Accessibility links

Кайнар хәбәр

Cтратегик тәкъдимнәр агентлыгы: 700 меңләп русияле өендә кул күтәрүләргә дучар булырга мөмкин


Русиядә гаиләдә көч куллануга каршы шөгыльләнүче оешмалар –нигездә дәүләт оешмалары түгел. Дәүләт бу проблемны кануннар белән чишүдән китте. Соңгы елларда Русия думасына өйдә көч куллануны булдырмау турындагы канун өлгеләре 40лап тапкыр кертелде, тик бер генә укылыш аша үтмәде. 

Ел саен 700 меңләп русиялегә өендә даими рәвештә көч кулланулары бар. Бу Стратегик тәкъдимнәр агентлыгының тикшеренүеннән күренә, анда 40 меңләп русияле катнашкан.

Шул ук вакытта русияләрнең 10 процентка якыны – 14 миллионнан артык кеше авыр депрессиядә диелә. Сүз куелган диагнозлар турында барамы, сораштыручыларның үзләрен ничек хис итүен әйтүен хакындамы – монысы билгеле түгел.

Тормыш сыйфатына йогынты ясый торган авыр хәлләр дип сораштыруда катнашканнар ялгызлыкны, авыр чирне, якын кешең үлүен, кредит түләүне һәм өйдә көч куллануларын атаган.

Хәзерге вакытта Русиядә өйдә көч куллануга каршы нигезндә дәүләтнеке булмаган үзәкләр шөгыльләнә. Әйтик "Насилию.нет", "Сёстры", "Инго" һәм башкалар. Дәүләт бу проблемны кануннар белән чишүдән читләште. Соңгы елларда Русия думасына өйдә көч куллануны булдырмау турындагы канун өлгеләре 40лап тапкыр кертелде, әмма бер генә укылыш аша да үтмәде. 2017 елда Русия Җинаять кодексыннан сугу турындагы маддәне бетерделәр, ә гаиләдә көч кулланган өчен административ җаваплылык кертелде.

  • Хатын-кызларның хөкүмәтнеке булмаган берләшмәләре консорциумы мәгълүматынча, Русиядә 2018 елда үтерелгән хатын кызларның 61 проценты гаиләдә көч кулланудан үлгән.
  • Русиядә гаиләсендә кыйналып үлгән хатын-кызлар саны ягыннан Башкортстан – икенче, Татарстан – 11 урында. 2011-2019 елларда гаиләдә көч кулланудан Башкортстанда 555 хатын-кыз үлгән диелә. Татарстанда исә гаилә әгъзасы тарафыннан кыйналып тугыз ел эчендә 295 хатын-кыз үлгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG