Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мәктәпләренә 2 мең укытучы җитми


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Казан югары уку йортлары укытучыларны җитәрлек әзерләмәве ачыкланган.

Бүген Татарстан мәктәпләренә 2 мең укытучы җитми. Бу хакта 16 августта мәгариф министры Илсур Һадиуллин республика мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә белдерде.

“Иң күп буш вакансияләр математика, урыс теле, физика, чит телләр, башлангыч сыйныф укытучыларына саклана. Киләсе уку елына математика укытырга 306 кеше кирәк. Шул ук вакытта быел Казан федераль университеты (КФУ) һәм Чаллы педагогика университеты 147 белгеч әзерләп чыгарды. Димәк, бу белгечләрнең барысы да Татарстан мәктәпләренә эшкә килгән очракта да, математика укытучыларына кытлык яртылаш кына каплана алачак”, диде ул.

Шулай ук республикада 146 физика мөгаллименә ихтыяҗ бар. Быел КФУ бары 40 укытучы гына әзерли алган.

Бу проблемны университетта 3 ел белем алган студентларны мәктәпләргә җәлеп итеп хәл итәргә мәҗбүр булганнар. Һадиуллин сүзләренчә, бу да җитәрлек түгел. Узган ел мәктәп һәм балалар бакчаларында 45 студент эшләгән.

Шул ук вакытта күптелле мәктәпләрдә татарча, урысча, инглизчә укыта алырлык белгечләрнең барысы да Татарстанда калган. Аларны республика үз хисабына әзерли.

“Полилингваль мохиттә эшләү өчен 337 студент белем ала. Агымдагы елда әлеге белгечләрнең беренче чыгарылышы булды. Аларның барысы да республика мәктәпләренә урнаштылар”, дип хисап бирде министр.

Моннан тыш кадрлар әзерләүгә бәйле икенче проблем — иң яхшы нәтиҗәләргә имтихан биргән укучылар Татарстанда калырга теләми. Мисал өчен, быел Бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) 9 укучы ике фәннән 200 баллга тапшырган. Шуларның 7се укуын Мәскәү һәм Петербурда дәвам итәргә җыена. Узган ел 14 укучының бары 6сы гына Казан югары уку йортларына укырга кергән.

КФУ БДИда 100 балл җыйган һәм олимпиадаларда җиңү яулаган 1нче курс студентларына 300 мең сум стипендия бирә башлаган. Шулай да бу да ярдәм итмәгән. Бер фәннән 100 балл җыйган 189 укучының күпчелеге Татарстанда укуын дәвам итмәячәк. Чыгарылыш укучылары нигездә Мәскәү, Петербур, Ижау, Түбән Новгород, Екатеринбур шәһәрләрен сайлаган. Шулай ук 5 укучы Кытай, Британия, Черногория, Испания уку йортларында белем алуын дәвам итәчәк.

Хәзерге вакытта Татарстанда 1410 мәктәп эшли. Аларда 487 меңгә якын бала укый. Быел исә беренче сыйныфка 57 мең бала керәчәк. Шуларның 20 меңнән артыгы Казан мәктәпләрендә укыячак.

• Татарстанда укытучылар җитмәүгә сугыш һәм "өлешчә мобилизация" дә йогынты ясаганмы – түрәләр монысын әйтми. Әмма былтыр Татарстанда укытучылар арасында мобилизациягә эләгүчеләр дә, сугышка алынудан куркып чит илләргә чыгып китүчеләр дә булды. Китүчеләр арасында ир укытучылар гына түгел, ирләре артыннан киткән хатын-кыз укытучылар да бар.

• Азатлык чыганаклары мәгълүматына караганда, Казанның 18нче мәктәбеннән өч ир укытучы киткән, 4нче татар гимназия-интернатыннан да китүче бар. Казанның "СОлНЦе" мәктәбенән дә инглиз теле укытучысы киткән иде.

• Моңа кадәр Русия төбәкләрендә татар теле укытучылары җитмәве, моңа карап Татарстан читкә укытучылар җибәрмәячәге әйтелде. "Без һәр елны чыгымнарны каплап 10 укытучыны укытабыз. Алар үз төбәкләрендә канун нигезендә татар теле укытучысы була ала. Безгә укытучы җибәрегез әле дип мөрәҗәгатьләр килә. Мин сезгә тагын бер кат кабатлыйм: беркем дә чит төбәкләргә әзер укытучы җибәрү яклы түгел. Сез яшь буын вәкилләрен әзерләп монда җибәрергә, мәсьәләгә реаль карарга тиеш", дип белдергән иде Дөнья татар конгрессы башкарма хакимияте җитәкчесе Данис Шакиров.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG