Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда таксида йөрү бәясе арткан, белгечләр тагын да кыйммәтләнәчәген фаразлый


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Такси кыйммәтләнүенә йогынты ясаган сәбәпләрнең берсе – Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиядән машина җитештерүчеләрнең китүе. “Машина җитештерүчеләрнең бер өлеше киткәннән соң, машиналарга да, аларга хезмәт күрсәтүгә дә бәяләр артты", дип искәртелә.

Казанда такси бәяләре нык арткан. 1 сентябрь, Белем көнендә таксида йөрү биш тапкырга кыйбатланса, җәен гадәти көннәрдә бер километр юл йөрү - 19 сум урынына 27 сум булган. Бу хакта “Вести Татарстан” җиткерә. Белгечләр фикеренчә, әлеге бәяләр - ахыргы чик түгел.

Такси кыйммәтләнүенә йогынты ясаган сәбәпләрнең берсе – Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиядән машина җитештерүчеләрнең китүе диелә. “Машина җитештерүчеләрнең бер өлеше киткәннән соң, машиналарга да, аларга хезмәт күрсәтүгә дә бәяләр артты. Чыгымнар арткан вазгыятьтә кайбер машина йөртүчеләр башка шөгыльгә өстенлек бирә һәм вакытлыча яки озак вакытка һөнәрләрен ташлап тора”, дип белдергән такси хезмәте вәкиле.

Шул ук вакытта язмада таксига бәяләрнең Татарстанда гына түгел, бөтен Русиядә артуы әйтелә. Әмма төбәгенә карап, бәяләр аерыла, әйтик Йошкар-Олада таксида бер километр бару 15 сум тора.

Такси бәяләре юлчыларга да, юлчы ташучыларның үзләренә дә авырлык китермәсен өчен, яңа хезмәтләр уйлап табалар, мәсәлән бер якка барсалар, ике кешегә бер машина алырга тәкъдим итәләр дип искәртелә.

Моннан тыш юлчы ташу белән бары тик юридик затларга гына шөгыльләнергә рөхсәт итүче һәм машина йөртүчеләргә дә такси ширкәтләренә дә күпсанлы таләпләр кертүче канун үз көченә керде, бәяләр артуга бу да йогынты ясаган.

Юрист Әмир Хәсәнов "Вести Татарстана"га әйтүенчә, хәзер машина йөртүче хезмәт килешүе нигезендә генә эшләргә, яки шәхси эшмәкәр булырга тиеш. Шулай ук аларга 1 сентябрьгә кадәр хөкем ителмәгән булулары турында белешмә китерергә кирәк булачак.

  • Кайбер чикләүләрне төбәкләр үзләре дә кертте. Әйтик бу җәйдә Татарстан хөкүмәт йорты республикада такси эшен көйләүче яңа кагыйдәләр әзерләгән иде. Аерым алганда, аларга ярашлы машинаның төсе ак яки сары булырга тиеш.
  • Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов фикер алышулар вакытында, яңа кагыйдәләр кертелсә, таксида йөрү бәясе артырга мөмкин, чөнки канунсыз эшләүче таксичыларны "аралап аласы булачак" дип әйткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG