Русия эчке эшләр министрлыгы документ әзерләгән, аңа ярашлы, полиция вәкаләтләренә — традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгыту да керәчәк.
Аңлатма язуында әйтелгәнчә, тәкъдим ителгән үзгәрешләр бюджет системының керемнәре һәм чыгымнарына йогынты ясамаячак, эчке эшләр министрлыгы өстәмә бурычларны инде бүлеп бирелгән финанслар кысаларында тормышка ашырачак. Министрлык традицион кыйммәтләрне ныгыту һәм саклау белән ни рәвешле шөгыльләнәчәк — монысы әйтелми.
Хәзерге вакытта Русия эчке эшләр министрлыгының бурычларына русияләрнең һәм чит ил ватандашларының гомерен, сәламәтлеген, хокукларын һәм иреген саклау, җинаятьчелеккә каршы тору, иҗтимагый тәртипне саклау, иҗтимагый иминлекне тәэмин итү керә.
"Традицион кыйммәтләр" билгеләмәсенә аңлатма 2022 елның августында Путин раслаган дәүләт сәясәте нигезләрендә бар. Анда кыйммәтләр дип ватанпәрвәрлек, нык гаилә, матди әйберләрдән рухи әйберләрнең өстенлеге, тарихи хәтер, буыннардан-буыннарга тапшыру, шулай ук Русия халыкларының бердәмлеге атала.
"Традицион кыйммәтләргә туры килмәү"не сәбәп итеп социаль һәм мәдәни өлкәләрдә күп санлы кысрыклаулар башланды — бу ЛГБТ-шәхесләрдән алып замана рәссамнарына һәм язучыларына да кагылды.
Русиянең традицион кыйммәтләренә янаган куркынычлар арасында АКШ һәм башка дус булмаган илләрнең, экстремист һәм террорчы оешмаларның, чит илләрнең сәүдәгә корылмаган оешмаларының, халыкара корпорацияләрнең эшчәнлеге саналган.
- Сентябрь уртасында Русия хөкүмәте русияләргә ят кыйммәтләр тага торган илләр исемлеген раслады. Шундый 47 ил бар дип табылган, алар арасында АКШ, Канада, Украина, Европаның күпчелек илләре, Япония, Көньк Корея һәм Австралия бар.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум