Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бердәмлек штрафлардан кыйммәтрәк". Кырымтатарлар активистларга ярдәм итә


"Хизб ут-Тәхрир эше" нигезендә хөкем ителгән кырымтатарларга теләктәшлек чарасы. Мәскәү, 11 июль 2019
"Хизб ут-Тәхрир эше" нигезендә хөкем ителгән кырымтатарларга теләктәшлек чарасы. Мәскәү, 11 июль 2019

Русия аннексияләгән Кырымда акчалата җәзага тартылган кырымтатарларның штрафларын түләү өчен акча җыю өмәләре дәвам итә. "Бердәмлек штрафлардан кыйммәтрәк" дип аталган чираттагы марафон чарасында биш кешенең 69 мең сум күләмендә штрафын түләр өчен акча җыеп биргәннәр.

Штрафка тартылганнарның берсе милли хәрәкәт ветераны Рустем Усеинов 25 сентябрьдә 15 мең сум күләмендә штрафын түләп, Акмәчетнең Тимер юл мәхкәмәсенә түләү квитанциясен тапшырды.

"Милләтебезгә рәхмәт. Инде ничә елдан бирле ярдәмләшү гадәтеннән ваз кичмичә җәмәгатебез безнең кебек җәзаланганнарга Кырым буйлап акча җыйды. Аллаһы тәгалә һәркемнән разый булсын. Гел шулай бер-беребезгә ярдәм итеп торыйк, аркадаш, дус булыйк", дип сөйләде ул Азатлыкка.

17 елга хөкем ителгән, Русиядә тыелган Кырымтатар мәҗлесе рәисе урынбасары Нариман Джелялның абыйсы Руслан Джелял һәм Рустем Усеинов – 15әр мең сум, Нариман Джелял белән бергә хөкем ителгән Азиз Ахтемовның әнисе һәм сивил журналист Лутфие Зудиева 13 мең сум штрафка тартылган.

"Асылда аларның максаты — безне утырту булса кирәк, ләкин ни сәбәптән — белмим. Кәгазьләрне шундый ахмакча әзерләгәннәр, хәтта хөкемдар үзе дә аларны аңлап бетермәде. Без дә актив катнашып безне утыртуга юл бирмәдек. Ләкин тулаем җәзасыз калдыру мөмкин булмаганга мине дә 15 меңгә җәзаладылар"— дип сөйләде Рустем әфәнде.

"Алар кырымтатарлар бер-берсенә ярдәм итмәсен, бергә җыелмасын, тавыш чыгармасын дип тырыша, кешеләребезне мәхкәмә утырышларына кертмичә, хөкем ителгәннәрдә безне беркем дә якламый дигән хис тудыру өчен моны махсус эшлиләр, ләкин активистлар мәхкәмәләр алдына даими чыгып баса, милләтебез битараф булып утырмый" диде ул сүзен дәвам итеп.

"Мин штрафны түләгән банк бүлегендә акчаны кабул иткән хезмәткәр кырымтатар туташы булып чыкты. Бу түләү нәрсә өчен булганын сорап белгәннән соң, ачуланып "бугазларында тыгылып калсын, корсакларын тишеп чыксын", дип мине тынычландырырга тырышты. Менә шундый яшьләребез бар икән, безне беркем бер-беребездән аера алмас.

Минем җәзаны түләү вакыты 27 сентябрь чыга иде. Мин аны бер атна алдан түләдем, квитанцияне дә мәхкәмәгә 25 сентябрьдә үзем илттем, чөнки соңга калып түләнсә, тагын ниндидер җәза таба алалар", дип сөйләде ул.

68 яшьлек Рустем әфәнденең бу беренче тапкыр җәзага тартылуы түгел. 2021 елда Судакның Капсихор (Морское) авылында җирле хакимиятләр аның йортын сүткән иде, быел аның бакчасын да корытканнар.

Шул бакчада сүтелгән йорт урынына урнаштырган вагонда яшәгәне өчен дә аны аерым җәзалый алалар.

"Бер-ике кешенең читтән килеп мин яшәгән вагонны карап киткәнен күрдем, ләкин хәзергәчә дәшмиләр", диде ул Азатлыкка.

Рустем әфәнде белән бергә җәзаланган журналист Лутфие Зудиева да, без мәхкәмә биналарына килүебезне һәм мәхкәмә утырышлары турында язуыбызны дәвам итәчәкбез, ди.

"Мин Нариман Джелял эшен 2021 елдан бирле күзәтеп бардым, хәзер аның җинаять эше буенча йомгаклау текстын язарга әзерләнәм. Аның эшендә хөкем чыгарылды, хәзер мәхкәмәләр аппеляция шикаятьләрен карый башлады. Шуңа күрә яклау һәм дәүләт гаепләве ягының аргументларын объектив бәяләү өчен миңа бу мәхкәмә утырышында катнашу мөһим иде, мәхкәмә бинасы янына шуңа килдем" дип аңлатты ул.

"Безгә шундый басым ясалса да, журналистиканы, кеше хокукларын, безнең активлыкны, хәтта бәйсез адвокатураны да Кырымда һәр яклап бетерергә теләсәләр дә, без үз эшебезне барыбер дәвам итәчәкбез. Мәхкәмә биналарына киләчәкбез, мәхкәмә утырышлары турында язуны дәвам итәчәкбез, кешеләрнең тарихлары турында сөйләячәкбез, чөнки бу гаделлек һәм кыйммәтләр ягыннан мөһим. Кырымда аерым гаиләләрне тулаем эзәрлекләүләр бара", — диде Лутфие ханым.

Лутфие Зудиева 2019 елда "Экстремизмга каршы үзәк" тарафыннан тоткарланган иде.

Кырымда кырымтатарларның мәхкәмә утырышларына килеп, аларга теләктәшлек белдерүчеләрне тоткарлау, җәзалаулар полиция һәм мәхкәмәләрнең аерым бер өстәмә шөгыленә әверелеп бара. Шуңа карамастан, теләктәшлек белдерүчеләр җәзаланучыларга ярдәм итү чараларын туктатмый, аларны даими оештырып тора.

"Бердәмлек штрафлардан кыйммәтрәк" дип атаган марафон — шундый чараларның берсе.

  • 2023 елның 25 гыйнварында Акмәчеттә Киев район мәхкәмәсе бинасы янында 34 кеше тоткарлана, ул вакытта мәхкәмәдә Джанкой районында тентүләр дулкыныннан соң тоткарланган алты кырымтатар эше карала.
  • 2023 елның 27 июлендә Нариман Җәләл һәм Ахтемовлар эшендә апелляция тыңлаулары трансляциясе вакытында Кырым Югары мәхкәмә бинасы янында 14 кеше тоткарлана. Биш кеше җәзага тартыла.
  • 2023 елның 25 августында Акмәчеттә мәхкәмә бинасы янында 22 кеше тоткарлана. Алар Бакчасарай районында тентүләрдән соң тоткарланган алты кырымтатарга ярдәм итәргә җыелган. Ул 22 кеше 1 көннән алып 7 тәүлеккә кадәр тоткарланды.

Белешмә: Нариман Джелял

Нариман Джелял – Кырымтатар мәҗлесе әгъзасы, сәясәтче һәм активист.

1980 елда Үзбәкстанда туган. 1980нче еллар ахырында гаиләсе белән Кырымга кайта, Джанкойдагы мәктәптә укый. ATR телеканалында алып баручы, "Авдет" газетында хәбәрче булып эшли һәм Акмәчет халыкара мәктәбендә тарих һәм хокук белеме укыта.

2013 елдан алып Кырым аннексиясеннән соң Русия хакимияте Мәҗлес эшчәнлеген тыйганчыга кадәр аның рәисе урынбасары, мәгълүмати-аналитик бүлекчәсе җитәкчесе булып эшли.

2018 елның ноябрендә Русиянең ФСБ хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана.

2022 елның 21 сентябрендә 17 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем ителде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG