Татарстан эшмәкәрләренә һәм эшкуарлыгына кытай ширкәтләре белән эшләргә өйрәнергә, моның өчен башка алымнар табарга кирәк. Бу хакта "РОСТКИ" халыкара форумына нәтиҗә ясалган матбугат очрашуында Татарстан сәүдә-сәнәгать пулаты башлыгы Шамил Агеев белдерде, дип җиткерә "Бизнес Online".
"Үзебез өчен нинди нәтиҗәләр ясадык? Беренчедән, кытай ширкәтләре белән эшләргә өйрәнергә кирәк. Безнекеләр әле әзер түгел. Алга таба: ике якның да керем алуына юнәлдерелгән инвестиция програмнары кирәк. Безнең җитештерүчеләргә дә, кунакларыбызга да ташламалар бер үк булырга тиеш, бу - иң мөһиме", дигән ул.
Аның әйтүенчә, Кытайда Көнбатыштан алынма технологияләр бик күп. "Кытай күп эшли белә. Без дә алардагы тәҗрибәне отып алырга өйрәнергә тиеш", дип саный Агеев.
Шул ук матбугат очрашуында Кытайның Казандагы баш консулы Сян Бо Татарстан башкаласында Кытайның виза үзәге булдырырга ниятләүләрен әйткән.
Аның әйтүенчә визаларны Казандагы Кытай баш консуллыгы янында төзелүче яңа бина ачылганнан соң бирә башлаячаклар.
Баш консуллык әлегә визалар бирми, ә бу "Русия ватандашлары өчен дә, мондагы Кытай ватандашлары өчен дә уңайсыз" дигән консул.
- Узган атнада Татарстанда "РОСТКИ" беренче халыкара Русия-Кытай форумы үткән иде.
- Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бу чараны ел саен үткәрергә һәм киләсе елда 14-15 ноябрьдә үткәрергә тәкъдим итте.
- Татарстан белән Кытай арасында үзара сәүдә активлаша бара. 2017 елда Кытай Татарстанның чит ил сәүдә партнерлары унлыгына да кермәгән булса, 2020 елда беренче бишлектә урын алды.
- 2017 алдан башлап Кытайдан Татарстанга тауар кертү кискен артты. Республика Кытайга автомобиль җиһазлары, пластмасса һәм аннан эшләнмәләр, синтетик каучук сата. Кытайдан кара металлар һәм йөк машиналары сатып ала.
- Русия Украинага һөҗүм иткәннән соң Көнбатыш илләр Русиягә карата чикләүләр кертте. Бу сурәттә Русиянең Кытай белән хезмәттәшлеге артты. Кытай Русиянең Украинага каршы сугышын ачыктан тәнкыйтьләми, Берләшкән Милләтләр Оешмасынның Иминлек шурасында еш кына Русияне яклап тавыш бирә.
- Русиядә санкцияләр аркасында иң зур зыян күргән тармак ул - автомобильләр базары. Чит ил маркалары Русиядән китте, аларның машиналары сатылмый башлады. Русия белән Кытай арасында автомобиль сату-алу әйләнеше 40,6%ка җитте.
- 14 июньдә Татарстанның Тукай районында Дэн Сяопин исемендәге логистик комплекс төзелеше өчен беренче субайны кактылар. Проект кысаларында "Алабуга" Кытай белән тауар әйләнешен оештырачак.
- Элегрәк "Idel.Реалии" Кытайның Идел буе төбәкләренә экспансиясе турында махсус проект чыгарган иде. Анда Кытайның "Бер билбау – бер юл" дип аталган глобаль инициативасы сурәтләнә. Кытай Идел буена экспансиясен башлаганнан соң бу инициатива өчен төп әһәмияткә ия булган төбәк – Синҗанда репрессияләрнең актив фазасы башланды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум