Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ай өстендә Зөһрә кыз" (Девушка Зухра на Луне) — Фатыйх Әмирхан


Читаем татарскую классику! Романтический рассказ Фатиха Амирхана "Ай өстендә Зөһрә кыз" был написан в 1913 году. Он создан на основе народных преданий, отражающий особенности национального мировосприятия. Предлагаем текст, аудио, перевод ключевых слов и тест по лексике и содержанию.

Ай өстендә Зөһрә кыз
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:08:32 0:00

Әнә шул тулган айга карагыз әле. Ул шундый түгәрәк, шундый бөтен, шундый тулы һәм якты. Ләкин аның яктысында ниндидер бер моң, кайгы бар.

Беләсезме, ул ай бик карт бит инде. Ул безнең бабаларыбызны гына түгел, аларның бабаларының бабаларының бабаларын да күргән. Үзенең биек урыныннан аларның ниләр эшләгәнен, ничек яшәгәнен – һәммәсен күргән. Эх, ул безнең белән сөйләшсә, безгә аларның тарихларын сөйләсә иде!

Борын-борын заманнарда аның яктысы болай уйчан булмаган. Кешеләрнең йөрәкләренә авырлык салмаган. Айның яктысы җиңел һәм шат булган. Кешеләрне тынычландырган, юаткан.

Тагын бер кат аңа карагыз әле. Аның уртасында көянтә-чиләкләр күтәргән бер кыз тора бит. Ул татар кызы – Зөһрә кыз. Аның озын, бик озын толымнары очында авыр-авыр чулпылары асылынып тора. Аның озын керфекле оялчан күзләре җиргә карый. Беләсезме, ул кыз бик матур булган. Нурлы йөзле, ап-ак тешле, яныннан җофар исе килгән, ди. Ләкин аның бу матурлыгы Җир өстендә үз башына балә генә булган.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
тулган ай – полная луна
түгәрәк, бөтен, тулы, якты – круглая, цельная, полная, светлая/яркая
аның яктысында ниндидер кайгы бар – есть в её свете какая-то печаль
уйчан булмаган – не была печальна
Кешеләрне тынычландырган, юаткан. – Успокаивала, утешала людей.
тагын бер кат аңа – ещё один раз
көянтә-чиләкләр күтәргән бер кыз – девушка, держащая коромысло и вёдра
толымнары очында авыр-авыр чулпылары асылынып торалар – на кончиках кос висят тяжёлые чулпы (украшения татарских девушек из серебряных монет, вплетавшиеся в косы
)
озын керфекле оялчан күзләре – стыдливые глаза с длинными ресницами
җофар исе килгән – пахло мускусом
үз башына балә – беда на свою голову

Аның анасы үги ана икән. Ул хатыннын үзенең кызы ямьсез шадра битле булган. Шуңа ул үги кызының матурлыгыннан көнләшкән. Зөһрә кызның матурлыгын бөтен тирә-якта ишеткәннәр. Менә дигән егетләр Зөһрәне бер генә булса да күрергә тырышкан. Ә үги ана чиксез көнләшкән. Зөһрә кызны кыйный, атасыннан кыйната, ач тота, агулы еланнар яшәгән урманга җибәрә икән. Зөһрә кыз урманда бик курка һәм тизрәк кире кайтырга тырыша.

Җиләксез кайткач, үги анасы аны кыйный, караңгы бүлмәгә яба, көннәр буе ашатмый һәм төннәр буе төпсез кисмәккә су ташыта икән. Шундый газапта кыз, айлар, еллар буе яшәгән. Зөһрә көннән-көн сулган, кипкән. Аның ал битләре саргайган, күзләре караңгыланган. Шулай ул олы, картайган кешегә охшап калган. Ә үги ана моңа куана икән. Кызның тизрәк авыруын, үлүен көтә икән. Бер кичне ул үги кызыннан тәмам котылырга булган.

– Бар, бәдбәхет! Елгадан шушы кисмәккә су ташы. Таң атканчы тутыр. Әгәр бер генә тамчы тулмаса, – кара аны! Җаныңны алырмын! – дип, төпсез кисмәкне тутырырыга кушкан. Кыз хәлсез иңнәре өстенә көянтә-чиләкне куйган да елгага киткән.

Бераздан ул арыган да үлән өстенә утырган һәм озак-озак елаган. Күзләре кипкәнче елаган:

– Тәңрем! – дигән. – Тәңрем! Минем никадәр газапланганымны үзең беләсең. Мин ничек ул төпсез кисмәкне тутырыйм соң?! Минем сабырлыгым бетте. Мине җир йөзеннән ал, Тәңрем, ал! Котылдыр, Раббым! – дип, Тәңрегә ялварган да, көчкә-көчкә урыныннан торган һәм елга янына төшкән.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
шадра – рябой
матурлыгын+нан көнләшкән – завидовала красоте
менә дигән егетләр – бравые парни
бер генә булса да – хоть раз
кыйный – бьёт
кыйната – завставляет бить
агулы еланнар яшәгән урманга – в лес, где живут ядовитые змеи
караңгы бүлмәгә яба – запирает в тёмную комнату
төпсез кисмәккә су ташыта – заставляет тоскать воду в бездонную кадку
көннән-көн сулган – с каждым днём чахла
охшап калган – стала похожа
тәмам котылырга булган – решила окончательно избавиться
бәдбәхет – проклятая, окаянная
Таң атканчы тутыр. – Наполни до рассвета.
хәлсез иңнәре өстенә көянтә-чиләкне куйган – положила на усталые плечи коромысло с вёдрами
котылдыр – избавь
ялварган – взмолилась
көчкә-көчкә урыныннан торган – еле-еле встала

Бу кичтә тулган ай булган. Кыз чиләген суга салган да, ә кире ала аламаган. Аның ябык кулларында көч калмаган икән. Бер тарткан, ике тарткан, тагын бер тарткан – чиләкне ала алмаган. Шулвакыт елганың суы әз генә дулкынланган. Аннан болытлар артыннан түгәрәк Ай чыккан һәм түгәрәк йөзе белән Җир йөзенә нурларын чәчә башлаган. Аның яктысыннан елга да елмайган. Ай елганың кара төсен көмеш төскә әйләндергән. Ләкин кызның чиләген ычкындырмаган.

– Ай! – дип, кыз күзләрен күккә күтәргән. – Ай! Синең өстеңдә үги аналар үги балаларыннан төпсез кисмәккә су ташыталармы? Синең өстеңдә дә бу газаплар бармы? Булмаса, ал мине үзеңә! Ал! – дигән дә Айга караган.

Менә шул минутта кызның чиләге җиңеләйгән. Ул аны судан алган. Икече чиләген дә суга салган. Анысы да судан бик җиңел чыккан. Инде чиләкләр икесе дә тулы булганнар. Кыз аларга караган да:

Ничек күтәреп кайтам инде мин боларны? – дигән һәм өметсез күзләре белән тагын Айга караган. – Ай, ничек күтәреп кайтыйм мин боларны?

Ай җавап бирми, һаман елмаеп һавада йөзә икән. Кыз аңа сокланып караган, авырлыкларын оныткан, чиләкләрен күтәргән дә, өйгә юл тоткан. Адымнары ничектер җиңел, чиләкләре дә авыр түгел икән. Шулай итеп Зөһрә кыз озак барган. Әмма бераздан тагын төпсез кисмәк, үги анасының усаллыгы исенә төшкән.

– Ул төпсез кисмәкне бер төндә генә түгел, гомерем буена да тутыра алмыйм бит! – дип, Зөһрә күзләрен тагын Айга күтәргән һәм аптыраган. Ай белән үзе арасында ул гаҗәеп бер йолдыз күргән. Йолдыз җемелди, кызны үзенә тарта икән. Кыз бер-ике адым атлаган да Йолдыз өстенә менгән. Йолдыз кызны Айга тапшырган һәм күкнең иң түренә торган бер җирендә урнашкан. Кызны Айга илткән өчен, Ходай Тәгалә аның нурын арттырган. Фәрештәләр аңа Зөһрә йолдызы дип исем биргәннәр.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
кире ала аламаган – обратно не смогла поднять
көмеш төскә әйләндергән – поменла на серебряный цвет
чиләген ычкындырмаган – ведро не отпустила
чиләге җиңеләйгән – ведро облегчилось
ничек күтәреп кайтам – как донесу
сокланып караган – посмотрела с восхищением
гомерем буена – за всю жизнь
аптыраган – опешила
гаҗәеп бер йолдыз – удивительная звезда
җемелди – сверкает
үзенә тарта – тянет к себе
бер-ике адым атлаган – сделала несколько шагов
Айга тапшырган – передала Луне
күкнең иң түренә торган бер җирендә урнашкан расположилась на самом видном месте
илткән өчен – за то, что отвела
нурын арттырган – увеличила яркость
фәрештәләр исем биргәннәр – ангелы назвали

***

Вот такую красивую и грустную сказку написал Фатих Амирхан. А как она вам, понравилась? Напишите в наших социальных сетях!

А теперь предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:

Тест: Ай өстендә Зөһрә кыз

Тест: Ай өстендә Зөһрә кыз

Сынау

Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Instagram-е, Youtube и Тиктоке.

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG