Әлмәт башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, 42 яшьлек Андрей Подоваловны 4,8 млн сум ришвәт алуда һәм тагын 200 мең сум алмакчы булуда гаеплиләр, әмма соңгысы барып чыкмаган. Бу хакта Татарстан тикшерү комитеты матбугат хезмәтенә сылтама белән "Реальное время" җиткерә.
Подоваловны быел мартта 200 мең сум алмакчы булган вакытта башкарма комитет бинасында тоткарлаганнар. Тикшерүчеләр аны тикшерү изоляторына ябуны сораган, тик мәхкәмә йорт сагы биргән.
Тикшерү мәгълүматынча, Әлмәттәге эшкуар Вадим Подин район мәктәпләрен кайнар ризык белән тәэмин итү турындагы контрактны үзенә алырга теләгән, һәм түрәгә моңа булышлык итсен өчен 200 мең сум биргән.
Шул рәвешле ул ике ел эчендә 4,8 млн сум акча алган дип фаразлана. Подовалов гаебен танымый, йорт сагында утыра, ә бу вакыт эчендә аңа шул ук эшкуар Подиннан ришвәт алмакчы булу турында икенче бер җинаять эше ачканнар. Тикшерү комитеты фикеренчә, эшмәкәрне тоткарлаулары аркасында түрә акчаны алырга җитешми калган.
- Быел май аенда Әлмәт районы башкарма комитетының икътисад идарәсендәге сәүдә бүлекчәсе җитәкчесе Дамир Хәбибуллин тоткарланган иде. Тикшерү комитеты фаразынча, ул сугышта катнашучыларга дип эшмәкәрләрдән акча җыйган. Тик акча солдатларга барып җитмәгән, түрә аны үзе өчен тоткан диелә.
- Сентябрьдә исә Әлмәттә ЮХИДИның юл-патруль хезмәтенең аерым батальоны өченче ротасы җитәкчесе Руслан Шәймәрдановны тикшерү изоляторына утырттылар. Аны да ришвәт алуда шикләнәләр.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум