Accessibility links

Кайнар хәбәр

Деколониаль активистлар Русиянең "Асаба халыклары телләре навигаторы" дигән проект эшләтеп җибәрде


Иллюстратив рәсем
Иллюстратив рәсем

Платформда Русиядә яшәүче халыкларның телләре турында материаллар тупланачак. "Телләр һәм мәдәниятләр төрлелеге – кешенең байлыгы булуга ышанабыз, шуңа безнең проект киләчәк буыннар өчен телләрне сакларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән", ди проектны оештыручылар. Әлегә "Навигатор"да дүрт тел урын алган.

Деколониаль активистлар Русиянең "Асаба халыклары телләре навигаторы" дигән проект эшләтеп җибәрде. Әлеге платформда Русиядә яшәүче халыкларның телләре турында материаллар тупланачак. Бу хакта DOXA хәбәр итә.

"Телләр һәм мәдәниятләр төрлелеге – кешенең байлыгы булуга ышанабыз, шуңа безнең проект киләчәк буыннар өчен телләрне сакларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән", диелә проектны оештыручылар — Yurt Community такымы белдерүендә.

Басма проектта катнашучы Лидия Григорьева белән аралашкан. "Навигатор"ның авторлары нинди бәя бирүләрен көтә дигән сорауга ул: "Тикшеренүчеләрнең генә түгел, асаба телләр белән нинди дә булса бәйлелеге булган барлык кешеләрнең бәяләмәсен көтәбез. Бу – тел активистлары да, туган телләрендә контен ясаучылар да, репетиторлар һәм башкалар да булырга мөмкин", дигән.

Аның әйтүенчә, әлегә "Навигатор"да дүрт тел генә урын алган, калганнары да тиздән булачак. Нинди телләр турында сүз баруын Григорьева әйтмәгән.

  • 2018 елның җәендә Русия Думасы туган телләрне өйрәнү ихтыяри булырга тиеш дип раслады. "Мәгариф турындагы" федераль канунга тиешле төзәтмәләр кертелде. Бу Русия президенты Владимир Путинның "Ана теле булмаган телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән белдерүеннән соң башланды, рус булмаган милли телләр мәҗбүри мәктәп програмыннан төшерелеп калдырылды.
  • Бу хәл Идел буендагы кайбер республикаларда протест уятты: мәсәлән, татар, башкорт, чуаш җәмәгатьчелеге вәкилләре үз телләрен мәҗбүри укытуны саклап калуны таләп итте, югыйсә Русия халыклары телләренең юкка чыгу процессы тагы да тизләнергә мөмкин диде алар.
  • 2019 елның гыйнварында Европа шурасының милли азчылыкларны яклау турындагы Конвенциянең киңәш комитеты Русияне милли сәясәте өчен тәнкыйтьләде. Экспертлар "милли азчылык телләренә нәтиҗәле ярдәм күрсәтелми, ә рус теленең өстенлеге арта бара" дип борчу белдерде.
  • Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының (ОБСЕ) милли азчылыклар эшләре югары комиссары Ламберто Заньер "Idel.Реалии"га интервьюсында татарларның хәтта Татарстанда да үз дәүләт телен өйрәнү мөмкинлеге шактый чикләнгән булуын белдерде. Европа түрәсен республикада Бердәм дәүләт имтиханын бары тик рус телендә генә биреп булуы гаҗәпләндерде, гәрчә бала мәктәптә татар телендә укыган булса да.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG