Быел беренче ярты еллыкта Татарстанда сифилис белән авыручылар саны 32,5 процентка арткан. Бу хакта матбугат белән очрашуда Республика тире-венерологик диспансерының баш табиб урынбасары Гүзәл Вафина әйтте.
Аның сүзләренчә, Татарстанда җенси юл белән күчә торган инфекцияләргә бәйле вазгыять тотрыклы булса да, киеренке булып кала бирә.
"Бу елның алты аенда сифилис белән авыручылар 32,5 процентка арткан, ә авылларда – 47 процентка. Эшче мигрантлар арасында сифилис белән авыручылар күп", ди ул.
Вафина сүзләренчә, хәзерге вакытта сифилис йоктыручыларның 86 процентында авыруның бернинди билгеләре дә юк, шуңа кешеләр үзләрен сәламәт дип уйлый.
- Шул ук вакытта 2023 ел башыннан Татарстанда ВИЧ йоктыруның 429 очрагы ачыкланган. Узган ел белән чагыштырганда, авыручылар саны 7,9 процентка арткан. 100 мең татарстанлыга ВИЧ-инфекцияле 11,5 кеше туры килә.
- Узган ел Татарстан ВИЧ-инфекция уртача дәрәҗәдә таралган төбәкләргә керде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум