30 яшьлек Парвина (паспортында Парвинахан) Әбүзәрова "Дәүләт иминлегенә каршы эшчәнлек кылуга чакыру" маддәсе нигезендә гаепләнә. Тикшерү фикеренчә, Әбүзәрова социаль челтәрләрдә Украина сугышында катнашучы Русия хәрбиләрен дезертирлыкка чакырган. Август башында аның эше Яңа Савин районы мәхкәмәсенә тапшырылды.
Казанда яшәүче Әбүзәрова - хәйрияче, мөселман киемнәре дизайнеры Instagramда аның 80 меңләп язылучысы бар.
14 февральдә куәт оешмалары вәкилләре аның өендә тентү уздырды. Ул көнне аңа адвокат белән элемтәгә керергә мөмкинлек бирелмәгән. Парвина соңрак сөйләвенчә, Украинаны яклавы өчен аңа җинаять эше ачу белән янаганнар.
Бу хәлләрдән соң Әбүзәрова башка фатирга күченә, әмма 31 март көнне куәт оешмалары вәкилләре килеп, аны сорау алуга алып китә.
Хәзер ул өй сагында. Аңа алты елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.
- Русиянең Украинага каршы сугышы былтыр Путин фәрманы белән 24 февральдә башланды. Мәскәү моның басып алу сугышы булуын кире кага һәм "махсус хәрби операция" дип атый.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум