Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ozon тоткыннарга Казандагы келәтләрендә эш тәкъдим итәчәк


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Моңа бары тик беренче тапкыр хөкем ителгән һәм төзәтү үзәкләрендә, колония-яшәүлектә (колония-поселение) яшәгән тоткыннар гына катнашачак дип искәртелә.

Ozon маркетплейсы үзенең Казандагы, Дондагы Ростов һәм Мәскәү өлкәсендәге келәтләрендә ел ахырына кадәр 500дән артык тоткынга эш тәкъдим итәчәк. Бу хакта ширкәт сайтында хәбәр ителә.

"Хөкем итүләрсез Ozon" дигән проектта бары тик беренче тапкыр хөкем ителгән һәм төзәтү үзәкләрендә, колония-яшәүлектә (колония-поселение) яшәгән тоткыннар гына катнашачак дип искәртелә. Мондый кешеләр конвой сагында түгел һәм төзәтү оешмаларыннан читкә дә чыга ала.

Эшкә килгән һәр тоткынга хезмәт хакы түләячәкләре, уңайлы эш шартлары булдырачаклары әйтелә. Хөкем ителгәннәрнең саны келәттә эшләүчеләрнең гомуми саныннан 10 проценттан да артмаячак, дип искәртелә.

  • 2023 елның 1 гыйнварына булган рәсми статистикадан күренгәнчә, Русия төрмәләрендә 433 006 кеше утыра. Еш кына аларны үзләре тотылган колонияләрдә җиһаз ясау, кием һәм хәрби формалар тегү кебек эшләрдә эшләтәләр. Әмма Җәзаларны үтәү федераль хезмәте тоткыннарны башка эшләргә дә җибәрүне тәкъдим иткәләде.
  • Әйтик, узган ел "Ростех"ка керүче "Уралвагонзавод"ның 250 тоткынны эшкә алачагы хәбәр ителде, алар эшче белгечлекләргә алыначак дип фаразланды. Моңарчы тоткыннарны эшкә алырга әзер булулары турында "КамАЗ" белән "АвтоВАЗ" да белдергән иде. Әмма яшерен җитештерүләрдә тоткыннарны эшләтү мөмкин түгел диярлек, шулай ук бу аларны белгечлеккә алдан әзерләүне һәм эш җирендә сакчылар булуны таләп итә. Шуңа күрә моңарчы бу тәҗрибәләр барып чыкмады.
  • Быел мартта Русиянең Җәзаларны үтәү федераль хезмәте (ФСИН) "Ростех" дәүләт корпорациясенә — дөньяда корал белән тәэмин итүче иң зур оешмаларның берсенә — җитештерүдә тоткыннарның хезмәтен кулланырга тәкъдим иткән иде.
  • Тоткыннарны зур җитештерү оешмаларындагы эшчәнлеккә җәлеп итү фикере Русиядә берничә ел карала. Русия кануннары тоткыннарны төрмәдән читтә эшләтергә рөхсәт бирә. Аларның хезмәт хакы түләнергә тиеш, шул ук вакытта тоткыннарны изоляцияләү һәм саклап тору җайга салынган булуы зарур.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG