Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия ашлык килешүеннән чыгуын игълан итте


Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Русия Украина портларын томалады, бу портлардан чит илләргә ашлык чыгару шартлары турындагы килешү быел май аенда ике айга – 17 июльгә кадәр озайтылган иде.

Бүген, 17 июльдә, Кремль сүзчесе Дмитрий Песков "Кара диңгез килешүләре гамәлдән чыкты дияргә була" дип белдерде. Аның әйтүенчә - бу Русиянең шартлары үтәлмәве сәбәпле булган.

Русия тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Мария Захарова әйтүенчә, Русия БМО сәркатиблегенә, Төркиягә һәм Украинага "килешүне озайтуга каршы килүе турында" җиткергән.

Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Русия Украина портларын томалады, бу портлардан чит илләргә ашлык чыгару шартлары турындагы килешү быел май аенда ике айга – 17 июльгә кадәр озайтылган иде.

Русия июнь ахырында ашлык чыгаруга рөхсәтләр бирми башлады. Кичә иртән Одесса портыннан Төркиянең "Самсан" йөк көймәсе чыкты һәм Истанбулга юл тотты. Бу – ашлык чыгаруга рөхсәт алган соңгы көймә.

Мәскәү ашлык килешүе гамәлдә булган чакта, Русия ашламалары белән бер генә көймә дә җибәрелмәде дип искәртте. Моннан тыш, Мәскәү Россельхозбанкны SWIFT түләү системына ялгауны таләп итте.

  • Соңгы вакытта БМО һәм Төркиянең ашлык килешүен озату эшләре алып баруы турында хәбәрләр булды. Әнкара һәм БМО Мәскәүне килешүне озайтырга чакырды, чөнки аны туктату дөнья азык-төлек базарында тотрыксызлыкка, хәтта фәкыйрь илләрдә ачлыкка китерергә мөмкин.
  • Украина ягы фаразынча, Русия Тамань портына аммиак уздыргычының төзелешен тәмамлап килә һәм Иран аша ашлык чыгаруның яңа маршрутларын үстерә, бу шуның белән дә бәйле булырга мөмкин.
  • Үз чиратында Украина азык-төлекне Дунай һәм коры җир аша чыгару юлын үзләштерә, әмма алар диңгез аша чыгарылган күләмдә ашлык ташу мөмкинлеге бирми.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG