Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан авыл хуҗалыгы министры республика ашлыгын төп сатып алучылар Кытай һәм Африка илләре булырга тиеш диде


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Әмма белгечләр Башкортстаннан Африка илләренә ашлык чыгару отышлы булмаячак, дигән фикердә. "Ашлыкны диңгез, диңгез-елга аша җибәрү иң арзан ысул булып тора. Башкортстаннан диңгез портларына ашлык китерү, аннан аларны Африкага җибәрү -  катлаулы. Бу – ерак та, кыйбат та”, дип саныйлар.

Башкортстан авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәйзрахманов Бакалы районындагы семинарда чыгыш ясаганда БР ашлыгын төп сатып алучылар Кытай һәм Африка илләре булырга тиеш дип белдергән. Бу хакта РБК яза.

"Безнең илгә, безнең төбәккә чикләүләр басымы ясалса да, техника - арзанрак, продукция кыйбатрак булырдай юллар эзлибез. Төп партнерларыбыз итеп хәзер Кытайны күрәбез, Африка юнәлешен үстермәкче булабыз", дигән ул.

Башкортстан авыл хуҗалыгы министрлыгы фаразынча, быел республикада 3,4 миллион тонна ашлык уңышы җыеп алулары бар. Моннан тыш май бирә торган үсемлекләр уңышы – 600 мең тонналап, шикәр чөгендеренеке 1,6-1,7 млн тонна булыр дип фаразлыйлар.

Басма белән әңгәмәсендә "Уралагроэкспорт" ширкәте идарәчесе Максим Лаишевцев Башкортстаннан Африка илләренә ашлык чыгару отышлы булмаячак, дигән.

"Ашлыкны диңгез, диңгез-елга аша җибәрү иң арзан ысул булып тора. Башкортстаннан диңгез портларына ашлык китерү, аннан аларны Африкага җибәрү - катлаулы. Бу – ерак та, кыйбат та", дигән ул.

Белгеч әйтүенчә, проблемны дәүләт субсидияләре ярдәмендә хәл итәргә мөмкин булыр иде. Әмма хакимиятләр Идел буе һәм Урал төбәкләреннән ашлык экспортын хупларга әзерме – билгеле түгел.

  • Күптән түгел Башкортстанның Кытайга хәләл сыер ите сата башларга мөмкин булуы хәбәр ителде. Республиканың авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәйзрахманов Кытай делегациясе белән очрашуда әлеге мәсьәлә турында сөйләшкән иде.
  • Башкортстан - Русиядә сыер ите җитештерү ягыннан алдынгылыкта баручы төбәкләрнең берсе. РБК мәгълүматынча, 2022 елда республикада 150 меңнән артык тонна ит җитештерелгән.
  • 2016 елда Башкортстаннан Кытайга бал сатканнар иде. Республиканың Умартачылык һәм апитерапия гыйльми-тикшеренү үзәге Кытайга барлыгы 200 тонна бал сату турында килешү төзеде. Юкә, төрле чәчкәләр һәм карабодай балын пыяла һәм агач савытларга салып җибәрделәр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG