Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Вагнер" киткәннән соң, тоткыннарны сугышка "Редут" җибәрә: аның аша төрмәдә утыручы меңнән артык кешене фронтка озатканнар


Иллюстратив рәсем
Иллюстратив рәсем

"Редут"ның биш отряды бар: "Ветераны", "Рысь", "Тигр", "Волки" һәм"Север". Тоткыннар шуларның берсенә килеп эләгә, аларны бирегә Русиянең төрле төбәкләрендәге колонияләрдән: аерым алганда Мордовиядән, Башкортстаннан, Туладан, Пермь краеннан, Сарытау һәм Свердлау өлкәләреннән китерәләр диелә.

"Редут" хосусый хәрби ширкәтенең берьюлы берничә отряды Русия колонияләрдән сугышка тоткыннар җыя башлаган. Моны Азатлык радиосының "Схемы" һәм "Настоящее время"ның "Система" тикшеренүләр проекты журналистлары ачыклаган. Ачык мәгълүматлар аша һәм тоткыннарның туганнары белән сөйләшеп, журналистлар "Редут"та хезмәт итүче 30дан артык тоткынның исемен ачыклаган. "Русь сидящая" фонды исә "Редут"ка эләккән тоткыннарның саны мең кешедән артырга мөмкин ди. Аларны бөтен Русия буйлап җыялар.

Быел февральдә "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте башлыгы Евгений Пригожин тоткыннарны җыюдан туктыйбыз дип белдерде. Шул рәвешле колонияләрдә утыручыларны сугышка җибәрү тулысынча Русия саклану министрлыгына калды.

2022 елның көзе уртасыннан башлап аларны "кызыл" колонияләрдән, ягъни күбрәк куәт оешмаларының элекке хезмәткәрләре утырган җирләрдән җыя башладылар. Соңрак министрлык вәкилләре башка колонияләргә дә йөри башлады. Тоткыннарның бер өлеше сугышка барырга ризалаша, чөнки Владимир Путин сугышта катнашканнарга ярлыкау бирергә вәгъдә итте.

Быел җәй көне үк тоткыннарның туганнары аралаша торган чатларда тоткыннар арасында саклану министрлыгы белән килешү төзесәләр дә, "Редут" хосусый хәрби ширкәтенең бер отряды белән сугышка китүе турында хәбәрләр күренә башлады, диелә тикшеренүдә. Журналистлар шундый 32 тоткынны ачыклый алган.

Тикшеренүдә әйтелгәнчә, саклану министрлыгы вәкилләре колониядә утыручыларга ел ярымга кадәр "махсус бурычлар үтәүдә катнашу" турында килешү имзаларга тәкъдим итә. Аларны алты ай хезмәттән соң ярлыкарга сүз бирәләр, әмма килешүгә ярашлы алар шуннан соң саклану министрлыгы белән бер еллык контракт имзаларга тиеш була.

Тоткыннар күнегүләр уза торган лагерьгә яки алгы сафка килгәч тә, "Редут" җитәкчеләре аларның бер өлешен үзләренә алып китә дип аңлаткан журналистларга "Русия сидящая" фондына нигез салган Ольга Романова.

"Күп тоткыннар саклану министрлыгы сугышка җибәрде, ә хәзер "Редут"та хезмәт итәбез дип зарлана. Аларга бу ошамый, алар дәүләткә ныграк ышанырга әзер", ди ул бу уңайдан.

Кайбер очракларда министрлык белән килешү төзегән тоткыннарга "Редут" белән яңадан контракт төзергә туры килә, дип сөйләгән журналистларга әңгәмәдәшләре.

"Редут"ның биш отряды бар: "Ветераны", "Рысь", "Тигр", "Волки" һәм"Север". Тоткыннар шуларның берсендәге аерым ротага килеп эләгә, аларны бирегә Русиянең төрле төбәкләрендәге колонияләрдән: Мордовиядән, Башкортстаннан, Туладан, Екатеринбурдан, Владивостоктан, Белгородтан, Пермь краеннан, Сарытау һәм Свердлау өлкәләреннән китерәләр диелә.

Журналистлар ачыклавынча, "Редут" - уйдырма хосусый хәрби ширкәт, ул берничә хәрби төркемнәрдән тора һәм аның белән турыдан-туры Русия саклану министрлыгы белән кораллы көчләр баш штабының баш идарәсе (Баш күзләү идарәсе) җитәкчелек итә.

Тикшеренү авторлары русия саклану министрлыгына да сораулар юллаган, тик әлегә җавап килмәгән. Кремль сүзчесе Дмитрий Песков Telegram аша үзенә җибәрелгән сорауларны укыган, әмма җавап бирмәгән.

  • Русиянең Украинага һөҗүме 2022 елның 24 февраленнән дәвам итә. Мәскәү моны "махсус хәрби операция" дип атый һәм басып алу сугышы булуын кире кага.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG