12 октябрьдән Русия кинотеатрларында Уфа киностудиясендә төшерелгән "Төньяк амурлары" ("Северные амуры") мультфильмы күрсәтелә башлаячак. Бу хакта Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров җиткерде, дип хәбәр итә "РБК". Фильмны ясаучылар аны экраннарга 2022 елның 11 октябрендә чыгарачакларын әйткән иде, бу бер елга соңарып башкарыла. Ул 1812 елгы Русия-Франция сугышының 200 еллыгы уңаеннан төшерелде.
"Безнең "Төньяк амурлары" исемле тулы метражлы анимация фильмы әзер, 31 августтан күрсәтә башлыйбыз. Мультфильмны беренче булып Башкортстанда яшәүчеләр күрәчәк, ә 12 октябрьдән Русия прокатына чыгачак", дигән Хәбиров.
Башкортстан башлыгы сүзләренчә, бу – Башкортстанда ясалган һәм бөтен ил кинотеатрларында күрсәтеләчәк беренче анимация фильмы. Аны башкорт һәм урыс телләрендә тавышландырганнар. Тамашачылар нинди телдә караячагын үзе сайлый алачак диелә.
"Мультфильм башкорт сугышчылары катнашкан тарихи вакыйгалар турында бәян итә. Аның сюжеты чын тарихка нигезләнгән, ә фильмны эшләгәнче күпсанлы фәнни киңәшләшүләр узган", дип искәртә РБК. Мультфильмда "дөньяның җәннәт почмагында яшәүче" биш дус Швеция белән сугышка китә. Баштагы өлешендә тарихи анекдотны гәүдәләндергәннәр: урыс императоры башкортларны сугышка чакыру өчен атчабар җибәргән, әмма ул беркемне дә таба алмаган, чөнки башкортлар саранча белән көрәшергә киткән.
РБК язуынча, "Төньяк амурлары" – “Башкортстан" дәүләт киностудиясенең һәм "Муха" Уфа анимация студиясенең уртак иҗат җимеше. Аны төшерүгә бюджеттан 47 млн сум акча бүлеп бирелгән булган.
- "Төньяк амурлары" дип 1812 елгы сугышта катнаштан башкорт яугирләрен атыйлар. Ук-җәя белән коралланган башкорт солдатларына мондый атаманы шулай ук сугышта катнашкан урыс шагыйре Денис Давыдов бирә.
- 1812 елда Оренбург губернасында барлыгы 40 кавалерия полкы, шул исәптән 28 башкорт полкы төзелә. Хәзерге Калуга өлкәсе җирендәге яуда ике башкорт полкы катнаша, дүрт башкорт полкы Мәскәүне саклый. Русия гаскәре белән башкорт атлылары 1814 елда Парижга барып җитә. Башкорт язучысы Яныбай Хамматовның "Төньяк Амурлары" дип аталган романы бар.
- Быел июньдә Татарстанда төшерелгән "Микулай" фильмы да Русиядә киң прокатка чыгарылган иде. Аны илнең 109 кинотеатрында күрсәттеләр.
- Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Көнбатыш ширкәтләре Русия кинотеатрларына фильмнарын прокатка бирми башлады, Русиядән чит ил кино җитештерүчеләре китте. Азатлык кино өлкәсендә эшләүчеләр белән сөйләшкән иде. Белгечләр чит ил киносының Русиядән китүен уңай бәяләми, алар урынына татар-башкорт киносы килүгә зур өметләр багламый.
- "Татарстан һәм Башкортстанга өмет зур түгел. Аерым берничә кеше генә бар төшерә ала торган. Башкортстанда хәлләр әйбәтрәк дигән тойгы бар, ләкин ул да масштаблы түгел, берничә кеше аркасында гына үсеш күренә. Алар күпме ясый ала инде, елга бер-ике әйбәт кино", дигән иде Мәскәүдә яшәүче кинорежиссер Илшат Сәетов.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум