Прокурор аны 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүне сораган иде.
Элегрәк Навальный хәрәмләшү һәм мәхкәмәгә хөрмәтсезлек гаепләве нигезендә 9 ел колониягә хөкем ителгән иде.
Навальныйның 19 елга махсус режимлы колониягә хөкем ителүен аның адвокатлары да раслады
"Монда саны мөһим түгел. Мин бик яхшы аңлыйм, күп кенә башка сәяси тоткыннар кебек, мин гомерлек төрмәдә утырам. Монда мөддәт минем яки бу режимның гомере озынлыгы белән үлчәнә.
Еллар саны ул минем өчен түгел. Ул сезнең өчен. Мине түгел, сезне куркытырга һәм каршылык күрсәтү теләгеннән мәхрүм итәргә телиләр. Сезне Русияне хыянәтчеләр, караклар һәм хакимиятне кулга алган явызлар бандасына көрәшсез тапшырырга мәҗбүр итәләр. Путин үз максатына ирешергә тиеш түгел. Каршылык күрсәтү теләген югалтмагыз" дип китерелә Навальный сүзләре аның каналында.
Алексей Навальный белән бергә бүген "Навальный Live" каналының элекке техник мөдире Даниэль Холодный да экстремизмда гаепләнеп 8 елга гомуми режимлы колониягә хөкем ителде, дип хәбәр итте адвокатлар.
Алексей Навальный мәхкәмәдә соңгы сүз белән чыгыш ясаганда мәхкәмәдә гаделлек таба алмаячагын искәртте, аның чыгышын тарафдарлары бастырып чыгарды.
"Мин Русияне яратам. Интеллектым азат һәм чәчәк атучы илдә яшәү – ришвәтчел һәм фәкыйрь илдә яшәүдән яхшырак, дип әйтә. Әмма мин бу мәхкәмәгә карыйм да, намусым бу мәхкәмәдә минем өчен дә, башка берәү өчен дә гаделлек булмаячагын әйтә. Гадел мәхкәмәсе булмаган ил беркайчан да чәчәк атмаячак. Димәк, минем өчен бәйсез мәхкәмә, гадел сайлаулар өчен көрәш, коррупциягә каршы булу – акыллы һәм дөрес булачак ди интеллектым. Шул чакта гына мин үз максатыма ирешәчәкмен һәм минем азат, чәчәк атучы Русиямдә яши алачакмын", диде ул.
Навальныйга каршы ачылган экстремизм турындагы җинаять эшен караучы хөкемдар Андрей Суворовка процесс барышында берничә тапкыр ФСБ хезмәткәре Денис Хворов шалтыраткан. Бу хакта шалтыратулар детализациясенә сылтанып, үз тикшеренүләрендә Навальный көрәштәшләре хәбәр итте.
Хөкемдар белән Хворов арасындагы беренче шалтыратышу 16 июньдә (сәясәтченең эшен карарга бер эш көне кала – 19 июнь) иртән булган. 22 июньдә дә көн эчендә берничә тапкыр шалтыратышканнар. Шуннан соң шалтыратулар тукталган. Әмма Коррупциягә каршы көрәш фонды мөдире Иван Жданов хәбәр итүенчә, Навальный такымы хөкемдар белән ФСБ хезмәткәре арасындагы аралашу дәвам иткән дип саный.
Навальный такымы мәгълүматынча, Денис Хворов Федераль иминлек хезмәтенең 2нче конституцион корылышны яклау бүлегендә эшли. Сәясәтченең тарафдарлары искәртүенчә, 2021 елда Навальныйның агулануын нәкъ менә шушы бүлекчә оештырган булган.
- Навальный "Новичок" төркеменә кергән матдә белән агуланганнан соң Германиядә дәваланган иде, Русиягә әйләнеп кайткач, кулга алынды һәм колониягә озатылды. Аның "Ив Роше" эше нигезендә булган шартлы хөкеме, комада булганда һәм дәваланган чакта инспекциягә билгеләнергә килмәве өчен, реаль җәзага әйләндерелде.
- 2022 елның 22 мартында исә Мәскәүнең Лефортово мәхкәмәсе Навальныйны яңа җинаять эше нигезендә 9 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем итте һәм аңа 1,2 миллион сум күләмендә штраф салды. Мәхкәмә аны зур күләмдә мошенниклык кылуда һәм мәхкәмәне хөрмәт итмәүдә гаепле дип тапты.
- 2022 елның 20 октябрендә Навальный үзенә экстремизм турында яңа җинаять эше ачуларын хәбәр итте.
- 2022 елның июнендә Навальныйны Покровтагы гомуми тәртипле колониядән Мелеховтагы кырыс тәртипле колониягә күчерделәр. Навальныйның тарафдарлары аны эзәрлекләүләре сәяси максатлы дип саный.
- Оппозиционер үзен берничә тапкыр штраф изоляторына – тоту шартлары аеруча кырыс булуы белән аерылып тора торган камерага утыртуларын хәбәр итте.
- 2022 елның августыннан бирле Навальный штраф изоляторында йөз көннән артык вакыт үткәргән, адвокатлары әйтүенчә шул сәбәпле аның сәламәтлеге начарайган.
- Апрель ахырында Алексей Навальныйга каршы террорчылык турында эш ачтылар. Аңа каршы экстремизм турында эш ачылган иде инде, террорчылык турындагысын шуннан аерып чыгарганнар.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум