Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Башкортстанның "Ватан" ихтыяри отряды җитәкчесен отрядтагы өч хәрбине үтерүдә шикләнеп кулга алганнар


Иллюстратив рәсем
Иллюстратив рәсем

Тикшерүчеләр әйтүенчә,  мәрхүмнәр "Артист" кушаматлы башка бер сугышчыны үтерүләрен күреп торган булырга мөмкин, алардан шуңа күрә котылган булулары бар. 

Башкортстаннан Украинадагы сугышка киткән өч хәрбине: 33 яшьлек Илнар Н., 29 яшьлек Салават Р. һәм 25 яшьлек Айдар А.-ны быел сентябрь башында хәрби бүлекчәләреннән ерак түгел генә урман полосасында үле килеш тапканнар.

Беренчел мәгълүматларга күрә, аларны башка бер үтерүнең шаһите булган өчен үтергән булулары бар. Егетләрнең 21 августта үлүе ачыкланган, аларны шул ук көнне Луһански полициясе эзли башлаган. Бу хакта мәрхүмнәрнең туганнарына һәм алар белән хезмәт иткән башка хәрбиләргә таянып BAZA Telegram-каналы җиткерә.

Хәрбиләрнең җәсәдләре өстенә гранатлар куйганнар соңрак яндырганнар, дип сөйләгән тикшерүчеләр мәрхүмнәрнең туганнарына. Шулай ук тикшерүчеләр әйтүенчә, мәрхүмнәр "Артист" кушаматлы башка бер сугышчыны үтерүләрен күреп торган булырга мөмкин, алардан шуңа күрә котылган булулары бар.

Мәрхүмнәр "Ватан" ихтыярилар отрядында хезмәт иткән булган. Хәзер отрядның "Самурай" кушаматлы җитәкчесе Рамил У. һәм аның машина йөртүчесе тоткарланган, аларның хәрбиләрне үтерүдә катнашы бар дип шикләнәләр.

Өч хәрбинең югалуын нәкъ менә "Самурай" хәбәр иткән, ул үзеннән шикләнмәсеннәр өчен, хәрбиләрне гаепле калдырсыннар өчен шулай эшләгән дип саный егетләрнең туганнары белән сөйләшкән тикшерүчеләр. Отрядтагы башка ихтыярилардан сорау алган вакытта хәрби җитәкченең алдашуы аңлашылган.

Җинаять кылуны беренче булып аның машина йөртүчесе таныган диелә. Башкортстаннан сугышка киткән бу өч егетне ул 21 августта үтердек дип әйткән, җинаятьне кайда кылуларын да күрсәткән.

Хәзерге вакытта шикләнелүчеләрне Русия аннексияләгән Луһански өлкәсендәге тикшерү изоляторында тоталар. Мәетләрне тану өчен мәрхүмнәрнең туганнарыннан ДНК алганнар.

  • Быел 12 апрельдә Башкортстанда оешкан "Ватан" ихтыярилар отрядын Украинадагы сугышка озатканнар иде. Ул - республиканың Мәскәү башлаган сугышка ярдәм итү өчен төзегән күпсанлы хәрби төркемнәренең берсе генә.
  • Мәскәүнең Украинага һөҗүменә булышу өчен Башкортстанда мотоукчы полк, дистәдән артык хәрби төркем төзелде. Башкортстанның бу өлкәдә актив булуын сәясәт белгече Андрей Потылицын республика башлыгы Радий Хәбировның Кремльгә ярарга тырышуы һәм эшсезлек, фәкыйрьлек белән аңлата.
  • Башкортстан хакимиятләре Украинадагы сугышка җибәрү өчен хәрби төркемнәр төзеп, аларны фронтка юллый торган арада, республикага кайткан мәетләр саны да арта гына бара.
  • Башкортстан Русиянең Украинага каршы сугышында иң күп кешесен югалткан төбәкләрнең берсе булып тора. Азатлык хисабына күрә, бу сугышта Башкортстаннан кимендә 974 кеше һәлак булган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG