21 сентябрь Мәрҗани исемендәге Тарих институтында Татарстанның эпиграфик мирасы турында сөйләштеләр. Очрашуда кабер ташларын өйрәнүчеләр мирасның елдан-ел юкка чыгуын искәртте. Бүген татарның кабер ташларын саклау һәм өйрәнү, бу үз чиратында тарихи язма чыганак булып тора, энтузиастлар, әлеге эшнең җанатарлары ярдәмендә генә башкарыла. Милли мирасны саклауда дәүләтнең өлеше әллә ни сизелми: дәүләт програмы да юк, һәйкәлләргә хокукый статус та бирелмәгән. Җыеннан репортаж тәкъдим итәбез.
Түгәрәк өстәлдә сүз аеруча сүз Яңа бистә зираты турында барды. Бу — Казанның иң борынгы зиратларының берсе. Ул 230 ел элек барлыкка килгән. Анда Габдулла Тукай, Салих Сәйдәшев, Бакый Урманче, Сара Садыйкова һәм башка билгеле татар кешеләре җирләнгән.
Түгәрәк өстәлдә нигездә галимнәр генә катнашты, шулай да дәүләт вәкиле буларак Татарстан мәдәният министрлыгының иҗтимагый оешмалар белән эшләү бүлеге мөдире, тарихчы Айрат Фәйзрахманов та килгән иде. Ул галимнәрне дәүләт програмы булдыру тәкъдиме белән чыгарга үгетләде.
Ахыр чиктә галимнәр кабул иткән махсус резолюция Казанның Яңа бистә зиратына татар халкының күренекле вәкилләре милли пантеоны статусын бирүне сорады.
"Ел саен 10лап борынгы һәйкәл юкка чыга"
Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, сәнгать институтының (ТӘСИ) Язма мирас үзәге галиме Азат Ахунов борынгы кабер ташлары юкка чыгу алдында тора дип белдерде. Ул эшләгән фәнни үзәк нәкъ менә эпиграфик мирасны барлау белән шөгыльләнә.
— Болгар чорының кайбер һәйкәлләре инде юкка чыкты, — ди ул. — Ел саен 1-2 ташны югалтабыз. Бу кешеләргә генә түгел, экологиягә дә бәйле. Берничә гасыр сакланган кабер ташлары соңгы 50-60 елда сәнәгать җитештерүе үсеше һәм һавага зыянлы матдәләр таралуы сәбәпле җимерелде. Һәйкәлләрне капларга кирәк. Икенче яктан, кабер ташлары таушалган хәлдә, чөнки аларны караучы юк, ташлар өстенә агач ава, агачларны вакытында кисүче юк. Хәзерге вакытта сакланган һәм юкка чыккан һәйкәлләрне системлаштырып, эпиграфик мирас үзәге төзергә кирәк.
Тарих институты хезмәткәре, кабер ташларын барлаучы Айдар Гайнетдинов "ел саен 10лап һәйкәл юкка чыга" ди. Аныңча, бу сан алга таба артачак кына.
— Ташлар җиргә сеңеп бетә. Кешеләр аларның өстенә басып йөри. Әгәр дә ауган һәйкәлләрне күрсәгез, аны бастырып куярга, инде ватылган булса, беркетергә кирәк, — диде ул зиратлардагы хәлне тасвирлап.
"Аерым һәйкәлләр генә түгел, зират тулысынча мәдәни мирас статусын йөртергә тиеш"
Тарих институты галиме, Яңа бистә зиратын дәүләт тарафыннан саклауны алга сөрүче Айдар Ногманов әлеге каберстанга хокукый статус бирелергә тиеш дип саный.
— Яңа бистә зираты — милли пантеон, бу статусны хокукый документлар белән беркетеп куярга кирәк. Сәүдәгәр Ибраһим Юнысов һәйкәленең хәле зиратның бүгенге торышы турында ачык сөйли. Хәзер биредә кабер ташлары калдыклары аунап ята. Мирный бистәсендә һәм Мөселман зиратында тәртип бар. Лаеш районы хакимияте Миргазиз Укмасинең ташын алыштырды. Үз вакытында архитектор Фәридә Зәбирова (1954-2021) Яңа бистә зиратында 6 һәйкәлне мәдәни мирас исемлегенә кертергә тәкъдим итте. Бүген аерым һәйкәлләрне түгел, тулысынча зиратны милли пентеон итеп танырга кирәк. Ул мәдәни мирас объекты статусын йөртергә тиеш, — ди ул.
Бүгенгә Яңа бистә зиратында нибары 18 һәйкәл генә мәдәни мирас объекты исемлегенә кергән. Cүз Габдулла Тукай, Каюм Насыйри, Фатих Амирхан, Бакый Урманче һәм совет чорының билгеле шәхесләренең кабер ташлары турында бара. Шул ук вакытта Шиһабетдин Мәрҗани, Галимҗан Баруди һәм инкыйлабка кадәр яшәгән күп кенә күренекле шәхесләрнең һәйкәлләре дәүләт тарафыннан сакланмый.
— Эш шунда, зиратның да, кабер ташларының да хокукый статусы юк. Шуңа алар хуҗасыз хәлдә, җаваплы затлар юк, — дип өстәде Тарих институты мөдире урынбасары Марат Гыйбатдинов.
Әдәбият галиме, каллиграфчы Нәҗип Нәккаш та Ногманов тәкъдимен хуплады.
Татар зиратын милли пантеонга әйләндерү мәсьәләсен хәл итәргә кирәк
— Татар зиратын милли пантеонга әйләндерү мәсьәләсен хәл итәргә кирәк, — ди шамаил ясау остасы. — Моңарчы андагы яхшы каллиграфия белән язылган XIX гасыр ташларын чыгарып ташладылар. Ул вакытта игътибар булмады, хәзер азмы-күпме бар. Бигрәк тә матур итеп язылган ташлар сакланган. Аларның кайберләренең авторлары да билгеле. Җыелган мәгълүматлардан да гыйльми эшләр кирәк.
Нәккаш фикеренчә, иске кабер ташларын тарих һәм тел ягыннан өйрәнсәләр дә, аларга сәнгати яктан бөтенләй игътибар юк.
— Мин — практик каллиграф. Кабер ташларын ясаучы оешмалар заказлар белән килә. Мин кабер ташларына Казан ханлыгы чорында язылган язу формаларын кертергә тырышам. Күптән түгел танылган җырчы Рафаил Ильясов һәм аның хатынына кабер ташы проектын ясадык. Ул 29 сентябрьдә ачылачак. Мин традицияләрне дәвам итеп Казан ханлыгы формасын кулландым, — ди ул.
Кабер ташлары Русия төбәкләрендә дә юкка чыга
Казанда гына түгел, татар һәйкәлләре Русия төбәкләрендә дә юкка чыгып бара. ТӘСИнең Язма мирас үзәге эпиграфик мирасны туплау белән шөгыльләнә. Алар ел саен төрле төбәкләргә, хәтта якын чит илләргә экспедициягә бара. Cоңгы елларда Сарытау, Новосибирски, Самар өлкәләре ныклап өйрәнелгән. Үзбәкстан (Сәмәрканд, Бохара), Казакъстандагы (Семей өлкәсе) татар кабер ташлары тикшерелгән. Үзәкнең мөдире Илһам Гомәров әйтүенчә, һәйкәлләр юкка чыгудан тыш, булганнарын да фәнни даирәдә аз кулланалар.
Кешеләр һәйкәлдән таш чокып ала, аны изә һәм су белән болгатып эчә. Моның дәвасы бар дип ышаналар
— 2018 елда без Нократ төбәге — Киров өлкәсенә бардык. Анда урта гасыр ташлары бар. Алар инде тайга эчендә калган кебек, бу урыннарны урман дип атап булмый. Инде әлеге ташлар турында белүчеләр дә бетеп бара. Белгән кеше безгә күрсәтә алды, әмма инде 2-3 таш юк иде. Казан ханлыгы чорында куелган, безнең тарих һәм татар халкы өчен кыйммәтле дип саналган ташлар да юк. Аларны кемдер тайгада ватып йөргәндер дип уйламыйбыз. Ул табигый төстә юкка чыга. Зур агач төшеп ташны чәлпрәмә китерә дә, аның эзе дә калмый.
Соңгы дистә ел эчендә Татарстан фәннәр академиясе институтларында зур эш алып барыла. Без әлегә бу ташларны исәпкә алу эше белән шөгыльләнәбез. Әмма тупланган белемнәрнең тарих, мәдәният, тел, җәмгыять үсеше өчен киң таралуына ирешә алмыйбыз. Фәнни эзләнүләр, диссертация язылуы кирәк. Әлеге чыганаклар тарих, тел, мәдәнияте өйрәнүдә фәнни даирәдә кулланылырга тиеш. Бу яктан караганда, без әлегә ноль тирәсендә торабыз, — ди Гомәров.
Гомәровның хезмәттәше галим Азат Ахунов сөйләвенчә, аеруча дини лидерлар каберләре мөшкел хәлдә. Ул Чиләбе өлкәсенең Троицки шәһәрендә җирләнгән татар дин әһеле, суфи, ишан Зәйнулла Рәсүлев (1833-1917) кабер ташын мисал итеп китерде.
— Кабер зиярәт итәргә килүчеләр аркасында җимерелеп бара, — ди Ахунов. — Кешеләр һәйкәлдән таш чокып ала, аны изә һәм су белән болгатып эчә. Моның дәвасы бар дип ышаналар. Зиратта 5 мең сумга эшләүче бердән-бер сакчы барысын да карап бетерә алмый. Зиярәт итүчеләр коймадан сикереп каберстанга керәләр. Аеруча казакълар шулай итә, башкортлар һәм татарлар арасында да бар.
"Бу дәүләт өчен зур акчалар түгел, әмма аңлау юк"
Айдар Ногманов аңлатканча, эпиграфик мирасны барлау белән нигездә урта буын вәкилләре шөгыльләнә. Бүген ТӘСИдән тыш, Тарих институты да кабер ташларын өйрәнә. Һәр институтта өчәр эпиграф белгеч эшли. "Барысы да кадрларга барып тоташа", ди ул белгечләр җитмәвен әйтеп.
Азат Ахунов тиешенчә акча бүлеп бирмәү сәбәпле, бу өлкәгә яңа белгечләр дә килми дип саный.
Киләчәктә бу эш белән беркемнең дә шөгыльләнәсе килми, чөнки түбән хезмәт хакына эшләргә теләмиләр
— Казан федераль университетында төрки-татар юнәлеше активлаша башлады. Миркасыйм Госманов мәктәбен торгызырга телиләр иде. Анда бу мәсьәләләр белән бер төркем шөгыльләнә. Безгә дә студентлар килде, әмма киләчәктә бу эш белән беркемнең дә шөгыльләнәсе килми. Чөнки түбән хезмәт хакына эшләргә теләмиләр. Шуңа да без башка чыганаклардан ярдәм алырга мәҗбүр. Күп кенә чыгымнар үз кесәбездән каплана. Чынлыкта дәүләт өчен бу зур акча түгел. Әмма әлегә аңлау юк. Бәлки грант бирелергә тиештер. Хәзер студентлар Төркиядә укуын дәвам итәргә һәм чит илдә калырга тели. Без — суверенитет дулкынында бу эшкә җан атып килгән кешеләр. Зур дулкыннан берничә кеше калды. Безне яшь галимнәр дип әйтәләр, әмма 60ка җитәбез. Яңа буын килми. Монда дәүләт програмнары кирәк, — ди ул.
Ахунов үз транспортларында һәм үзләре ягулык алып кабер ташларын өйрәнергә чыгуы турында сөйләде. Икенче яктан, зиратта кабер ташын өйрәнү өчен физик яктан әзерлекле булырга кирәк ди ул.
— Бүген татар зиратлары су артында урнашкан. Бу каберстандагы җаннар авылга кермәсен өчен эшләнгән. Хәзер әлеге урыннар сазлыкка әверелде. Анда тайга гына түгел, үзеңне джунглида йөргән кебек хис итәсең. Монда физик яктан әзерлекле һәм бу эшнең җанатары булырга кирәк, — диде галим.
Шул ук вакытта кабер ташларын ныклап өйрәнер өчен кыйммәтле профессиональ җиһазлар таләп ителә. Ул таушалган һәм язуы сөртелгән һәйкәлнең язуын да укырга мөмкинлек бирә, ди Илһам Гомәров. 3D сканы аша кабер ташын исәпкә алырга һәм чыганак итеп кулланырга мөмкин. ТӘСИдә мондый җиһаз әлегә юк. Тарих институты хезмәткәре Искәндәр Гайнуллин грант ярдәмендә 72 кабер ташына 3D скан ясый алган. Галимнәр XIV-XVII гасырга караган һәйкәлләрне өйрәнгән.
"Зиратның мемориал статусы булмаса, беркайчан да тәртип булмаячак"
Борынгы кабер ташларының сакланышы энтузиастлар кулына калуы турында Казанның Меңъеллык мәдрәсәсе мөдире Ильяс Җиһаншин чыгышыннан ачык аңлашылды. Ел саен май аенда мәдрәсә шәкертләре Яңа бистә зиратындагы дин әһелләренең каберләрен чистартып тәртипкә китерә.
— Әгәр дә зиратның мемориал статусы булмаса, анда беркайчан да тәртип булмаячак, — диде ул. — 26 һектар мәйданны тәшкил иткән зиратта ел саен үзгәрешләр бара. Безнең мәдрәсә 25 ел элек бу зиратка барып совет чорында онытылган дин әһелләренең исемнәрен барлый, кабер ташларын өйрәнә башлады. Бик күп югалып калган хәзрәтләребезнең ташлары бар. Һәйкәлләре каядыр авышкан, йә урыннары башка җирдә күрсәтелгән. Шуңа да карамастан, 100гә якын исемлек барланды, каберләренә маршрутлар төзелде.
Ул үз вакытында Галимҗан Барудиның кабер ташы алыштырылганда Меңъеллык мәдрәсәсе дин әһеленең иске ташын юкка чыгудан саклап кала алган. Хәзер мәдрәсә Барудига куелган беренче һәйкәлне үзендә саклый.
— Әгәр карар кабул итмәсәк… Һәйкәлләргә федераль, республика статусы бирелсә, алар барыбер әһәмияткә ия булачак. Иске кабер ташлары үрнәкләрен юкка чыгаруга битараф булмаска иде. Административ һәм башка төр җәза бирүне дә күрергә кирәк. Әлеге тәкъдим белән чыгу мөһим, — дип галимнәрне үгетләде дин әһеле.
"Дәүләт програмы булдыру турында тәкъдим әзерләргә кирәк"
Дәүләт ягыннан катнашкан бердән-бер вәкил — Татарстан мәдәният министрлыгының иҗтимагый оешмалар белән эшләү бүлеге мөдире Айрат Фәйзрахманов галимнәрдән дәүләт програмы кабул итәр өчен тәкъдимнәр әзерләүне сорады.
— Икенче дөнья сугышында үлүчеләрнең кабер ташларын саклау турында федераль програм бар. Шуның мисалында аерым програм булдыру турында уйларга мөмкин. Ниндидер концептуаль мәсьәләләр хакында сөйләшергә кирәк. Хәзер Арча зиратын саклауда дәүләт эшче төркем төзи. Шундый ук эшне Яңа бистә зиратында башкару мәсьәләсе күтәрелә. Концептуаль мәсьәлә каралгач, күпме акча кирәк икәнен аңлагач, бу мәсьәләне югары дәрәҗәдә тәкъдим итәргә мөмкин.
Татарстан рәисе ел саен иҗат әһелләре белән очраша. Аларга төгәл тәкъдим белән чыгарга кирәк. Бу февраль, март айларына кадәр әзерләнсен иде, — диде Фәйзрахманов.
Ахырда махсус резолюция кабул ителде. Галимнәр мондый тәкъдимнәр белән чыкты:
- Казанның Яңа бистә зиратына татар халкының күренекле вәкилләре милли пантеоны статусын бирергә. Зиратны тулысынча мәдәни мирас объекты итеп танырга.
- XIX гасыр—XX йөз башына караган кабер ташларын өйрәнеп, дәүләт тарафыннан саклана торган исемлек төзергә.
- Яңа бистә зиратын төзекләндерү, аерым мемориаль зона булдыру, туристик маршрут төзү, тышкы һәм дигитал навагация ясау.
Казан башлыгы Илсур Метшин Азатлыкның Татар зираты Милли пантеонга әйләнерме дигән соравына "Татар зиратында да махсус эшләр башкарылачак. Әлеге вакытта М7 юлында яңа зур мемориал зират проектын тормышка ашыру эшен башкарабыз" дип җавап биргән иде.
Узган ел Казан хакимияте Яңа бистә зиратын дигитальләштереләчәк дип белдергән иде. Бу зиратның төгәл чикләре билгеләүне, һәр участокның һәм кабернең фотолары белән электрон база булдыруны, җирләнгән урыннарны эзләү системын үз эченә ала. Ул некрополь туризмын үстерергә ярдәм итәчәк диелде. Шулай ук зиратта өстәмә камералар да куела дип хисап тотылды. Быел Казанда Яңа бистә зиратын төзекләндерүгә 5 млн сум акча бүленәчәк диелде.
2021 елда Мәрҗани исемендәге тарих институты Яңа бистә зираты турында китап бастырды. Тикшерү барышында XIX гасырдан алып 1929 елга кадәрге кабер ташларын өйрәнеп чыкканнар. Барлыгы 1300 ташка юлыкканнар. Китапта төрле чорда җирләнгән 720 билгеле шәхеснең каберләре исемлеге тәкъдим ителә. 230 еллык тарихы булган зиратта якынча 130-150 меңләп кеше күмелгән дип санала.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум