Accessibility links

Кайнар хәбәр

Салават Юлаев исемендәге икенче батальонга алынучыларның яшен 60 яшькә кадәр күтәргәннәр


Батальон командиры Артур Юмагужин бу карарны "шайтаннар"ның республика территориясенә керергә омтылуы һәм аларны туктатырга кирәклеге белән аңлатты.

Башкортстанда Салават Юлаев исемендәге икенче ихтыяри батальонны булдыручылар анда алынучы хәрбиләрнең яшен 60 яшькә кадәр арттырган, дип яза "Коммерсантъ-Уфа" басмасы. Моннан тыш, бу батальонга гадиләштерелгән медицина комиссиясен үтеп керергә мөмкин булачак.

Моңарчы контрактны яхшы физик формада булган 55 яшькә кадәр кешеләргә генә имзаларга тәкъдим ителә иде. Батальон командиры, Башкортстан башлыгының Росгвардия гаскәрләре белән хезмәттәшлек киңәшчесе Артур Юмагужин бу карарны "шайтаннар"ның республика территориясенә керергә омтылуы һәм аларны туктатырга кирәклеге белән аңлатты.

Салават Юлаев исемендәге икенче батальон, беренчесе кебек үк, Росгвардия гаскәрләре структурасында эш итәчәк. Бу Украинага каршы сугыш башланганнан бирле Башкортстанда төзелгән сигезенче батальон. Аларның өчесе сугышка 2022 елда ук җибәрелде.

Башкортстан - Украинадагы сугышта иң күп кешесен югалткан төбәкләрнең берсе. Азатлык хисабына күрә, бу сугышта Башкортстаннан кимендә 865 кеше һәлак булган. Бу сан зуррак җа була ала, хакимиятләр үлемнәрнең чын санын яшерә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG