Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мамадыш районы егете Ирек Мәгасумов аннексияләнгән Луһанскида 18 яшьлек кызны үтерүдә гаепләнә


Макаров пистолеты
Макаров пистолеты

Быел августта Украинадагы сугышта катнашкан Ирек Мәгасумовка Мәскәү Кремлендә Русия каһарманы исеме бирелде. Аңа бу бүләкне Русия президенты Владимир Путин шәхсән үзе тапшырды.

Русия каһарманы, Мамадыш районы егете Ирек Мәгасумов аннексияләнгән Луһанскида 18 яшьлек кызны үтерүдә гаепләнә.

Mash Telegram-каналы мәгълүматынча, 11 августта Луһанскидагы барда Мәгасумов һәм тагын бер хәрби - Павел Яськевич ике кыз белән таныша. Кызлар хәрбиләрдән Макаров пистолеттан атып күрсәтүне сорый. Ахыры фаҗигале бетә, бер кыз ядрәдән алган ярадан вафат була.

Мәгасумовның яклавы әйтүенчә, пистолеттан аткан чакта хәрби анда бөтенләй булмаган. Чөнки бу хәл булыр алдыннан берничә минут кына алдан аңа бергә хезмәт итә торган хезмәттәше шалтыратып, татуировкалы биш егет бәйләнә дигән һәм үзенә ярдәм итүне сораган. Мәгасумов хезмәттәше янына киткән, ә Яськевич кызлар белән калган. Коралын алып куйган чакта ул ялгыш тәтегә (курок) баса, ядрә кызларның берсенә эләгә. Ир куркып урыннан качкан, ә кыз ашыгыч ярдәм машинасында үлгән ди Мәгасумовның яклавы.

Әмма тикшерү фаразынча, Мәгасумов беркая китмәгән һәм ул исерек хәлдә ялгыш атып җибәргән. 16 сентябрьдә аңа гаепләү белдерелгән.

"Татар-информ" Русия каһарманының хатыны Анна Мәгасумова белән сөйләшкән. Ул да ирен гаепле түгел ди. Аның әйтүенчә, атыш булган чакта иренең башка урында булуын раслаучы шаһитләр бар һәм Яськевич үзе дә гаебен танып күрсәтмәләр биргән. Әмма тикшерү комитеты аның гаебен тануын исәпкә алмый, кире бора ди ул.

Ирек Мәгасумовның адвокаты Владимир Агапов фикеренчә, тикшерү күпсанлы канун бозулар белән алып барыла.

Быел августта Украинадагы сугышта катнашкан Ирек Мәгасумовка Мәскәү Кремлендә Русия каһарманы исеме бирелде. Аңа бу бүләкне Русия президенты Владимир Путин шәхсән үзе тапшырды. Хәрби Украинадагы сугышта беренче көннәрдән үк дип искәртелде.

  • 2022 елның 24 февралендә Путин фәрманы белән Русия хәрбиләре Украинага бәреп керде. Мәскәү моның басып алу сугышы булуын кире кага һәм "махсус хәрби операция" дип атый.
  • Русияләрнең Украинада кылган җинаятьләре турында хәбәр ителгәндә татар егетләренең дә исемнәре күзгә чалынды.
  • Былтыр май уртасында украин хатын-кызларын көчләүдә Татарстаннан хәрби - 21 яшьлек Булат Фассахов та катнашуы әйтелде. "Ул бер украин гаиләсенә бәреп кергән, бөтен гаилә әгъзаларын базга япкан, бер яшь кызны гына калдырган. Гаиләсен атып үтерү белән янап, бу солдат шул кызны көчләгән", диелгән иде Украина иминлек хезмәте хәбәрендә.
  • 2022 елда ноябрьдә 90нчы танк дивизиясенең 6нчы танк полкы хәрбиләре Ринат Хәкимҗанов һәм Арслан Салиховның Украинада йөкле хатын-кызны көчләүдә, кешеләрне талау һәм җәфалауда шикләнелүе билгеле булды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG