Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин мәктәпләрдә алты көнлек укытуны саклап калырга чакырды. Бу хака ул 14 сентябрьдә узган Татарстан Дәүләт шурасы утырышында белдерде.
"Бу мәктәпләрнең вәкаләте санала. Мәктәп ата-аналарның һәм укытучыларның фикерен истә тотып үзе белем бирү програмы кабул итә. Безнең фикер — биш көнлек укыту белән мавыкмаска кирәк. Балалар өчен болай да зур йөк йөкләнгән. Әгәр без дәресләр санын саклап биш көнлек укытуга күчсәк, көн саен 6-7 сәгать укырга туры киләчәк. Балалар нык ара. Аларның саулыгы турында уйларга кирәк", ди ул.
Моннан тыш, бу фәннәрне тирәнтен өйрәнә торган мәктәпләргә зыян китерәчәк дип саный. Ул гаиләләрнең милли һәм мәдәни үзенчәлегеннән чыгып мәсьәләне хәл итәргә чакырды.
Биш көнлек укытуга күчәргә чакыручылар белән аерым эшләргә кирәк ди ул.
"Минемчә, биш көнлек укытуга күчәргә теләүчеләрне тәрбияләү белән шөгыльләнергә кирәк. Күпмедер вакыттан соң алар дүрт, өч көнгә күчик диячәк", диде Һадиуллин.
- Моңа кадәр интернетта Татарстан мәктәпләрен атнасына биш көн укытуга күчерүне сораган петиция таралды. Бүгегә аны 42 меңнән артык кеше имзалаган.
- Петиция авторы Дарья Чернова сүзләренчә, балаларның укуда да, түгәрәкләрдә дә вакыты тыгыз, аларга ял итү өчен бер көн генә вакыт җитми. "Ни өчен кайбер төбәкләрдә, шәһәрләрдә балалар шимбә укымый, ә Татарстанда бернинди үзгәреш юк?", диелә мөрәҗәгатьтә.
- Татарстан мәктәпләрен биш көнлек укытуга күчерү турында сүзләр 2019 елдан бирле бара. Казанда кайбер башлангыч сыйныф укучылары атнасына биш көн укый башлады. 2019 елда "Татарстанның ата-аналар җәмгыяте" (РоСТ) дип аталучы урыс телле ата-аналар берләшмәсе Татарстан мәктәпләрендә биш көнлек уку атнасын кертүне сорап күпсанлы мөрәҗәгатьләр җибәрә башлады.
- "Русиядә күп кенә бала биш көн генә укый, безгә дә биш көнлек уку атнасы кирәк", дип алар башка ата-аналарны да мөрәҗәгатьләр җибәрергә өнди. Бу мәсьәләдә референдум үткәрү тәкъдимнәре дә чыга башлады.
- Милли мәгариф белгечләре фикеренчә, биш көнлек уку атнасын кертү уку програмнарыннан туган тел дәресләрен тагын да киметү, бәлки, бөтенләй юкка чыгаруга китерергә мөмкин.
- Татар оешмалары вәкилләре дә биш көнлек укытуга күчүне хупламый. "Мәктәпләр алты көн урынына биш көн укытуга күчә, яңа фәннәр барлыкка килде. Бу сәгатьләргә ничек сыешырга дигән проблем туды. "Туган тел"не кыскарттылар", ди алар.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум