Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә быел 26 мең тоткынны мәҗбүри эшләргә җәлеп иткәннәр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Җәзаларны үтәү федераль хезмәтендә әйтүләренчә, эш бирүчеләр арасында мәҗбүри эшкә хөкем ителүчеләргә “ихтыяҗ нык зур”, алар ярдәмендә эш бирүчеләр эшчеләр кытлыгы белән көрәшә, диелә.

2023 елның августына Русиядә 26 меңнән артык тоткынны төрле тармакларда мәҗбүри эшләргә җәлеп иткәннәр. Бу хакта Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең (ФСИН) “Ведомости”га җибәргән җавабында әйтелә.

Оешмада әйтүләренчә, тоткыннар төзелештә, машина төзелешендә, авыл хуҗалыгында һәм торак-коммуналь хуҗалыкта, химия сәнәгатендә, җиңел сәнәгатьтә, азык-төлек һәм җиһазлар җитештерү оешмаларында, агач эшкәртүдә, файдалы казылмалар чыгаруда эшләгән.

Аларны барлыгы 1700 оешмада эшләткәннәр. 2023 елның октябреннән шәхси эшмәкәрләр дә тоткыннар хезмәтеннән файдалана алачак диелә.

Башлыча монда сүз мәҗбүри эшләргә хөкем ителгәннәр турында бара. Аларны хосусый ширкәтләргә алырга 2020 елда кабул ителгән төзәтмәләр мөмкинлек бирә. Ирегеннән мәхрүм ителгәннәрне дә эшләтә алалар, әмма монда кайбер чикләүләр бар, әйтик "конвой" кирәк.

Җәзаларны үтәү федераль хезмәтендә әйтүләренчә, эш бирүчеләр арасында мәҗбүри эшкә хөкем ителүчеләргә “ихтыяҗ нык зур”, алар ярдәмендә эш бирүчеләр эшчеләр кытлыгы белән көрәшә, диелә.

  • Узган ел "Ростех"ка керүче "Уралвагонзавод"ның 250 тоткынны эшкә алачагы хәбәр ителде, алар эшче белгечлекләргә алыначак дип фаразланды. Моңарчы тоткыннарны эшкә алырга әзер булулары турында "КамАЗ" белән "АвтоВАЗ" да белдергән иде. Әмма яшерен җитештерүләрдә тоткыннарны эшләтү мөмкин түгел диярлек, шулай ук бу аларны белгечлеккә алдан әзерләүне һәм эш җирендә сакчылар булуны таләп итә. Шуңа күрә моңарчы бу тәҗрибәләр барып чыкмады.
  • Күптән түгел Ozon-ның тоткыннарга Казандагы келәтләрендә эш тәкъдим итәчәге хәбәр ителде.
  • Кайбер очракларда мәхкәмә иректән мәхрүм итүгә алмаш буларак хөкем ителүчеләргә мәҗбүри эш карары чыгара. Хөкем ителгәннәр төзәтү үзәкләрендә яши – аларда тәртипләр колониянеке белән чагыштырганда йомшаграк. Шул ук вакытта алар ФСИН билгели торган оешмада эшләргә тиеш. Тоткыннар эшләүдән баш тарта алмый, кая җибәрәләр – шунда эшләргә тиешләр. Шул ук вакытта аларның сәламәтлеге һәм нәрсә эшли белүләре дә исәпкә алына дип ышандыралар.
  • 2023 елның мартында ФСИН мәҗбүри эшкә хөкем ителгән 40 меңнән артык кеше өчен 367 төзәтү үзәге булдыруын хәбәр итте. 2024 елга бу үзәкләрне 80 мең кеше сыйдырышлы итмәкчеләр.
  • Мәҗбүри эшләргә зур булмаган авырлыктагы җинаять кылучылар җәлеп ителә. Авыррак җинаять кылучыларга исә былтыр башка төрле мөмкинлек бар иде – алар “Вагнер” хосусый хәрби ширкәте белән Украинага каршы сугышырга китә алды. Быел исә тоткыннарны сугышка саклану министрлыгы җибәрә башлавы хәбәр ителде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG