Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таулы Карабах республикасы 2024 елдан бетәчәк


Таулы Карабахта яшәүчеләргә "төбәктә калыргамы икәнен хәл итү өчен Азәрбайҗанның реинтеграция шартлары белән танышырга" киңәш ителә. 28 сентябрь иртәсенә Таулы Карабахтан Әрмәнстанга 65 меңнән артык кеше китәргә мәҗбүр булган, бу бәйсезлеге танылмаган республикада яшәүчеләрнең яртысы диярлек. 

Бәйсезлеге танылмаган Таулы Карабах республикасы башлыгы Самвел Шахраманян 2024 елның 1 гыйнварыннан республиканың юкка чыгуы турында фәрман имзалады.

Фәрманга ярашлы шул көнгә кадәр "аларга буйсынучы барлык дәүләт оешмалары таратылачак һәм Таулы Карабах республикасы бетәчәк".

Таулы Карабахта яшәүчеләргә "төбәктә калыргамы икәнен хәл итү өчен Азәрбайҗанның реинтеграция шартлары белән танышырга" киңәш ителә.

Әрмән хөкүмәте мәгълүматынча, 28 сентябрь иртәсенә Таулы Карабахтан Әрмәнстанга 65 меңнән артык кеше китәргә мәҗбүр булган, бу бәйсезлеге танылмаган республикада яшәүчеләрнең яртысы диярлек.

Шулай ук фәрманда Таулы Карабахны бетерү турындагы мондый карар "катлаулы хәрби-сәяси вазгыять килеп туу, Таулы Карабах халкының физик иминлеген һәм тормыш мәнфәгатьләрен тәэмин итүне беренче урынга кую белән бәйле" кабул ителүе әйтелә.

Шулай ук төбәктә яшәүчеләрнең үз мөлкәтләре белән Лачын коридорыннан каршылыксыз үтә алуы искәртелә. Шул исәптән, коралларын ташлаган хәрбиләрнең дә. Русия солых көчләренең Азәрбайҗан вәкилләре белән арадашлыгы нәтиҗәсендә шундый килешүгә ирешелде, диелә фәрманда.

  • Узган атнада Азәрбайҗан уздырган хәрби операция нәтиҗәсендә үзбилгеләнгән Таулы Карабах республикасының әрмән хакимиятләре Баку алдында капитуляция игълан итте дияргә дә була. Республика 30 елдан артык яшәде.
  • Әрмәнстан президенты Никол Пашинян Таулы Карабах качакларын кабул итәргә әзер булуларын белдерде.
  • Әрмәнстанда бер атнадан артык протестлар бара, кешеләр әрмән хакимиятләренең азәрбайҗан шартларына ризалашып атышны туктатуга каршылык белдерә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG