Accessibility links

Кайнар хәбәр

Математик Азат Мифтаховка каршы җинаять эше ачылган


Азат Мифтахов
Азат Мифтахов

Аны террорчылыкка чакыруда гаеплиләр

RTVIга Росфинмониторинг биргән аңлатмадан аңлашылганча, математик Азат Мифтаховка каршы террорчылыкка чакыру маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган.

17 августта Росфинмониторингның Мифтаховны экстремистлар һәм террорчылар исемлегенә кертүе мәгълүм булды. Мифтахов хәзер колониядә "хулиганлык" маддәсе нигезендә гаепләнеп утыра. Әлеге гаепләү террорчылар исемлегенә кертүне күздә тотмый.

Росфинмониторинг басмага Мифтаховның экстремистлар һәм террорчылар исемлегенә кертелүе яңа җинаять эше ачылуга бәйле, дип аңлаткан.

Шул ук вакытта Росфинмониторинг исемлеккә кертелгән җинаятьләр турында мәгълүмат бирергә вәкаләте юклыгын әйткән.

"Бу мәгълүматларны сез җинаять эше кузгаткан дәүләт органнарыннан соратып алырга хокуклы", диелә оешма җавабында. Бу хакта басма өземтә китерә.

Яшь татар галимен яклаучы адвокат Светлана Сидоркина Азатлык радиосына әйтүенчә, Мифтаховка карата яңа җинаять эш кузгатылуы турында аңа әле билгеле түгел.

"Мәгълүмат чаралары аша гына белдем. Элегрәк Росфинмониторинг исемлегенә кергәнен белгәч, без Азат белән бу хакта гоманлаган гына идек", ди Сидоркина.

Белешмә: Азат Мифтахов

Мәскәү дәүләт университеты аспиранты, математик Азат Мифтахов 2019 елның 1 февралендә Мәскәү өлкәсендә тоткарланды. Башта аны шартлаткыч ясауда гаепләделәр. Бу гаепләү расланмагач, ул 2017 елда "Бердәм Русия" офисына оештырылган һөҗүмдә катнашуда гаепләнде.

2021 елның 18 гыйнварында Мәскәүнең Головин районы мәхкәмәсе Азат Мифтаховны алты ел колониягә хөкем итте. Азатка шундый җәза бирүне прокуратура сорады.

Азат Мифтахов гаебен танымады. "Бердәм Русия"гә карата күралмау хисе булса да, аңа каршы бер гамәл дә кылмадым, диде. Элегрәк ул сорау алулар вакытында полиция тарафыннан газаплаулар хакында белдергән иде.

Азат Мифтахов Киров өлкәсенең Омутнинский районындагы 17нче төзәтү колониясенә җибәрелде. Тикшерү изоляторында утырган вакытын һәм 2022 елның апрелендә Мәскәүнең икенче кассация мәхкәмәсенең хөкем карарын өч айга кыскартуын искә алып, ул 2023 елның сентябрендә иреккә чыгарга тиеш.

"Мемориал" хокук яклау үзәге (Русия хакимияте бу оешманы "ят агент" дип йөртелүчеләр исемлегенә кертте) Азат Мифтаховны сәяси тоткын дип таныды.

Дөнья галимнәре Азат Мифтаховка күп тапкыр яклау белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG