Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда башлангыч сыйныф укытучылары җитми


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Быелгы уку елында республикада 57 мең бала беренче сыйныфка укырга керәчәк. Шуларның 20 меңнән артыгы Казан мәктәпләрендә белем алачак.

Татарстанда башлангыч сыйныф укытучылары җитми. Бу хакта матбугат очрашуында республика мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе җитәкчесе Татьяна Алексеева хәбәр итте.

Хәзерге вакытта Татарстанда 1410 мәктәп эшли. Аларда 487 меңгә якын бала укый. Быел исә беренче сыйныфка 57 мең бала керәчәк. Шуларның 20 меңнән артыгы Казан мәктәпләрендә укыячак.

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматынча, республикада биш ел эчендә беренче сыйныф укучыларының саны җиде меңгә арткан. Иң зур арту Питрәч һәм Әлмәт районнарында теркәлгән.

  • Татарстанда укытучылар җитмәүгә сугыш һәм "өлешчә мобилизация" дә йогынты ясаганмы – түрәләр монысын әйтми. Әмма былтыр Татарстанда укытучылар арасында мобилизациягә эләгүчеләр дә, сугышка алынудан куркып чит илләргә чыгып китүчеләр дә булды. Китүчеләр арасында ир укытучылар гына түгел, ирләре артыннан киткән хатын-кыз укытучылар да бар.
  • Азатлык чыганклары мәгълүматына караганда, Казанның 18нче мәктәбеннән өч ир укытучы киткән, 4нче татар гимназия-интернатыннан да китүче бар. Казанның "СОлНЦе" мәктәбенән дә инглиз теле укытучысы киткән иде.
  • Шул ук вакытта Татарстанда, аеруча Казан тирәсендә мәктәпләрдә урыннар җитмәү мәсьәләсе кискен тора.
  • Укытучылар җитмәү проблемы Башкортстанда да бар. Белгечләр әйтүенчә, республикада мәгариф системында яшь укытучылар саны кими. Башкортстанда 35 яшькә кадәрле укытучылар – 8 процент, ә мәктәпләрдә укытучыларның уртача яше – 55. Соңгы өч елда бу күрсәткеч – укытучыларның уртача яше ике елга арткан.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG