Accessibility links

Кайнар хәбәр

Джорджиядә Дональд Трампка карата җинаять гаепләүләре белдерелгән


Дональд Трамп
Дональд Трамп

Гаепләүләр әлеге округта 2020 елгы президент сайлау нәтиҗәләрен канунсыз үзгәртү белән бәйле.

Дүшәмбе кич ике еллык тикшерүдән соң Джорджия штатындагы Фултон округы прокуратурасы АКШның элекке президенты Дональд Трампка гаепләү белдергән. Гаепләүләр әлеге округта 2020 елгы президент сайлау нәтиҗәләрен канунсыз үзгәртү белән бәйле. Бу округка АКШның иң эре шәһәрләренең берсе Атланта керә.

Формаль рәвештә элекке президент һәм аның тирәсендәге 18 кеше, шул исәптән Трамп адвокаты булып эшләгән элекке Нью-Йорк мэры рэкет эше нигезендә гаепләнә. Гаепләү документы 41 бүлектән тора, анда рэкеттан башлап ялган шаһитлык күрсәтүгә кадәр бар.

Дональд Трампның үзенә 13 бүлектән торган гаепләү белдерелгән. Джорджия тикшерүчеләре элекке президентның һәм аның ярдәмчеләренең штатта сайлау нәтиҗәләрен санау һәм раслу эшенә кысылуның кимендә берничә очрагын ачыклаган. Бу Дональд Трампның Дәүләт секретаренә җиңү өчен 12 мең тавыш "табуны" сорап шалтыратуы, шттатан сайлаучыларның альтернатив исемлеген булдырырга тырышу, бер сайлау бүлгесендә тавыш бирү җиһазы белән манипуляцияләр.

Бу элекке президентка ачылган дүртенче җинаять эше. Манхэттен прокуратурасы аны президент кампаниясенә җыелган акчаны канунсыз тотуда гаепли. Федераль прокуратура аңа яшерен документлар белән канунсыз эш итү һәм сайлау нәтиҗәләрен хәрәмләштерергә тырышуда гаепләү белдерде.

Белгечләр әйтүенчә, Дональд Трампка Джорджия штатында белдерелгән гаепләүләр федераль гаепләүләрдән аерыла. Федераль мәхкәмә аны гаепле дип таныса, Трамп президент сайлауда җиңгән очракта үзен президент фәрманы белән ярлыкый ала. Ә Джорджия штаты мәхкәмәсе карарына карата президентның мондый вәкаләте юк.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG