Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киров өлкәсе мәхкәмәсе яшь галим Азат Мифтаховны кулга алуга каршы бирелгән шикаятьне канәгатьләндермәгән


Азат Мифтахов
Азат Мифтахов

5 сентябрь көнне Кировның Первомайски мәхкәмәсе аны террорчылыкны аклау эше нигезендә 3 ноябрьгә кадәр кулга алган иде.

Бүген, 15 сентябрьдә Киров өлкәсе мәхкәмәсендә сәяси тоткын, математик Азат Мифтаховны кулга алуларына апелляция каралды. Галим үзе анда видео элемтә аша катнашты, дип җиткерә FreeAzat Telegram-каналы.

5 сентябрь көнне Кировның Первомайски мәхкәмәсе аны террорчылыкны аклау эше нигезендә 3 ноябрьгә кадәр кулга алган иде. Азатның яклавы бу мәхкәмә карарын шикаять итте, әмма Киров өлкәсе мәхкәмәсе шикаятьне кире каккан.

Моңарчы Мәскәү дәүләт университеты аспиранты Азат Мифтахов хулиганлыкта гаепләнеп алты елга колониягә хөкем ителгән иде. Тикшерү һәм мәхкәмә фаразынча, ул һәм аның анархист карашлы тарафдарлары Мәскәүнең Ховрино районында "Бердәм Русия" офисы тәрәзәсен ваткан һәм анда төтен шашкасы ыргыткан. Бу вакытта офиста беркем булмаган диелде. Мифтахов үзенә каршы күрсәтмәләрне җәфалаулары аркасында бирүен әйткән иде.

4 сентябрьдә Мифтаховны Киров өлкәсендәге Омутнинскида урнашкан 17нче төзәтү колониясеннән чыкканда тоткарладылар. Тикшерү фаразынча, ул "Народная самооборона" террорчы оешмасының актив әгъзасы булган һәм аңлы рәвештә җинаять кылган – тоткыннар арасында террорчылыкны пропагандалаган".

  • Азатны колониядән каршы алырга аның әнисе Гөлнур Хөсәенова, аның ире, Азатның хатыны Елена Горбань барды. Гөлнур Хөсәенова улын колониядән ничек каршы алулары турында Азатлыкка сөйләде. Азат белән ул бары 5 минут кына күрешә алган. Иреккә чыгару бик кыска вакытка булды, ди ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG