга караганда ике тапкыр күбрәк.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум