Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) хезмәткәрләре "украин террорчы төркеменә булышуда" шикләнеп Чаллыда яшәүче 35 яшьлек ирне тоткаралаган.
ФСБда белдерүләренчә,2023 елның ноябрендә ул Telegram һәм Signal месскенджерлары аша "Татарстанда диверсияләр ясауга булышу өчен украин радикаль оешмасы вәкиле белән" элемтә урнаштырган.
Янәсе ул "Чаллыдагы саклану объектлары һәм хәрби комиссариатлары кайда урнашуы турында мәгълүмат җыйган, шулай ук урманда ут төртә торган җайланма ясау өчен кирәк-яраклар саклаган".
Иргә террорчы оешма эшчәнлегендә катнашу маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган. Ул "үзенең гаебен таныган һәм үкенеч белдергән", дип ышандыралар.
- Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, илдә хакимият биналарына, хәрби комиссариатларга ут төртә башладылар. Мобилизация игълан ителгәннән соң мондый һөҗүмнәрнең саны берничә тапкырга артты.
- Ут төртүләр аркасында беркем үлмәде һәм җәрәхәтләнмәде. Башта бу очракларны чит милеккә заян салу һәм хулиганлык турындагы җинаять маддәләре нигезендә тикшерәләр иде. Әмма соңгы вакытта Русиядә хәрби комиссариатларга ут төртүләр ешрак диверсия һәм теракт буларак карала.
- Быел июнь башында Татарстанда тимер юлда диверсия ясауда гаепләп өч егетне хөкем иткәннәр иде. Мәхкәмә аларны гаепле дип тапты һәм берсен - Булат Ибраһимовны 17 елга ирегеннән мәхрүм итте. Тагын икесе әле балигъ түгел, аларга бишәр ел тәрбия колониясе бирелгән. Тикшерү ышандыруынча, 2023 елның мартында Ибраһимов үсмерләрне Тукай районындагы тимер юлда реле шкафына ут төртергә җәлеп иткән. Ибраһимовка моның өчен акча түләгәннәр һәм ул балаларга да берешәр мең сум биргән.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум