Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кремль журналистларга Русиядә балалар аз тууы турында язуны тыйган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

12 июльдә Путин сәламәтлек саклау министры белән киңәшмә уздырды, кырыс цензураны да шуннан соң керткәннәр. Быел Русиядә гыйнвардан июньгә кадәр 511,7 мең бала туган. Узган елдагыдан 11,5 меңгә кимегән. Cоңгы биш елда Татарстан да демографик упкынга төште: бала табучылар саны кими, үлүчеләр күбрәк.

Кремль үзе контрольдә тоткан медиаларга Владимир Путин чорында балаларның аз туа башлаганы турында язуны тыя, дип җиткерә The Moscow Times. Басма Русиянең ТАСС һәм "Новости" кебек дәүләт мәгълүмат агентлыкларындагы чыганакларына таяна.

Чыганаклар әйтүенчә, кырыс цензураны Путин 12 июльдә сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко белән киңәшмә уздырганнан соң керткәннәр.

Бу киңәшмәдән соң Мурашко җәмгыятьтә шау-шу тудырган, хатын-кызларның хокукларын чикләүче берничә белдерү ясады. Аерым алганда министр сәүдәгә корылган клиникаларга йөклелекне өзү белән бәйле хезмәтләр күрсәтүне тыярга, аборт өчен кулланыла торган даруларны сатуга чикләүләр кертергә тәкъдим итте.

Шул ук вакытта Росстат туучылар санының нык кимүен теркәгән. Оешма белешмәләренчә, гыйнвардан июньгә кадәр илдә 511,7 мең бала туган. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, туучылар саны 11,5 меңгә (1,2 процентка) кимегән. Ә былтыргы күрсәткечләр исә соңгы егермедән артык елда иң начары булган.

Шулай ук Росстат белешмәләреннән күренгәнчә, туучыларның чагыштырмача дәрәҗәсе гыйнвардан июньгә кадәр 1000 кешегә 8,5 бала булган. Бу да Русия тарихындагы иң начар күрсәткечләр дияргә була. Моннан да начаррагы бары тик 1999 елда гына теркәлгән, ул чакта туучылар саны 1000 кешегә 8,3 булган.

Май аенда Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков демография ягыннан Русия "бик начар хәлдә" дип белдергән иде.

  • Cоңгы биш елда Татарстан да демографик упкынга төште: бала табучылар саны кими, үлүчеләр күбрәк булып кала бирә. Бу шартларда Татарстан хөкүмәте бала табуны арттыру турында дәүләт програмы кабул итте. Түрәләр куйган максатка күрә, 2025 елга республикада кимендә 35 мең бала туарга тиеш. Бу санга алар аборт ясатулар санын киметеп, хатын-кызларга өстәмә ярдәм күрсәтеп ирешергә тели.
  • Бәйсез демограф Алексей Ракша дәүләт програмыннан бернинди файда булмаячак дип саный. Ул республика бюджетыннан икенче балага 1 млн, өченчегә — 1,5 млн сум бүлеп биргән очракта гына демографияне коткарып була дигән фикердә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG